Тәкъвалык җәннәткә юл ачар (вәгазь)

Аллаһы Раббыбыз Коръән-Кәримдә («Гыймран» сүрә­се, 133 нче аять):

«Үә сәәригүүү иләә мәгъфиратим мирраббикүм үә җәннәтин гәрдуһәс-сәмәәүәәтү үәл әрду үгиддәтлил мүт-тәкыыыйн», ягъни «Гөнаһларыгызга тәүбә өчен яхшылык кылырга ашыгыгыз, чикләре күкләрдән-җирләрдән киңрәк булган җәннәткә ашыгучылардан булырсыз, ул җәннәт тәкъва мөэминнәр өчен», – диде.

Нәрсә соң ул тәкъвалык, нинди кеше тәкъва булып санала ала? Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Бер-берегездән көнләшмәгез, бәяләрне ясалма күтәрмәгез, бер-берегезгә үч тотмагыз, араларыгызны өзмәгез, сату-алуга комачау­лык кылмагыз, әй, мөселманнар, бер-берегезгә туганнар кебек булыгыз, бер-берегезгә җәбер кылмагыз, алдашмагыз, нәфрәтләнмәгез, ярдәм итегез, тәкъвалык менә шунда», – диде.

Көнләшү ике төрле була: ак көнләшү һәм кара көнләшү. Ак көнләшүдә гөнаһ юк, ул – рөхсәт ителә торган көнләшү. Бу очракта кешеләр бер-берсенең изге гамәлләр кылуына сокланалар һәм үзләренең дә күбрәк изгелек кыласы килә. Менә бу яхшы көнчелек нәтиҗәсендә без күбрәк намаз укырга, күбрәк ураза тотарга, күбрәк игелек эшләргә омтылабыз, күңелебез сафлана һәм Аллаһыга якынрак булабыз. Аллаһы Раббыбыз да «Вакыйга» сүрәсендә әйтте:

«Үәссәәби-куунәс-сәәбикууун. Үләәәә, икәл мүкар-рабү­үүн. Фии җәннәәтин нәгииим». Мәгънәсе: «Дәхи бер сыйныф кешеләре Коръән белән гамәл кылуда, изгелектә ярышучылардыр. Әнә шулар Аллаһыга якын вә хөрмәтле кешеләрдер. Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер».

Кара көнләшү ул – кешенең дөньялыкта ирешкәннәеннән, байлыгыннан, дәрәҗәсеннән көнләшү. Кара көнләшү дә ике төрле була. Беренчесе: кеше башкаларның дәрәҗәсеннән көнләшә, әмма кичерешләрен тышка чыгармый. Әгәр көнләшүе эчтә генә булып, гел-гел исенә төшереп, кеше үзен-үзе бимазаламаса, бу көнләшүдә зур гөнаһ юк. Әгәр инде көнләшү чиргә әйләнеп, көнләшкән кешесенә карата нәфрәт уянса, нәрсә дә булса эшләп, ул кешегә зыян салырга тырышса, төрле сүзләр, гайбәт таратып, дәрәҗәсен төшерергә уйлыймы, нинди дә булса юл белән байлыгына зыян салырга ниятлиме – монысы инде иң зур гөнаһ. Мондый көнләшү, ут кисәү утынын ашаган кебек, кешенең кылган изге гамәлләрен, сәламәтлеген бетерә, аның күңелен тарайта. Мондый кеше Аллаһының үзенә биргән нигъмәтләренә канәгатьсезлек күрсәтә һәм башкаларга карата хәрам золым кыла.

Көнләшү калебнең каралыгыннан, гамәлнең әзлегеннән килә. Әгәр кеше үзенең хайвани асылы нәфесе колы булса, ул нинди генә байлыкка ирешсә дә, канәгатьләнү хисе таба алмый. Чөнки нинди генә дәрәҗәгә ирешсәң дә, барыбер синнән югары дәрәҗәгә ирешкән кеше булачак, нинди генә байлык тупласаң да, синнән баерак кеше булачак. Димәк, бу юнәлештә көнләшәбез икән, көнчелекнең чиге юк, ул безне гөнаһка батыра һәм гомер буе зарланып, сукранып, бәхетсез булып яшәргә мәҗбүр итә. Бер дустыңның сиңа хыянәт итәсен, авыр вакытта ташлап китәсен белсәң, аны чын дус дип санап буламы, яки андый дусның югалуыннан куркырга кирәкме? Юк бит. Бу фикер белән, әлбәттә, һәркайсыбыз килешә. Ә байлык, дәрәҗә – алар мәңгелекме соң? Әллә әҗәл килгәндә, безне ташлап качалармы? Шулай булгач, бөтен гомереңне, көчеңне, белемеңне, сәләтеңне шул «хыянәтче»ләр өчен генә сарыф итү, алар өчен генә яшәү акыллы кеше эшеме? Әлбәттә, кешедә көнләшү хисе булмый калмый. Әгәр кеше шуны җиңә ала икән, ул инде бәхетле. Әле моңа көчебез җитми икән, күбрәк Коръән укыйк, Аллаһыны зикер итик һәм тормышыбызны Хак Тәгалә кушканча көйлик. Аллаһы кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу ул безнең калебләрне чистарта, күңелләребезне нечкәртә, һәм без инде кеше сөенече өчен сөенә, кеше кайгысы өчен көенә башлыйбыз. Үзеңнең тәмле ризык ашавың, матур кием киюең, билгеле, шатлык. Әгәр дә башкаларның тәмле ризыклары, матур киемнәре булу да синдә шундый ук шатлык хисләре уята икән, димәк, син гамәлләрең белән Аллаһыга якын булдың, дигән сүз, димәк, дөрес юлда. Алай түгел икән, әйдә, тәүбәгә килик, кимчелекләребезне барлыйк һәм тырышыбрак изге гамәлләр кылыйк.

Бәяләрне ясалма рәвештә күтәрү дә зур гөнаһ. Бу – кеше хакына керү, ягъни хәрам золми була. Ләкин моны сәүдәгәрләрнең алып кайткан әйберләренә күпмедер бәя өстәп сатуы белән бутарга ярамый. Алай сәүдә итү, табыш алу – дөрес. Әмма әйбернең кимчелеген яшерү, сыйфатын яхшырак дип күрсәтү, бәя күтәрү өчен әйберләрне сатмый тору тыелган бәя күтәрүгә керә. Начар әйбер белән яхшысын кушып сату шулай ук тыела. Базарда кыйбатрак булсын дип, сыерның яшен киметеп күрсәтү, киресенчә, бозауның аен арттырып күрсәтү дә хәрамга керә.

Аллаһы Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Үә ләә йәхиикуль мәкрус-сәййи, и илләә би әһлиһ».Мәгънәсе: «Мәкер (хәйлә) белән эш итүчеләрнең мәкерләре үзләренә кайтыр» («Фатыр» сүрәсе, 43 нче аять). Димәк, кемнедер алдап файда алабыз икән, әлбәттә, үзебез дә алданачакбыз, ярый дөньяда гына алданып калсак. Кыямәт көнендә без алдаган кешеләр гамәлләребезне сораса, нишләрбез?

Кайвакыт без кем белән булса да ачуланышып куябыз, үпкә, ачу саклап йөрибез, әле: «Ул миннән гафу үтенергә тиеш иде, хәтта моны да эшләмәде», – дип әйтәбез. Тавыш чыккан икән, ошыймы ул безгә, ошамыймы, гаеп ике якта да була. Бер кулны күпме селтәсәң дә, тавыш чыкмый, тавыш чыгарыр өчен ике кул булу кирәк. Шуның өчен дә тавыш-низаг чыгуның сәбәбен тәкъва мөселман иң элек үзеннән эзләргә тиеш. Тынычлык, татулык урнашсын өчен, безгә башкалар белән түгел, иң элек үзебез белән көрәшү кирәк. Безнең иң зәһәр дошманыбыз ул – эчебездәге мин-минлек чире, безнең акыл ягыннан зәгыйфьлегебез, хатабыз һәм чикләнгәнлегебез. Ә акылыбыз күп вакыт безгә хыянәт итә. Ул еш кына кимчелекләребезне үзебезнең күзебездән яшерә, килеп чыккан аңлашылмаучылыкка, кыенлыкларга, каршылыкларга башкаларның кимчелекләрен сәбәп итеп күрсәтә. Кызганыч ки, әлеге яман хәлгә төшергән чын сәбәпне яшереп, безнең акылыбыз күп вакыт дошманлыкны башкалардан эзләргә һәм алар белән әледән-әле чәкәләшергә мәҗбүр итә. Шуңа күрә дә чыгырдан чыкмас өчен, безгә Аллаһыга күбрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз дә юк, күбебезнең тормыш юлы катлаулы, кыенлыклары да адым саен очрап тора, әмма килеп чыккан кыенлыкларда башкаларны гаепләп, без тормышыбызны тагын да катлауландырабыз. Мондый хәлләрнең килеп чыгуы күпмедер дәрәҗәдә тормыш читенлекләре аркасында булса да, чынлыкта моңа үзебез һәм үзебезне тиешенчә тота белмәвебез сәбәпче.

Ачуланышканнан соң тизрәк үз хатаңны танып, тәүбәгә килеп, якын арада дуслык мөнәсәбәтләрен торгызып, Аллаһыга якын буласы урынга, без ачу саклап, араларны ныклап өзеп, тагын да зуррак гөнаһка батабыз. Ачу саклауның рөхсәт ителгәненең дә иң озын вакыты – өч көн. Әйткәнемчә, низаг чыгуда һәрвакыт ике як та гаепле була. Өч көн эчендә кайсы як дуслашу өчен беренче булып адым ясый, бу инде тәкъвалык билгесе һәм ул кеше савап­лы була. Үзенең хаклы икәнен белә торып та бу бәхәстән, низагтан читләшкән яки дуслашуга беренче  адымын ясаган кеше икеләтә саваплы була. Араларны өзүнең гөнаһы турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Үзенең кардәше белән арасын өзгән кеше кардәшенең канын коючы кебек үк гөнаһлы булыр», – диде.

Бүген бик күп кешеләр, оешмалар арасында сәүдә килешүләре төзелә. Кайсы да булса якны кимсетү яки баю нияте белән сәүдә килешүен бозса, ул кеше дә хәрам золми эшләгән була һәм гөнаһка тара. Ике кеше килешеп беткәч, хәтта уңайрак товарын тәкъдим итеп яки булмаса күбрәк бәя биреп килешүне боздыручы да гөнаһлы була. Килешү мөселманнар арасындамы яки мөселман булмаган кеше белән мөселман арасындамы, яки мөселман булмаганнар арасындамы, килешүне боздырган кеше дә барыбер гөнаһка тара. Базарда ике кеше сатулашканда, берәү юри генә: «Мин моңа күбрәк бирәм», – диеп бәя арттыру да, килешүне боздыручы һәм урынсызга бәя күтәртүче кебек үк гөнаһлы була. Әмма кешеләрне җыеп, сатылачак әйберне күрсәтеп: «Кем күбрәк бәя бирә?» – дип сату гөнаһка керми.

Без бүген күпләребез, иман китердек, дибез, мәчетләргә барып намаз укыйбыз. Кыйблабыз бер, Китабыбыз бер, Пәйгамбәребез бер, ни кызганыч, арада дуслык, бер-беребезгә хөрмәт, итагать юк. Нәрсә җитми? Әйе, тәкъвалык җитеп бетми. Шуңа күрә дә Пәйгамбәребез тәкъвалыкны сыйфатлаганда: «Мөэминнәр – бер-берсенә якын кардәшләр, бер-берегезне кимсетмәгез, алдашмагыз, ярдәмсез калдырмагыз, бер-берегезгә уңайсызлыклар тудырмагыз», – дип бик гүзәл сүзләр әйткән. Ә без ничек яшибез? Бер-ике мөселман, хәтта дин әһелләре дә бергә җыелса, Аллаһыга якынрак булу турында, динебезне куәтләү турында сөйләшәсе, киңәшәсе урында, кемне дә булса тикшерәбез, сүгәбез, гайбәтен сатабыз. Арабызда татулык юк икән, шайтан тантана итә. «Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр расүүлуллаааһ», – дип әйтәбез, биш вакыт намаз укыйбыз, уразалар тотабыз, дуслашырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә шушылар җитмимени? Аллаһы мизанны куйды, кем ни генә кылса да, ул аңа кире кайта. Күпме кешене гаепләсәк, безгә дә шулкадәр гаеп тагачаклар. Берәү ярсып-ярсып икенчесен бидгатьтә гаепли икән, аны шулкадәр үк «ваһһабилыкта» гаепләячәкләр. Без бәхәсләшәбез, бер-беребезгә начар сүзләр әйтәбез, ә кемгә файда? Нәрсәнең үзебезгә файда, нәрсәнең зыян икәнен дә аңлый алмагач, татулыкка, тынычлыкка беренче адымны башлап ясый алмагач, без нинди сөннәткә иярүчеләр инде? Тәкъвалык сыйфатларын санаганда Пәйгамбәребез киемне дә, сакалны да, тәсбих тәртибен дә түгел, ә күңелне күрсәтте. Хәдистә әйтелгән сыйфатларны санагач: «Тәкъвалык монда», – дип өч тапкыр күкрәгенә төртеп күрсәтте.

Кечкенә генә бер мөстәхәб гамәлне үтәгән өчен яки нәрсәне дә булса синеңчә эшләмәгән өчен башкаларга «кяфер» дип кычкыру, бидгатьче ярлыгын тагу ул тәкъвалык та, сөннәткә иярү дә түгел. Ул – фикерли белмәү, үзеңне зурга кую галәмәте генә.

Кем дә кем урынсызга, үзенең тар фикерләве нәтиҗәсендә генә икенче берәүне көферлектә гаепли икән, бу гаепләүченең үзен көферлеккә илтә.

Фикер аерымлыклары булуны дошманлыкка сәбәп итеп түгел, ә фәтваларның киңлеге дип карарга кирәк. Динебездә күп нәрсәләр катгый бер чик белән генә тәмамланмый. Әйтик, намаз вакыты да шул вакыттан алып шуңа кадәр дип билгеләнгән. Рөхсәт ителгәннең чигеннән чыгып китми икән, гаепләргә кемнең хакы бар?! Тәһарәт алганда берәү өч тапкыр авызын чайкап, өченчесендә тамак төбен чайкамый икән, надан кеше аны тәһарәтне дөрес алмауда гаепләргә мөмкин, төплерәк караш белән фикер йөртүче: «Бу кеше уразада түгелме икән?» – дип уйлый.

Бер-беребезнең уңай якларын, яхшы сыйфатларын күрә белергә, үзара хөрмәт итәргә вакыт җитте. Шуңа ирешә алмасак, тәкъвалы да, саваплы да була алмабыз. Безгә иярүчеләргә караганда, көлеп караучылар күбрәк булыр һәм аның өчен дә үзебез гаепле булырбыз.

Бер-беребезгә хөрмәт белән карасак, дус, бердәм булсак, без динебезне куәтләүдә дә, халыкны дингә өндәүдә дә бик гүзәл эшләр эшли алыр идек. Шулай итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә дә иярүчеләр булыр идек. Без: «Коръән буенча, сөннәт буенча яшим», – дип әйтергә яратабыз. Әмма мәчеткә йөргән мөселман кар-дәшеңнең хәтерен калдырмаслык итеп, аңа читен чакта ярдәм итеп яшәргә күбебезнең көче җитми. Бу – безнең иң авырткан җиребез. Аллаһы Раббыбыз һәрбарчабызга, иман китергәннән соң, «Тәкъва мөэмин» дигән бөек дәрәҗәгә ирешерлек итеп, бер-беребезне яратып, үзара ярдәмләшеп яшәргә, җәннәтләрдә күрешергә насыйп кыйлса иде.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,

Татарстанның баш казые.

«Татар мөселман каленлдаре», 2020 ел.

Фотосурәт: www.msu.tatarstan.ru

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *