Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Корбан бәйрәме – бөек бәйрәм, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы көн – Корбан бәйрәменең беренче көне». Корбан бәйрәменең тарихы Ибраһим пәйгамбәр вакыйгасына турыдан-туры бәйле, ул Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, күптән көтеп алынган улын корбан итәргә әзер була. Әмма Бөек Зат рәхимле һәм гадел. Ибраһим галәйһиссәламнең итагатьле булуына инанган хәлдә, Ул: «Хакыйкатьтә, бу – ачыктан-ачык сынау! Син аны уңышлы уздың», – дип әйтә. Шуннан Раббыбыз Ибраһим галәйһиссәламнең улын корбан итү урынына корбанлык малын кабул итеп ала һәм тагын бер баланың дөньяга килүе белән бүләкли. Моның белән Аллаһы Тәгалә шуны күрсәтә: Аллаһыга якын булу өчен, кешенең корбан булуы таләп ителми, әмма Аллаһының кушканнарын берсүзсез үтәү һәм хакыйкать юлыңда үэ-үзеңне аямыйча хезмәт итү сорала. Башка сүзләр белән әйткәндә, ел саен корбан чалу – Аллаһы ризалыгы өчен барлык мал-мөлкәтеңне мохтаҗлыкка төшкәннәргә корбан итәргә риза булуыңны күрсәтә ул.
Әлеге көнда Аллаһы Тәгалә безгә рухи шатлык һәм Аның рәхмәте чагылышын тою өчен ихластан гыйбадәт кылырга насыйп итсә иде. Бүгенге авыр көннәребезне исән-сау кичеп, үз туган җирләребездә Аллаһыбызның кушкан амәнәтен җиренә җиткереп үти алсак иде. Быел насыйп булмаган хаҗларыбызны киләчәктә үти алуыбызны, тагын да шул якларга сәфәр кылып, Пәйгамбәребез белән очрашып, чалган корбаннарыбызны кабул итүен Аллаһы Тәгаләдән сорыйк. Аллаһы Тәгаләдән үз рәхмәтеннән аермавын, бәхет һәм сәламәтлек, илебезгә һәм республикабызга иминлек, татулык, бердәмлек, бәрәкәт сорыйк!
Бәйрәм мөбарәк булсын, хөрмәтле мөселман кардәшләребез!