Туфан МИҢНУЛЛИН. Татарлык

  1. Татар баласы! Исеңдә тот! Син Җир йөзендәге бер генә халыктан да ким түгелсең. Дөнья халыклары тарихында синең лаеклы, горурланырлык үз урының бар. Милләтебезнең тарихына яла ягып, аны кара итеп күрсәтүчеләргә ышана күрмә. Без алдаша белми торган халык – ялганнарга тиз ышанабыз.
  2. Татар баласы! Онытма! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буена чарланып, дөньядагы иң камил телләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә иң катлаулы фәнни хезмәтләр дә, иң гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган.
  3. Татар баласы! Горурлан! Син Җир йөзендәге бөтен халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Башка ха­лыкларның теленә, гореф-гадәтләренә олы хөрмәт белән карыйсың. Синең өчен барлык халыклар да тигез.
  4. Татар баласы! Саклан! Бүтәннәрне хөрмәт иткәндә үзеңнең дә хөрмәткә лаек икәнлегеңне бел. Югыйсә, башка халыклар арасында эреп юкка чыгуың ихтимал.
  5. Татар баласы! Уяу бул! Татарларның татарларны үз кулы белән бетерү сәясәте һаман да әле хакимлек итә. Бабайларыбызның кайбер ялгышлары кабатлана күрмәсен. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Кайда гына яшәсәк тә, кем генә булып эшләсәк тә бер-беребезнең уй-фикерләрен, моң-зарларын, йөрәк тибешләрен ишетик. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Киләчәк буын татар баласына безнең ялгышлар өчен оялырга язмасын.
  6. Татар баласы! Укы! Дәүләт белән идарә итү өчен дә, байлыкка ия булу өчен дә, башка халыклар алдында ким-хур булмас өчен дә төпле белемле, тирән мәгълүматлы булу зарур. Эш аты гына булып, кара эш кенә башкаручы яисә вак сәүдәгәрләр булып көн итүче халык тарихта үз эзен калдыра алмый.
  7. Татар баласы! Уйлан! Кешене кеше иткән иң кадерле сыйфат – рухының ныклыгы, сафлыгы һәм акылының аек булуы. Безнең өскә куркыныч, коточкыч афәт килә: хәмер сөреме ирләребезне генә түгел, хатын-кызларыбызны да агулый башлады. Бу афәтләргә каршы торырлык ихтыяр көченә ия булыйк.
  8. Татар баласы! Тирә-ягыңа кара! Безнең бабайларыбыз безгә яшәр өчен җир өстенең иң матур һәм бай урыннарын сайлаганнар. Үзебез яшәгән җирнең кадерен белик, аны киләчәк буыннарга да пычранмаган килеш тапшырыйк.
  9. Татар баласы! Киләчәккә кара! Синнән соң киләсе татар баласының язмышы өчен дә җаваплы икәнлегеңне исеңнән чыгарма. Соңгы елларда татарның нәсел агачы шактый нык чирләде. Кияү һәм кәләш сайлаганда талымсыз була башладык. Үз тамырын саклый алырга сәләтле иманлы татар баласы тәрбиялик. Генофонды сәламәт халыкның гына гомере озын була.
  10. Татар баласы! Сынатма! Кешелек дөньясы, кызганыч ки, камил түгел. Халыкларны сортларга бүлеп, аларның ныклыгын сынау дәвам итә. Татарлыгыбызны сынарга теләүчеләр табыла икән, көрәш мәйданына чыгарга да әзер булыйк.
  11. Татар баласы! Син төркиләр токымыннан. Туган­нарыңның күплеген онытма. Туганнарыңа сыен һәм туганнарыңны сыендыр.

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Фотосурәт: idel-tat.ru

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *