Бакча

Чын мөселманны табигатьтән аерым карап булмый. Ул ай белән, кояш белән хәрәкәт итә. Соңгы вакытларда бу бергәлек тагын да артты. Мөслим-мөслимәләребез урманнарга, кырларга, тугайларга чыкты. Өй тирәләрендә күпләп гөлләр, чәчәкләр утырта, бакча үстерә башладылар. Балтач районында Җәлил хәзрәткә, Кукмарада Зиннур хәзрәткә тиңнәр юк. Алар бисмилләсез эш башламый, әлбәттә, ай хәрәкәтенә дә бик игътибарлылар. Сез дә сынап карагыз әле…

Апрель аена

Үсә баручы Айда:

Соң өлгерә торган кәбестәне һәм чәчәк атуын тизләтү өчен берьеллык чәчкәләрне рассадага яки парникка утыртасы. Пленка ябылган теплицада үстерү өчен кыяр орлыкларын рассадага чәчәсе. Җирне артык тирән итмичә генә шып чыгасы һәм иргә өлгерә торган салат, укропны чәчәр алдыннан түтәлне торф яки компост белән мүлчәлисе. Ябалдашлар тирәсен һәм жиләклекнен туфрагын йомшартасы һәм мүлчәлисе. Күпьеллык үсемлекләрне чистартасы һәм туфрагын йомшартып, кабат пленка ябып куясы, һава җылынса, җимеш агачларын утырта башларга мөмкин.

Кими баручы Айда:

Җимеш агачларын утырту өчен чокыр әзерләнә. Суганчалы һәм күпьеллык чәчәкләргә һәм яшелчәләргә ашламалар кертелә.

Һава әйбәт торганда розаларга һәм клематис чәчәкләренә марганец эремәсе сиптереп, ылыс белән кабат каплап куярга кирәк. Ябалдаш тирәсе һәм җиләклекләр туфрагын йомшарталар һәм мүлчәлиләр. Әгәр дым җитмәсә, су сибәләр. Аңа кадәр азотлы яки органик ашлама кертәләр.

Кара карлыганның зарарланган, кипкән, карт ботакларын кисәләр (бер куакта 7-8 дән артык ботак булмаска тиеш). Җиләк куакларыңдагы узган ел гөмбә авыруы — ончыл чык белән зарарланган үсентеләрне, сәламәт урыннарына кадәр кисеп яндыралар. Җимеш агачларын кыскарталар. Кыш чыккан яфракларны җыеп яндыралар. Кишер чәчәләр.

Үсемлекләр умырту

Үсә баручы Ай вакытында югарыга таба үсә торган барлык үсемлекләрне дә утыртырга мөмкин. Ай Игезәкләр, Кыз, Кысла, Арыслан һәм Чаян йолдызлыкларында булганда үсемлекләрне күчереп утыртырга була.Чөнки бу вакытта яңа тамырлар барлыкка килә, яхшы тернәкләнеп китә. Үсә баручы Айның башка очракларында үсемлекләрне, берьеллык чәчәкләрне ачык җиргә күчереп утыртырга һәм үләннәр чәчәргә, тукландырырга һәм сугарырга киңәш ителми.

Тулы Ай вакытында чәчмиләр дә, утыртмыйлар да.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *