Ир-ат белән хатын-кызның кул биреп күрешүе

Ни өчен ир-атка хатын-кыз белән кул биреп исәнләшергә ярамый? Җавапны шәех Зиндани бирә: «Кеше төзелешен өйрәнүче галимнәр әйтүенчә, кеше тәнен 5 миллионга якын күзәнәк каплый, ә һәр күзәнәк хис-тойгыны тапшыра, һәм әгәр ир-ат һәм хатын-кыз тәне бер-берсенә орына икән, алар арасында җенси дәрт барлыкка килә».

Имам Малик тапшырган бер хәдистә Аллаһ Илчесе әйткән: «Мин беркайчан да хатын-кызларга кул бирмим, бер хатын-кызга әйткән сүзне мин йөзләгән хатынга да әйтә алам».

Анатомия фәне сиземләүнең җенси система белән бәйле булуын ачыклаган, һәм хатын-кыз яисә ир-ат нинди дә булса ис тә сизсә, бу җенси системаның нервларына тапшырыла.

Имам Әхмәт һәм ән-Наси китергән хәдистә Аллаһ Илчесе болай ди: «Ислемай кулланып кешеләр яныннан алар тоярлык итеп үткән һәр хатын-кыз зиначы булып санала».

Шулай ук ишетү системасы да җенси система белән бәйле. Әгәр ир яки хатын-кыз бу темага билгеле бер көйләр, сөйләшү, яисә назлы хатын-кыз тавышы ишетсә, боларның барысы да ми тарафыннан җенси системага тапшырыла.

Бу нәтиҗә кеше төзелешен өйрәнүче галимнәрнең күпсанлы тикшеренүләренә нигезләнгән. Без бары тик ир-атларны һәм хатын-кызларны шайтан һәм азгынлык ишекләрен ачудан саклаган Ходай Тәгаләбезгә рәхмәт әйтергә тиешбез. Кодрәтле Аллаһыбыз болай ди: «Аллаһтан куркасыз икән, сүзләрегездә чиктән ашкан ягымлылык күрсәтмәгез. Чөнки кыланып сөйләшү күңелендә азгынлык чире булган ир-атларны өметләндерә» («Әхзаб» — «Төркемнәр», 32).

Күз карашы шулай ук җенси системага тәэсир итәргә мөмкин. Караш кабатланган саен, йөрәктә дәрт һәм бәйлелек тә арта. Шуңа күрә Аллаһ әйткән: «Мөэмин ирләргә чит хатын-кызларга күз атарга ярамаганын, җенси әгъзаларының пакьлеген сакларга кирәклеген әйт. Шулай эшләү аларның үзләре өчен әдәпле гамәл булыр. Аллаһы Тәгалә алар кылганның һәркайсыннан да хәбәрдар» («Нур», 30).

Имам Тирмизи һәм Әбү Давыт сөйләгән бер хәдистә Аллаһның Илчесе болай дигән: «Гали, беренче күргәннән соң, каравыңны дәвам итмә. Әгәр беренче карашың гөнаһлы булмаса да, икенчесе синең файдага булмас».

Коткыга бирелүдән саклануның иң отышлы ысулы Мөслим тарафыннан аңлатылган хәдистә күренә. Беркөнне урамда хатын-кызны күргәннән соң, Пәйгамбәребез өенә кайта, тире эшкәртүче хатыны Зәйнәп белән бергә була. Үз ихтыяҗын канәгатьләндергәннән соң, сәхабәләре янына чыгып: «Хатын-кыз, чынлап та, шайтан кыяфәтендә килә һәм шул ук кыяфәттә китә. Һәм, әгәр берәрегез башка хатын күрсә, үз хатыныгыз янына кайтыгыз — бу сезне гөнаһтан саклар», — ди. Хәдиснең мәгънәсе шунда: җенси теләк уятырлык хатын-кыз күргән ир-ат, үз хатыны янына кайтып, аның белән бергә булсын, тынычлансын һәм йөрәген төп бурычларын үтәргә юнәлдерсен.

«Шайтан рәвешендә килә һәм китә», — дию, галимнәр фикеренчә, Аллаһ ирләрне хатын-кызларны ярата ала һәм күз карашы аша алар белән хозурлана ала торган итеп яралтканлыкка ишарәли. Бу очракта хатын-кыз начарлыкка чакыручы җен булып чыга, шуңа күрә бик кирәкмәгән чакта хатын-кыз ир-атлар арасына чыкмаса да ярый. Ә ир кеше, чит хатын-кызлар булганда, күз карашын аларга төбәмәскә тиеш.

Галимнәр моны Пәйгамбәр тарафдарларына аңлату һәм күрсәтмә дип тә атыйлар. Тагын шуны да аңлап була: ир кеше үз хатыныннан көндез дә, эше бик тыгыз вакытта да аны канәгатьләндерүне таләп итә ала. Ә аны канәгатьләндермәү организмына, күз күрүенә һәм йөрәккә зыян китерергә мөмкин. Аллаһ барысыннан да яхшырак белә.

«Һәр авыруга дәва бар» китабыннан.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *