Бүген беренче тәравих

25 май көнне 23 сәгать 46 минутта яңа ай туды. Бүген беренче тәравих була. Изге рамазан аен каршы алабыз. Бу көнебез җомгага туры килә. Бәйрәм өстенә бәйрәм. Барлык мөселманнар да мәчетләргә жомга намазына, җомга вәгазенә агыла, һәр мөселманның күңелендә жиңелчә курку, дулкынлану. Алда зур, җаваплы гыйбадәт тора. Исән-сау, җиренә җиткереп башкарып чыга, үти алырбызмы? Төнге 1 сәгать 13 минутта сәхәребезне тәмамлыйбыз. Тагын ярты сәгатьтән иртәнге намазыбызны укыйбыз. Көн озынлыгы 16 сәгать 57 минут. 20 сәгать 10 минутта кояш бата, ифтар, авыз ачабыз. Уразабызның озынлыгы 18 сәгать 57 минут була. Аллаһның рәхмәте, безнең мондый көннәрне күргән, озын көннәрдә уразалар тоткан бар. Ләкин берәүнең дә куркып калганын да, түзә алмыйм дип уразасын өзгәнен дә ишеткәнем юк. Чөнки Аллаһы Тәгалә колына авырлык түгел, җиңеллек бирә. Көннәр сүрелеп тора, җиләс җилләр исә, яңгырлар ява. Һәр мөселман изгелек кылырга, күп итеп Коръән укырга тырыша, чөнки бу айда изгелекләр, саваплар бик күпкә арттырып языла.

Мәчетләрдә тәравих намазлары укыла, өйләрдә ифтарлар үткәрелә. Туганлык, дуслык хисләре көчәя. Башка бер айда да булмый торган рәхәтлекләр кичерәбез.

Һәрбарчабызга да Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Үзенең ризалыгына, рәхмәтенә ирешергә насыйп булса иде.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *