Ничек бәхетле булырга

Беренче чиратта үземə, аннан кала сез, кадерле дусларыма, туганнарыма матур нәсихəт булсын бу.

Бер укымышлы, күпне күргəн кешедəн: «Син ничек шулкадəр тыныч, сабыр була аласың?» – дип сораганнар.

Ул җавабында:

– Бик күп укып, тəҗрибəм белəн сынаганнан соң, тормышымны шул биш нигез багана өстенə утырттым.

  1. Миңа язган ризык миңа булачак. Шуны аңладым həм тынычландым.
  2. Аллаһының мине həрвакыт күреп күзəтеп торуын аңладым həм тыйнакландым.
  3. Мин эшли белгəн həм эшлəргə тиеш булган эшне башка беркемнең дə эшлəмəячəген аңладым həм җиң сызганып эшкə тотындым.
  4. Яшəүнең ахыры үлем икəнен аңладым həм шуңа əзерлəнə башладым.
  5. Яхшылык та, яманлык та озак яши икəнен аңладым, шуңа күрə яхшылыгымны арттырырга, яманлыкларымнан котылырга тырыштым, – дигəн.

 

ДОГА КЫЛУ

Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим. Әлхәмдүлилләәһи­ Раббил-гәәләмииин. Вәс-саләәтүвәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи әәәсхабиһи әҗемәгыйн.

 

Йә Раббым Аллаһ!

Безгә байлык бирсәң, шуның белән бергә сөенечен дә бир, чөнки байлык булып, сөенеч булмаса, аның кадере юк. Безгә хәерле бәрәкәт ишекләрен ач!

Көч бирсәң, акыл һәм хикмәт тә бир, чөнки көч булып, акыл-хикмәт булмаса, ул хәсрәттән башка бернәрсә бирмәс!

Дәрәҗә бирсәң, түбәнчелек тә бир, чөнки түбәнчелексез дәрәҗә үкенечкә алып килә.

Матурлык бирсәң, оят та бир, чөнки оятсыз матурлык хурлыкка алып килә.

Сынау һәм авырлык бирсәң, сабырлык та бир, чөнки сабырлыксыз сынауны үтеп булмый.

Иман бирсәң, ныклык та бир, чөнки нык булмаган иман дөньяда һәм ахирәттә коткармый.

Йә Раббым! Тәүфыйгымны киңрәк ач, күңелемә рәх­мәт орлыгыңны чәч, күңел көзгесен сафлан­ды­рып тор, бөтен мөшкел эшемне тиз хәл кы­лып тор.

Ягымлы кыл телемне, ишеткән һәр колак шатлыкта булсын. Сүзләремнең мәгънәсен югары кыл, авырлыктан котылдырсын шушы тел.

Миңа юмарт бул, Аллаһ, ярдәмеңдә, уят мине гафиллек хәлләремдә. Бәхетле ит яшәвемне үземнең, арттыр хәерле гыйлемне, җиңеләйт гыйлем алуымны. Син биргән нигъмәтләргә гыйлемем сәбәпле шөкер итә белсәм иде. Укуым һәм гыйлем алуым сәбәбеннән тышым һәм эчем нурлансын һәм беркадәр булса да наданлыгым кимесен, белгәннәремне башкаларга өйрә­теп, Ислам шәригатенә хезмәт итү насыйп булсын.

Аллаһ Тәгалә риза булган игътикад һәм гамәлләр белән дөньядан үтеп, Расүл Әкрам шәфәгатенә лаек булсам иде! Әәмиин.

Йә Раббил галәмиин!

 

КИҢӘШ:

Аллаһ ризалыгы өчен бу доганы таратыгыз, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кем яхшы гамәл эшләргә өйрәтеп калдыра, аңа шул эш өчен бу гамәлне кылучыга килгән әҗер-савап килеп торыр»
(Мөслим, 3509).

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *