Мөселманнарның ай календаре буенча яңа 1442 ел башланды

Бүген, кояш баю белән, мөселман  һиҗри елы изге айлардан саналган мөхәррәм ае белән башланып китте. Аның беренче ун көне бик фазыйләтле, өстен, кадерле вакыттыр.

Галимнәр бу айны, кимендә, аның беренче ун көнен, мөмкин хәтле нәфел гыйбадәт кылып уздырырга киңәш итә. Димәк, мөселман кеше кулында, кесәсендә, өстәлендә булган календарена: «Бу айда нәфел гыйбадәткә игътибар ит!» – дип язарга тиеш.

Мөхәррәм аеның 10 нчы көне булган Гашурада ураза тотарга киңәш ителә. Габдуллаһ бине Габбас (р.г.) әйткән: «Мин айлардан рамазан ае уразасы, көннәрдән Гашура көне уразасыннан башка Расүлебез (с.г.в.)нең бу кадәр әһәмият биреп тоткан башка ураза күрмәдем…» Гашура уразасын бары тик шул көнне генә түгел, ә бер көн әүвәл яисә бер көн соң итеп, ике көн тоташ тотарга киңәш ителгән. Димәк, мөселман кулындагы календарьның мөхәррәм ае турысына: «Бу айда иң азында ике көн сөннәт булган уразаны тот, ул көннәрнең берсе Гашура көне булсын, берсе йә Гашурадан элекке, яисә аңардан соңгы көн булсын», – дип язылырга тиеш.

Ләкин артыграгына көче җиткәннәргә: «Бу айда тагын бер-ике көн ураза тотарга тырыш», – дип язарга кирәктер. Чөнки Гашура көне генә түгел, мөхәррәмнең башка көннәрендә, бигрәк тә дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе, янә айның 13 нче, 14 нче, 15 нче көннәрендә ураза тоту да бик саваплы. Имам Мөслимнең «Сахих» китабындагы «Сыйам», ягъни «Уразалар» өлешендә шундый хәдис бар: сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә каршында рамазан ае уразасыннан соң уразаларның иң өстене Аллаһ ае булган мөхәррәмдә тотылган уразадыр», – дигән.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *