30 июль — Гарәфә көне

Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап Корбан гаетенең дүртенче көнендәге икенде намазына кадәр егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһ Тәгаләне олылап, Аны данлап тәкбир әйтелә. Бу тәкбирләргә «Тәшрикъ тәкбирләре» диелә.

«Әллааһу әкбәр, Әллааһу әкбәр,
ләәә иләәһә илләллааһу үәллааһу әкбәр,
Әллааһу әкбәр үә лилләәһил хәмде».

«Аллаһ Тәгалә һәрнәрсәдән олугтыр,
Аллаһ Тәгаләдән башка һичбер илаһ юктыр.
Һәрбер мактау Аллаһ Тәгаләгә генә тиештер».

Бу тәкбир-тәшрикъ имам вә җәмәгать белән укыганда вәҗиб, ә ялгыз укыган кеше әйтсә – зур савап.

 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *