Ахирәт сәфәренә озату

Хөрмәтле милләттәшләр, газиз диндәшләр, мәрхүмнәребезне мәңгелек йортка, ахирәт сәфәренә озату тәртибе хакында булган ислам дине таләп иткән шартларны белдерәбез.

Һәр кешенең үзенең кадерле булган зат – атасын-анасын, ирен яки хатынын, дустын, туганын – соңгы юлга озатуда кадерләп-хөрмәтләп озатасы килә. Ләкин шул кадер-хөрмәтне төрле кеше төрлечә аңлый. Кайберәүләр тышкы зиннәтләр, киемнәр, чәчәкләр, музыкалар белән хөрмәтли, кайберәүләр табутлар, веноклар белән. Ә кайберәүләр, тышкы зиннәтне бик зурга куймыйча, эчке, рухи хөрмәтне алга куеп, мәрхүмнең каберендә дә, гомумән, ахирәт сәфәрендә бездән разый булырлык һәм Аллаһының да рәхмәтенә ирешерлек итеп озата. Шулай итеп, без, һәркем, үз белдеге белән башбаштаклык кылып, бик күп төркемнәргә бүленеп бетәбез.

Коръәндә «Хөҗүрәт» сүрәсе 13 нче аятьтә: «Әй адәмнәр, без сезне бер ата белән бер анадан яратып җир йөзенә сиптек. Сез шунда милләтләр, кабиләләр булып аерылыштыгыз. Бу сезнең бер-берегезне таныр өчен генә. Хаклыкта, сезнең Аллаһыга хөрмәтле булучыгыз, аның кушканын үтәп, тыйганыннан тыелучыгыз», — дип әйтелгән. Менә шундый Аллаһының сөекле бәндәсе булырлык итеп ниләрне эшләргә һәм ниләрдән тыелырга без, адәм балалары, әлбәттә, үзлегебездән белмәячәкбез.

Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә, безгә арабыздан пәйгамбәрләр билгеләп, шулар аркылы дөрес яшәү тәртибен өйрәттергән. Һәм бөтен пәйгамбәрләр дә бер үк динне өйрәткәннәр. «Шура» сүрәсендә: «Сезгә дин төзелде, шул дин Нухка да әмер ителде һәм сиңа да (Мөхәммәд с.г.в.) вәхи кылынды һәм шул дин белән боерылды Ибраһим, Муса, Гайсә (галәйһиссәләмнәр) дә. Ул диндә аерылышмагыз!» – диелгән. Шулай итеп, соңгы пәйгамбәр (Мөхәммәд с.г.в.)гә кадәр бөтен пәйгамбәрләр дә шул бер үк Ислам диненә өйрәттеләр. «Иннәддинә гиндәллаһил Ислам» дигән аятьтә: (Аллаһы каршында хак булган дин Ислам дине генә), — диелгән. Менә шул соңгы пәйгамбәргә соңгы китап иңдерелеп, шул китапта соңгы нокта да куелган. «Маидә» сүрәсенең 3 нче аятендә: «Бүгеннән сезнең динегезне камил итеп төгәлләдем һәм сезгә нигъмәтемне тәмамладым. (Ягъни башка пәйгамбәр дә вәхи килмәячәк мәгънәсе булса кирәк.) Һәм сезнең Исламны дин итеп тотуыгыздан разый булдым. Инде шул диннән аерылуының ялгыш булуы хакында «Гыймран» сүрәсенең 85 нче аятендә: «Кем дә кем Исламны башка дин дип башка бер динне төзесә (дәгъвәләшсә), әлбәттә, ул дин кабул ителмәс, һәм ул зат ахирәт көнендә хәсрәттә калачактыр», – дигән. Инде без, әлхәмдүлилләһи, Аллаһы Тәгаләгә ышандым, аның үзенә генә хас булган исем һәм сыйфатлары белән тулаем кабул кылдым, аның бөтен хөкемнәрен ни нәрсәне Мөхәммәд (с.г.в.) аркылы иңдерелгән булса дип, шул Ислам динен кабул кылганбыз, шуны ул ахырзаман Пәйгамбәребезгә әйтеп калдырган васыяте буенча яшәргә дә тиешлебез. Пәйгамбәр (с.г.в.), вафаты алдыннан шул хәдис белән васыять иткән: «Мин сезгә ике нәрсә калдырам, шуларга ябышсагыз, мәңге адашмассыз. Ул исә Аллаһының китабы һәм Расуленең сөннәте», – дигән. Менә шуннан аерылучыга ни булганны «Ниса» сүрәсенең 115 нче аятендә: «Кем дә кем Расулуллаһыга хилафлык кылса, аңарга һидаять юлы ачык итеп белдерелгәннең соңында карышса һәм дә мөэминнәр юлыннан башка юлга иярсә, без аны үзе тоткан юлына күндерербез һәм җәһәннәмгә кертербез. Ни яман (кайтачак) урындыр ул җәһәннәм…», – диелгән. Менә шул аять һәм иманнарыбызга нигезләнеп, әнә шул югарыда сүз башлаган мәетләрне ахирәт сәфәренә озатуда Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) иярү ләзем була. Шуңа карата иң әүвәл Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең берничә хәдисен китерәбез. Ислам динендә булган кешеләр бу хәдисләрне гамәлгә кую тиешле. «Кем дә кем бер кавемнең кара ноктасының күбәюенә катышса, ул шул кавем җөмләсеннән була», – ди.

Мәетне мөселманнарча ахирәт сәфәренә озату шартлары: 1.Мәет иман әһле булу. 2. Мәет Ислам тәртибе белән юылган, госелләндерелгән булу. 3. Кәфенләнгән булу тиеш. Кәфен хакындагы хәдис: «Сезгә акны куллануны кушам, тере кешеләрегез дә акны киегез һәм мәетләрегезне дә ак кәфенгә кәфенләгез. Ул ак сезнең өчен иң хәерле киемдер». Инде ләхеткә кую хакында да. Менә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисе: «Ләхет безнең өчен (ягъни безнең сөннәт), уртада казылган чокыр бездән башкаларныкы». Димәк, табут куяр өчен булса да, ансыз булганда да, уртага чокыр казып, мәетне шул чокырга куеп күмү дә Ислам диненнән чыгу буладыр, һәм гөнаһ эшләү буладыр. Шулай уртага чокыр казып күмгәндә янә дә бер гөнаһ куркынычы бар. Хәдистә әйтелә: «Сезнең берәрегезнең, утлы күмер өстенә утырып, киеме янып бетеп, җелегенә кадәр ите эреп бетүе хәерлерәк, кабер өстендә утыруга караганда». Димәк, кабер өстенә утыру, ягъни басу, шулкадәр куркыныч гөнаһы, әле җитмәсә, уртага чокырга куйганда, аның өстенә атланып торалар, госелсез, тәһарәтсез көенчә. Ә ләхет белән куйганда, мәет өстенә басылмый.

Кайберәүләр мәет шулай үзе әйтеп калдырды, диләр, инде үзе дә. шулай Ислам тәртибен танымыйча, мәҗүсиләрчә булуны васыять әйтсә, ул чагында андый кешеләргә һәм шул югарыда күрсәтелгән аять һәм хәдисләрне кабул итмичә, шуларга ышанмыйча һәм буйсынмыйча эш итүчеләргә карата безгә, ягъни дин әһелләренә, ни эшләргә соң? Менә Коръәндә «Маидә» сүрәсенең 2 нче аятендә: «Изге вә тәкъвалык эшләрдә ярдәм итегез, гөнаһлы һәм дошманлык эшләрдә ярдәм итмәгез», – диелгән. Һәм «Тәүбә» сүрәсенең 84 нче аятендә: «Андыйлардан берәү үлсә, син аңарга җеназа намазы укыма, мәңге каберенә барып (йөрмә) басма», – диелгән. Гәрчә берәү бу кебек гөнаһлы эш белән нәзер әйткән булса да, ул нәзерне дә үтәү дөрес түгел.

1001 хәдиснең 983 нчесендә: «Аллаһыга гөнаһлы була торган нәзер үтәлмәс», – диелгән.

Әгәр берәү шундый гөнаһлы эшне эшләргә кем тарафыннан булса да эшләргә боерылса, ул затка буйсынудан Аллаһы Тәгалә дә, Пәйгамбәр (с.г.в.) дә тыйган аять һәм хәдисләр бар. Коръәндә «Локман» сүрәсенең 15 нче аятендә: «Әгәр сине ата-анаң миңа ширек кылу белән боерыр булсалар, синең ул хакта гыйльмең булмау сәбәпле, син аларга ул эштә буйсынма, дөнья эшләрендә аларга ярдәм ит», – диелгән. 1001 хәдис китабының 976-977 нче хәдисләрендә: «Аллаһыга гөнаһлы була торган эштә һичкемгә итәгать кылу юк», – диелә.

Мөхтәрәм милләттәшләр, без бер-беребездән бер нәрсә белән дә артыклыгыбыз юк. Һичберәүнең башканы хурлыйсы килми, рәнҗетәсе, хәтерен калдырасы килми. Үпкәләшүләр булмасын өчен, сезләргә ошбу мөрәжәгатьне югарыда күрсәтелгән аять һәм хәдисләрдән чыгып ирештерәбез. Кем булган, кайда эшләгән, кайсы нәселдән, кайсы женестән, нинди дәрәҗәдәге булуына карамастан, әгәр алдыбызга Ислам дине шәригатенчә госелләп, кәфенгә төреп, ләхеткә куела икән, шул мәетләргә бөтен тәртибе белән катнашабыз һәм: женаза намазлары укыйбыз, каберенә дә барып Коръәнне укыйбыз. Хәтта үзе үз теле белән мине мөселманнарча күмегез дип әйтеп үлсә, шуны мөселманнарча югарыда күрсәтелгәнчә эшләнсә, башка милләт кешесенә дә укыйбыз.

Әгәр шул Ислам шәригатеннән башкача, кием кидереп, табутка салып, уртага чокыр казып, ләхетсез җирләнгән мәетләргә җеназа намазы да, тәһлил дә, Коръән дә укымыйбыз. Чөнки Коръән аятьләренә һәм пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөннәтенә каршы бару буладыр.

Әмма кайбер мәетләргә укыйбыз. Әгәр армия сафында үтерелеп, тимер табутта кайтарылса, яки берәр төрле шартлаулар кебек очракларда гәүдәләре, таралу сәбәпле, табутка тутырылган булса, аларны юып тору мөмкинлеге булмаган шәһидләр төркеменә хисапланырлык затларга гына укыйбыз. Моннан башка табутлы һәм киемле мәетләрне, үпкәләшләр, хәтер калулар булмасын өчен, мәсҗедләргә алып килмәүне сорыйбыз.

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *