Намазны казага калдырмау хәерле (сорау-җавап)

Намазны минутка минут китереп укып булмый. Кайвакыт иртәнге намазга йоклап калына. Өйлә, икенде, ахшам, ястү намазларын күп чакта язган вакыт буенча укып булмый. Алай эшләү өчен намаз вакытларын үзең белән йөртергә һәм гел сәгатькә карап йөрергә кирәк бит.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында сәгать булмаса да, сәхабәләр һәм башка дәверләрдә мөселманнар кояш буенча вакыт билгеләп намаз укыганнар. Намаз укымас өчен һичбер сәбәп кабул ителми: вакытым җитмәде, йоклап калдым, дип. Болар гозерле сәбәпләр түгел. Һәр намазның вакыты бар. Әлбәттә, намазны вакыты кергәч уку хәерледер. Әмма вакыты булмаса, намазны көттерергә, вакыты чыкканчы укырга да ярыйдыр. Монысы иртәнге намаз өчен әйтелә. Иртәнге намазны вакыты ахырында уку хәерлерәк. Чөнки бу – пәйгамбәрләр сөннәте. Өйлә намазын зәүвәл үтүен көтеп уку хәерле. Икенде намазын вакыты керү белән уку хәерле. Ахшам намазын, әгәр һава болытлы булса, әзрәк кенә көттереп уку кирәк. Болытлы булмаса, вакыты керү белән укыйбыз. Ястү намазын төн буе укый алабыз.

Намазны каза иткән ике нәрсә бар – онытса яки йоклап калса. Будильник куеп, кешеләргә әйтеп, алай да торалмаса, бәлки, Аллаһы Тәгалә гафу итәр.

Кайбер китапларда әйтелә: бер кеше диңгез уртасында баткан хәлдә булса һәм ябышып торырлык агач кисәгенә юлыкса, шул чакта намаз вакыты кергән булса, ул кешегә намаз уку фарыздыр.

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *