Хәләл акчаңны ихлас бирсәң

Ишек төбенә чыгып баскан идем. Яныма ишегалдыбызда машиналар каравыллап торучы бабай килеп җитте.

«Сезнең подъездда соранып йөрүче чит кеше күренмәдеме? Үзбәкстан якларыннан килүчегә охшаган», – дип сораштыра бу. «Игътибар итмәдем», – дим.

Хәер, җылы яклардан килгән бер агайны беләм мин. Соңгы вакытта янәшәбездәге Мәүлетов базары тирәсендә еш очрый башлады. Мин генә түгел, аны хәзер башкалар да шәйли башлагандыр инде. Гадәттә урта яшьләрдәге хатын-кызларны, ир-атларны туктатып, автобуска билет алырга гына акча бирегез әле, дип мөрәҗәгать итә ул. Әлеге адәмне Мәскәү базары тирәсендә, Горький паркы тукталышында да күргәнем бар. Гадәттә теләнчеләргә акча биргәнем юк. «Хурламыйм да, хупламыйм да…» – дип нәтиҗә ясыйм да, аны-моны әйтми, юлымны дәвам итәм. Бу кешенең берничә тапкыр үземә дә дәшкәне булды. Әллә тутырып бер-ике җөмлә әйтим микән дип тә талпынып карадым. Файдасы булмас дип туктап калдым. Мондый кешене үзгәртә алмыйсың. Карап торышка типсә тимер өзәрлек адәм бит. Йөзен каралтып, башын юләргә салып, башкалар җилкәсендә яшәгәнче эшкә урнашса, ни була?!

Шөкер, йортыбызга кереп, фатир ишекләрен кагып, хәер эстәп йөрүче бүтән берәү булып чыкты. Каравылчыбыз аны бишенче каттан табып, ияртеп алып төште. Язлар җиткәч, күчмә кошларга ияреп, Казаныбызга килеп җитә торган Таҗикстанмы, Үзбәкстанмы чегәне булды бугай ул кеше! Артист булмагандыр инде: бичараның бичарасы бу. Бер кыек сүз әйтсәң дә егылып китәргә торган, гаҗизлектән интеккән, мескен кыяфәтле мондый бәндәне беренче күрүем! Өсте-башы чиста-пөхтә күренә бахырның. Барыр юлын ничек табар икән бу дип уйлап та бетермәдем. Капкадан биш-алты яшьлек кызчык иярткән, кулына ризыклар салынган пакет тоткан, кырык-илле яшьләр тирәсендәге тагын бер чегән агае килеп керде. Тегесен алырга килгән икән. Монысының да кыяфәте шул чама. «Тизрәк чыгып шылыгыз! Югыйсә полиция чакыртам!» – дип тиргәгән каравылчыбыз кинәт йомшарып, карышмый-нитми генә чыгып барган өчлекне туктатты да, чүп савытлары янына алып китте. «Әле яңа гына берәүләр ярыйсы гына күренгән ризыкларын, әрҗәгә ташларга яхшысынмыйча, менә монда сөяп калдырды», – дип җирдә торган берничә пакетны алырга кушты. Йә Раббым, бу дөньяның кеме юк!

Теләнчеләргә сәдака бирергәме, юкмы? Бирсәң да аптыраш, бирмәсәң дә дип, әлеге вәзгыятькә дин күзлегеннән аңлатма бирүен сорап, ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВка мөрәҗәгать иттем.

– Кешенең нинди ният белән йөрүен белеп-аңлап бетереп булмый: мохтаҗлыктан йөриме, әшәкелектәнме? Әшәкелектән йөргәне ялганчы, карак кебек иңде. Алдау – зур гөнаһ ул! Кешенең халәтенә карарга кирәк. Чын-чынлап мохтаҗ икән, соранырга да мөмкиннәр. «Нәрсәдер сорап кергән кешегә ярдәм итә алмасагыз, каты бәрелмәгез! Ярты хөрмә булса да бирегез, йомшак сүз белән озатыгыз», – дигән Пәйгамбәребез. Мохтаҗ булмаган кешенең соранып йөрүен белсәң, моны игълан итүдән дә курыкмаска кирәк. Кешенең карак икәнен игълан итү гөнаһ түгел.

Чегәннәр гадәттә багабыз дип алдап, куркытып акча алырга маһир. Багучыга барма, башыңа хәсрәт алма, дигән халкыбыз. Багучыларга бару Пәйгамбәребезнең хәдисе белән дә тыелган.

Мин үзем хәер биргән сурәттә, йә Раббым, үземне, балаларымны, оныкларымны шушы хәлгә төшермә, дип бирәм. Кайбер кеше чынлап торып кызганыч күренә. Бу уңайдан берничә риваятьне дә сөйлим әле. Остазы, мескен-мохтаҗларга сәдака бирергә кирәк, дигәч, бер кеше базарга барган да беренче очраган теләнчегә сәдака биргән. Шуннан әлеге акчаны нишләтер икән дип артыннан күзәтеп торган. Тегесе аракы сата торган җиргә барып, моның акчасына аракы сатып алып эчкән. Бу хәлне остазына кайтып сөйләгән. Шуннан соң остазы кесәсеннән акча чыгарып биргән дә, менә моны, иртәгә иртән базарга барып, беренче очраган хәер эстәүчегә бир, аннары күзәт дигән. Икенче көнне бу базарда басып торган боек кына ир-атны күргән дә остазының акчасын шуңа сузган. Шуннан артыннан күзәтеп барган. Тегесе агачлыкка кергән дә бер үлгән кошны куеныннан чыгарып җиргә куйган. Аннан базарга барып азык-төлек алган да өенә кайтып киткән. Теге кеше моны юлда туктатып, нинди кош иде ул, дип сораштырган. «Эш тә юк, балаларым ач дип, соранырга бастым. Юлда бер үле кош таптым. Хәер бирүче булмаса, шул кошны булса да балаларыма пешереп ашатырмын дигән идем, менә сәдака бирүче булгач, кошны илтеп куеп, азык-төлек сатып алдым», – дип аңлаткан әлеге бичара. Бу хәлне агай остазына кайтып сөйли. «Синең акчаң хәләл юл белән кермәгән булган. Шуңа хәрам юлга киткән. Менә мин сиңа хәләл юл белән кергән акча бирдем, ул хәләл юлга китте», – дип аңлаткан ул. Кайвакыт, акчабызны алдалап алдылар, дибез. Дөрес юл белән кермәгән акча дөрес булмаган төшкә китә. Кесәңдәге акчаның кайчагында дөрес булмаган юлдан керүе ихтимал.

Тагын бер риваять бар. Үзеңне күрсәтмичә, төнлә сәдака бир, дигәчтен, берәү төнлә урамга чыга да беренче очраган кешегә сәдака биреп китә. Икенче көнне, төнлә бер бай кешегә сәдака биргәннәр, дип бөтен шәһәр көлә. Икенче көнне төнлә тагын бер ир-атка сәдака бирә бу. Көн тугач, төнлә бер каракка сәдака биргәннәр, дип бөтен шәһәр көлә. Өченче көнне төнлә, сәдака бер хатын-кызга булсын инде, дип бирә. Тегесе уйнашчы хатын-кыз булып чыга. Тагын көләләр. Әлеге ниятеннән туктый бу. Берничә ел үткәч, әлеге кеше әүлияләр, галимнәр җыелган җирдә шуларның сөйләшүен тыңлап утыра. «Мин бай идем, төнлә берәү миңа сәдака бирде. Бу хәл мине шуңдый тәэсирләндерде. Мин – бай, мөмкинлегем бар, ә мин бирмим, дип уйладым. Шулай изге юлга кереп киттем», – ди берсе. «Мин карак идем. Әйбер урлап кайткаңда берәү сәдака бирде. Шуннан күңелем кузгалды. Мин урлашып йөрим, кемдер яхшылык эшләп йөри дип күңелем нечкәрде. Шулай үзгәрдем», – ди икенчесе. «Мин күңел ачудан кайтып килә идем. Бер кеше сәдака биргәч, мин менә ниңди юлда йөрим, кемдер изге юлда йөри, дип күңелем тулды да тәүбә иттем», – ди бер хатын. Менә бит, сәдака биреп өч кешенең тәүбә итүенә сәбәпче булган. Шуңа күрә сәдака бирү-бирмәүгә төрле яктан карарга мөмкин. Әгәр хәләл акчаңны ихлас күңелдән биргәнсең икән, аны Аллаһы Тәгалә барыбер тиешле урынга җибәрә, – дип сөйләде безгә Җәлил хәзрәт.

Рәшит МИНҺАҖ.

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *