Хатыннар бернинди сәбәпсез талак сорамасын (Сорау-җавап)

Хатыннар нигә талак сорарга тиеш түгел? Үзе теләп хатыннар аерылыша алмый микәнни?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Сәбәпсез талак сораган хатын җәннәтнең исен дә татымас».

Ислам дине дөрес, нык һәм ышанычлы нигезләргә ко­рылган. Гаилә җәмгыятьнең нигезе булганга, Ислам аның хакында бигрәк тә кайгырткан, гаиләнең тулылыгын, бөтенлеген саклау, гаилә әгъзаларының бер-бесенә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән тыныч һәм рәхәт тормышта яшәвен тәэмин итү өчен төрле шартлар, күрсәтмәләр булдырган. Ислам ирнең дә, хатынның да бурычларын төгәл билгеләгән. Шулай итеп, берсенең дә бу чикләрне узып, җәмәгатен рәнҗетергә хакы юк.

Әгәр дә берсе икенчесе каршындагы бурычын үтәмәсә, Раббысына итагать итмәгән, гөнаһ кылган һәм үзенә ышанычны югалткан булып санала. Чөнки ир кешенең бер сәбәпсез хатынын аерып җибәрергә хакы юк, ул аңа карата яхшылык белән күркәм мөнәсәбәттә булырга тиеш. Шулай ук хатын да, канун билгеләгәнчә, иренә итагать итәргә һәм аңа карата яхшылык белән күркәм мөнәсәбәттә булырга тиеш. Югарыда әйтелгән хәдис буенча, бер сәбәпсез иреннән талак сораган хатын гөнаһ кыла. Моның өчен җәза кыямәт көнендә булачак, һәм әлеге хатын җәннәтнең хуш исен дә татымас!

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *