Ничек дога кылырга?

Дога гади генә эшләнә торган бер эш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, «дога гыйбадәтнең асылы»дыр. Дога кылу гыйбадәте дини тормышыбызда мөһим бер урын алып тора.

Бер спортчы, кайбер хәрәкәтләрне дөрес эшләү өчен көннәр буе күнегүләр ясаган кебек, дога кылучы кеше дә бу эшкә җанын, хәтта җанын гына түгел, бөтен тәнен дә әзерләргә тиеш. Дога кылучы кешенең ураза тотуы җисми һәм рухи хәзерлеккә мисал булып тора.

Тәүбә, истигъфар һәм дога кылучы кеше дога кылачак кичәнең көндезен, мөмкинлекләреннән чыгып, фәкыйрьләрне, ятимнәрне сәдака биреп сөендерергә, күңелләрен күрергә тиеш. Дога кылудан элек берничә көн ураза тоту да саваплы.

Тәһарәт алып, 2 рәкәгать яки аннан да күбрәк намаз кылудан соң гына дога кылырга кирәк.

Дога кылганда өскә таба кулларны туры күтәрергә, ләкин күзләрне туры текәмәскә кирәк. Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәзрәтләре болай дигән: «Бер төркем кешеләр намаз, дога кылганда күзләрен күккә текәүдән ваз кичсеннәр, әгәр ваз кичмәсәләр, күзләре сукыраер» (Мөслим, Саләт, 118).

Дога кылганда кыйбла тарафына карарга кирәк. Чөнки дога гыйбадәттер һәм гыйбадәт вакытында бәндә кыйблага юнәлергә тиеш.

Доганы тавышны бик көчәйтмичә генә кылалар. Тавыш бик әкрен дә, бик каты да булмасын. «Раббыгызга яшерен һәм ялвару хәлендә дога кылыгыз, ялварыгыз», дигән аятьтә («Әгъраф» сүрәсе, 55 нче аять),дога кылганда тавышыбызның нинди булырга тиешлеген аңлата.

Дога шигырь кебек үлчәүле булмаска тиеш. Ул күңелдән ничек килсә, шулай кылырга тиешбез.

Дога озын булмаска тиеш. Кайбер кешеләр дога кылганда, тәфсилләп, Аллаһтан ничек, кайчан һәм кайда, нинди нәрсәләр бирүен бөтен нечкәлекләре белән сорыйлар. Пәйгамбәр хәзрәтләре мондый догаларны да яратмаган.

Догада өмет һәм курку хөкем сөрергә тиеш. Коръән Кәримдә: «Аллаһның рәхмәтеннән азгыннардан башка кем өметен өзә алыр» («Хиҗр» сүрәсе, 56 аять).

Доганы изге вә яхшы эшләр өчен генә кылырга тиешбез. Мөселманнар дус, кардәш һәм танышларга карата начар ният белән дога кылмаска тиешләр. Хәтта дошманнар өчен дә бәддога кылуның Ислам әхлагы белән бернинди бәйләнеше юктыр.

Дога кылучы кеше, идарә кешесе яки эш бирүче булса, кул астындагыларга җәбер-золым итмәскә, аларга карата хаксызлык кылмаска тиеш. Аллаһ Тәгалә залимнең түгел, киресенчә, мәзлумның яки бер золым күрүченең догасын кабул итәр.

Доганың кабул булуы өчен дога кылган кешенең хәләл кәсеп иясе булуы шарттыр, мөгаен. Шуңа күрә «Дога – ихтыяҗның ачкычыдыр. Бу ачкычның тешләре исә хәләл хезмәт белән табылган бер кабырлык аштыр», — диелгән.

Мөселман никадәр дога кылса да, никадәр намаз укыса да, хәрам ризык ашаган вакытында догасы вә гыйбадәте кабул булмас.

Инсанның башка берсе хакында хәер-догада булуы өчен ул кешенең, һичшиксез, яхшы гамәлдә булуы, ягъни яхшы эшләр эшләве кирәк. Бу гамәлләр ике төрле була ала:

а) бер кеше икенчесенә турыдан-туры ярдәм итәр, ихтыяҗын канәгатьләндерер; шуның белән үзенә хәер-дога кылынуына сәбәп булыр;

б) яки кеше дин, ил һәм милләт файдасына яхшы эш эшләр, бер вакыф корыр, китап язар, эшләгән хәерле эшләре өчен хәерле догада булыр. Моңа мәчет төзү, чишмә төзәтү, мәктәп ачу һ.б. эшләрне дә кертергә мөмкин.

Ничек һәм нинди юллар белән булса да мөселманнар үзләре хакында башкаларның хәер-догаларын ала торган яхшы эшләр, файдалы гамәлләр кылырга тиешләр. «Гыймран» сүрәсенең 114 нче аяте бу караштан зур мәгънәгә ия. «Алар Аллаһка вә ахирәт көненә инанырлар. Яхшылыкка өндәрләр, начарлыклардан тыярлар вә хәерле эшләр эшләргә ашыгырлар. Инде алар салих, диндар кемсәләрдер».

Мөселманга хәерле эшләр эшләргә бик күп мөмкинлекләр бар. Боларның һәркайсы да саваплы булачак.

Дога саф күңел белән кылынырга тиеш. Санап узган шартларга өстәп, дога кылганда күңел пакьлегенең иң төп шарт булуын әйтергә кирәк.

«Татар мөселман календаре», 2019 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *