Күршем нахакка рәнҗетә

«Хөрмәтле редакция! Бу хатны аптыравымнан язам. Менә бер ел булды инде күршем белән арабыз бозылашканга. Моңа кадәр бер кисәк икмәкне икегә бүлеп яшәгәндәй көн күрдек. Аерып алалмаслык дус идек. Ызгышуыбыз да юктан гына. Былтыр үзебезнең бәрәңгене балалар кайтып алышкач, мин ахирәтемә булышырга кердем. Икәүләшеп аның бакчасынеда бәрәңге чыгардык. Бәрәңгесе бик эре һәм күп булды. Сөенеп туялмадык. Безнең бакчадагы бәрәңге күпкә ваграк иде. Көннең буена бергә эшләдек тә кич бергә утырып чәй эчмәкче генә булган идек, көтү кайтып килгәнен күреп, ахирәтем сыерын каршыларга китте. Ә мин үзебезнең сыерны саварга үзебезгә кердем. Күп тә үтмәде, күршем күз яшьләрен агызып йөгереп керде дә миңа ябышты. «Карак, бер капчык бәрәңгене син генә алгансың. Аллаһ суксын, кулың, аягың корысын. Рәнҗешем төшәр әле», – дип, миңа төрле әшәке сүзләр әйтә-әйтә елап чыгып китте.

Каушавымнан сыерымны да саварга онытып, аптырап басып калдым. Күршемнең хәтере юклыкны яхшы белә идем. Тагын ялгышкандыр, дип уйлап, капчыкка тутырып куйган бәрәңгеләрне карарга кереп киттем.

Теге ачуыннан елый-елый бүртенеп беткән иде. Баксам, без соңыннан тутырып куйган 5 капчык та үз урынында. «Менә бит бәрәңгең, беркем дә алмаган, нигә елыйсың юкка», – дип сүз башлаган идем, күршем миңа котырган эт кебек ябышты «Нишләп бишәү генә булсын, алтау иде бит. Мин сыер артыннан киткәч тә кереп алгансыз, битсез», – ди.

Озакламый миңа 60 яшь тула. Үз гомеремдә кешенең энәсенә дә тимәдем. Хәләл тормышта яшәдем. Иптәшем Әнвәр дә үлгәнче кеше әйберенә кызыкмады. Балаларым да хәләллек белән көн күрә. Үзебезнең байлыгыбыз җитәрлек. Мал-туарыбыз абзар тулы. Бәрәңге дә җитәрлек, Аллаһыга шөкер. Исән-сау булып, тапкан ризыкларыбызның, байлыкларыбызның игелеген күрергә генә язсын.

Шул көннән башлап күршем кара дошманга әйләнде. Очрашканда мин исәнләшәм, ул күрмәмешкә салышып үтә. Минем якка сөйләнә-сөйләнә пычрак суын түгә. Ялгыш ихатасына тавыгым-мазарым керсә, каргана-каргана куырга тотына. Ул гына да түгел, әйләнә-тирәгә гайбәтемне чәчә. Аңа гына ышанып сөйләгән серемне дә барысына сөйләп тутырды. Юкка гына «күршең үзеңнән әйбәт булсын» дип әйтмиләр икән. Шунысы авыр – үземнең гөнаһсызлыгымны дәлилләп булмый.Без күпме бәрәңге чыгарганны, ничә капчык тутырып куйганны берсе дә күрмәде бит. Һәркем үзбакчасында үз эше белән мәшгуль иде. Авылдашларым минем хәләл икәнемне белә бит, бәлки, аның нахак сүзенә ышанмаслар, дип үз-үземне юатам. Ә шулай да бик авыр. Бәлки, күршем кебек кешеләргә сабак булырдай киңәш язарсыз. Күршене рәнҗетү – үзе зур гөнаһ бит.

Флидә.

Мишкә районы».

Күршесен тынычлыкта тотмаган кеше җәннәткә керми. Иманы булган кеше күршесен рәнҗетмәсен, Исламда рәнҗетү юк. Әгәр күршең кяфер булса, синең өстеңдә бер хакы бар – күрше хакы, мөселман булса, ике хакы – күрше һәм мөселман хакы. Күршең туган-кардәш булса, өч хакы: күршелек, мөселманлык, туганлык хакы бар.

Кем Аллаһыга, кыямәткә ышанса, кунакны хөрмәт итсен, күршесен рәнҗетмәсен, кирәкмәс сүз сөйләмәсен һәм телен әшәке сүзләрдән тыйсын. Әгәр бер кеше ике мөселман арасын Аллаһ ризалыгы өчен төзәтергә тырышса, бер яхшы сүз өчен бер колны азат иткән әҗерен (савабын) алыр, иншә Аллаһ.

Күп еллар буена Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең ишегалдына, аны мыскыл итү йөзеннән, күршесе чүп ташлый торган булган. Пәйгамберебез рәнҗемичә көн саен ул чүпне җыештырган һәм бер көнне чүп булмаганын күреп, күршесенең хәлен белергә кергән. Күршесе Расулебез (с.г.в)нең аның янына хәлен белергә кергәнен күреп бик гаҗәпләнгәг һәм явызлыкка изгелек белән җавап бирү аның иман китерүенә сәбәп булган.

Коръәннән дәлил: «Ниса» сүрәсенең 36 нчы аяте. «Вәгбүдүллааһә вә ләә түшрикүү биһии шәй-әүв-вә бил-вә-әлидәйни ихсәәнәүв-вә бизил-курбәә вәл-йәтәәмәә вәл-мәсәәкиини вәл-җәәри зил-курбәә вәл-җәәрил-җүнүби вә саазиби бил-җәмби вәбәнис-сәбиили вә мәә мәләкәт әйм-әнүкүм иннәл-лааһә ләә өүхиббү мәң кәәнә мүхтәләң фәхуураа» – «Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Аңа һич бернәрсәне, беркемне тиңдәш тотмагыз, ата-анагызга карата, туганнарыгызга, ятимнәргә, мескеннәргә, туган күршегә, туган булмаган күршегә дә, күршедә булган дустыңа, юлчыга һәм уң кулларыгыз ия булганга яхшылыклар кылыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһу Тәгалә тәкәббер һәм мактанчыкны сөйми».

Хәдистән дәлил: «Ләә йәделхуллүл-җәннәтә мән ләә йәәмәнү җәәрүһүү бәвәә-икаһүү» – «Күршесе аның явызлыгыннан имин булмаган кеше җәннәткә керми» (Мөслим риваяте).

Хәдистән дәлил: «Мәә зәәлә Җибриилү өүүсыиинии бил-җәәри хәттәә занәнтү әннәһүү сәйүвәрриссүһүү» – «Җәбраил (г.с.) миңа күрше хакы турында гел васыять кылып торды Мин инде ул күршене тиздән варислар җөмләсенә кертәме, дип уйладым».

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *