Байрам

Әссәләәмү галейкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ газиз дин кардәшләр! Сезне һәрбарчагызны безгә хисапсыз нигъмәтләр биргән Раббыбыз Аллаһ Тәгаләнең олуг һәм бәрәкәтле Рәжәб ае белән тәбрик итәбез. Рәҗәб — ул дүрт изге айның беренчесе, Рамазанга әзерләнә торган ай. Бу шулкадәр хөрмәтле һәм безнең өчен файдалыдыр ки, чөнки Аллаһ хозурында бәндәләр бары тик яхшылыклары белән генә җавап тота. Бу айның ике күркәм кичәсе бар. Берсе Рәгаиб кичәсе. Бу кичәдә Мехәммәд (с.г.в.)нең атасы Габдуллаһ хәзрәт белән анасы Әминә ханымның никахлары булган. Икенчесе — Рәжәб аенын 27 нче көне. Мигъраж кичәсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең күккә ашкан, Аллаһ Тәгалә каршында булып, биш вакыт намаз фарыз булган кич. Күп кенә мөселман дәүләтләрендә бу — рәсми рәвештә танылган дини бәйрәм.

Вакыйгаларның сөеклерәге — Рәжәб аеның унбишенче көнедер. Кем дә кем Аллаһ Тәгаләгә якын буласы килсә, бу көндә рузә тотсын, нәфел намазлары укысын, сәдака бирсен, зикер белән һәр хаҗәтен (үтенеч, максат) сорасын. Бу көндәге теләк-догалар кабул булып, гөнаһлар кичерелер, чөнки Пәйгамбәребез вакытында бу көндә Кәгьбәтулланы Аллаһ Тәгалә кыйбла итеп тәгаенләгән.

Бу ай турында Пәйгамбәребез болай дигән: «Җәннәттә (оҗмахта) сөттән ак, балдан татлы Рәжәб исемле бер елга булыр. Рәжәб аенда бер генә көн булса да рузә тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр».

Рәжәб аенын көннәре алтынчы кат күкнең ишекләренә язылмыштыр. Бер кеше бу айда ихласлык белән бер көн
рузә тотса, шул ишекләр ачылырлар һәм Аллаһ Тәгаләдән ул кешенең гөнаһлары кичерелүе соралыр.

Әгәр ике көн тотса, барча җир һәм барча күк әһелләре, бу бәндәгә Аллаһның рәхмәте булса иде, дип сорарлар.

Әгәр өч көн тотса, тәмуг белән ул кеше арасында пәрдә корылыр һәм тәмуг газабын күрмәс.

Пәйгамбәребез әйткәнчә, әгәр бер кеше Рәжәб аенда бер көн рузә тотса, тәмуг ишеге бикләнер; 8 көн тотса, оҗмах ишеге ачылыр; 10 көн тотса, барлык хаҗәтләре үтәлер, догалары кабул булыр; 15 көн тота икән, гамәл дәфтәрендә тик изгелекләре генә калыр. Башка айларда бер изгелеккә ун савап язылса, бу айда бер изгелеккә мең савап язылыр. Бу айда көндез рузә тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәс иншә Аллаһ.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *