Календарь турында

“Татар мөселман календаре” тәүге мәртәбә 1993 елның 17 декабрендә 100 мең тираж белән басылып чыга. Ул милләтебезгә, динебезгә билгеле бер этәргеч була.

«Татар мөселман календаре»н төзүче авторлар һәм гамәлгә куючылар: Шәех ЗӘБИРОВ һәм Фәния ХУҖАХМӘТ.

“Хаҗдан кайткач, бездә динне өйрәнүгә багышланган китаплар юклыгын күрдем. Ул вакытта ирем Шәех Зәбиров стенага беркетелеп көн саен бер битен ертып ала торган календарь (халык телендә «численник» дип йөртелә) чыгара иде. «Численник”ны Татар китап нәшрияты озак еллар буе 400 мең тираж белән тарата иде. Туксанынчы елларда бу календарьга ихтыяҗ кимеде. Шул чорда ирем белән бергә уйлаштык та, “Татар мөселман календаре”н төзергә керештек”, — дип искә ала әлеге календарьны төзүче автор һәм гамәлгә куючы Фәния Хуҗахмәт.

“Элекке «Печән базары»нда урнашкан мәчеткә көн дә ташыдык, халык моны кулдан-кулга таратты. Беренче чыгарган тираж җитмәде. Бераз акча җыела башлагач, без аны яңадан бастырдык. Кергән акча мәчеткә ремонт ясарга да җитте. Эшне башлап җибәрүдә Габдулла хәзрәтнең зур ярдәме тиде”, — ди Фәния Хуҗахмәт.

Шулай итеп, беренче календарь 140 мең гомуми тираж белән татарлар яшәгән бөтен җиргә тарала. “Илебезнең төрле төбәкләрендә булырга туры килде. Татар гаиләләре яшәгән йортларда үзеңнең иҗат җимешеңне күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Кирәкле, көтеп алынган басма булгач, халык аны яратып кабул итте. Календарьны халыкка танытуда ярдәмчеләребез күп булды. Шуларның берсе Җәлил хәзрәт Фазлыевка аеруча рәхмәт», — ди Фәния Хуҗахмәт.

Безнең беренче ярдәмчеләребез, киңәшчеләребез Мирза Мәхмүтов, Әбрар ага Кәримуллин иде. Мөхәммәт абый мине күтәреп кенә алмады. Газетада эшләгәндә дә бер мәкаләсен бастырган идем, ул аның кырыена: “Хуҗахмәт, үз юлыңа чыктың, шуннан тайпылма”, — дип язып куйган. Дин галиме Равил абый Үтәбаев бар иде. Хәзер Уфадагы “Ихлас” мәчетеннән Мөхәммәд хәзрәт бар. Шулай ук мондагы хәзрәтләр бар.

Бүгенге көндә дә тарату эше халык ярдәмендә алып барыла. Һәр районда, татарлар яшәгән һәр төбәктә китапларны таратуда теләктәшлек белдергән кешеләр бар. Рамазан аенда, ашларда, мөселман мәҗлесләрендә бүләк итеп бирер өчен сораучылар да күп.

28 ел буе чыгып килүче календарьда дингә кагылган мәсьәләләр генә яктыртылмый. Анда тарихи даталар, татар халкының бөек шәхесләре турында шактый мәгълүмат тупланган, тирән мәгънәле шигырьләр, татар галимнәренең публицистик язмалары урын алган. Шулай ук кояш һәм ай чыгу, бату вакытлары да көнләп бирелеп барыла. Календарь — тормышчан, бер тында укыла.

Фәния Хуҗахмәт: «Совет чоры белән чагыштырганда, газета-журнал укучылар кимемәде» («INTERTAT» электрон газетасы).

Фәния Хуҗәхмәт: “Татар мөселман календаре» милләтебезгә, динебезгә ниндидер бер этәргеч булды” («Матбугат.ру», «Татар-информ»).

«Татар мөселман календаре»н күпләп алырга Казанга Фәния Хуҗахмәтнең китап кибетләренә килегез. Адреслары: Габдулла Тукай урамындагы 23 йорт һәм 57 йорттагы 5 нче бүлмә.

“Татар мөселман календаре”нең бәясе, күпләп алган очракта — 80 сум, берәмләп сатылган очракта 90 сум тора. Почта белән башка төбәкләргә җибәрү мөмкинлеге дә бар.