Ничек тукланырга

«Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.

  1. Үәл-арда үәдагәһәәлил’әнәәм. 11. Фииһәә фәәкиһәтүү үә-ннәхлү зәәтүл-әкмәәм. 12. Үәл-хәббү зүл-гасъфи үә-ррайхан. 13. Фәби’әйии әәләә’и раббикүмәә түкәззибәән».

«10. Аллаһы Тәгалә җирне мәхлуклар анда карар итсен өчен түшәде.

  1. Ул җирдә төрле җимешләр һәм тәлгәш-тәлгәш хөрмәләре булган хөрмә агачлары. Хөрмә җимешләрнең иң яхшысы булганга, аны хаслап әйткәннәр.
  2. Ул җирдә шулай ук башаклы игеннәр һәм хуш исле үләннәр бар.
  3. Әй адәмнәр, Раббыгызның нигъмәтләренең кайсысын инкарь итәсез, Аллаһыдан булуына ышанмассыз?» (Коръән, 55 нче сүрә, 10-13 нче аятьләр).

Мөхәммәд Пәйгамбәр  бервакыт болай дигән: «Белемнең ике төре бар: динне белү һәм тәнне белү». Табигать һәм төрле ризык, тәмләткечләрнең кыйммәтләре турында Пәйгамбәребез бик еш кызыклы фикерләр әйткән. Аның хатыннары һәм сәхабәләре тарафыннан язып куелган кайбер фикерләре безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Сәламәтлеккә кагылышлы әлеге киңәшләр күпләргә сәер, искергән булып күренергә мөмкин. Кемдер: “Бу фикерләр беркайчан да фән тарафыннан нигезләнмәгән”, — дип уйлар. Ләкин Пәйгамбәрнең бөтен сүзләре һәм эшләре илаһи көч белән сугарылган.

Мәсәлән, ашау-эчү алдыннан тоз кабып кую турындагы киңәшне алыйк. Хәзерге медицина безне тоз белән артык мавыгу зарарлы дип гел искәртеп тора. Ләкин тәннең метаболизмы турындагы кайбер мәгълүматлар Пәйгамбәр киңәшенең урынлы һәм бик дөрес булуын исбатлый. 2010 елның җәе бик эссе булды, врачлар халыкка тозны күбрәк кулланырга киңәш итте.

Тоз ике химик элементтан — натрий һәм хлордан тора. Ашказанында ашкайнату нормаль барсын өчен кирәкле тоз кислотасы барлыкка китерү тоз составындагы хлордан башка мөмкин түгел. Шунлыктан, ашар алдыннан тоз кабып куеп, без ашказанына аш керер алдыннан анда җитмәгән тоз кислотасын арттырабыз.

Тозны кирәгеннән артык куллану организмда натрийның гына артуын китереп чыгарырга мөмкин, үз рационнарыннан тозны бөтенләй сызып ташлаучыларның ашказаннарында тоз кислотасы микъдары җитмәү төрле авыруларга китерәчәк. Дөрес: әле бөтен хәдисләр дә фәнни яктан расланмаган, ләкин бу аларның кыйммәтен югалтмый. Чөнки фәнни белем дә һәрвакыт төзәтелеп тора. Теге яки бу экспериментның дөрес үткәрелмәгән булуы  әледән-әле ачыла.

Ә үзегезнең диетагызны төзегәндә Пәйгамбәребезнең киңәшләрен истә тотсагыз, зур файда табарсыз!

Әнис орлыгы — эчке авыруларны җиңеләйтә, күремне тизләтә, сөт һәм мәни эшләп чыгаруга булыша, эчәклектәге газларны нейтральләштерә. Күрү сәләтен яхшырту өчен, күзләргә пешерелгән әнис куярга кирәк. Табигатьтә еланнар, йокыларыннан уянгач, әнис эзләп табалар һәм аңа күзләрен ышкыйлар, шулай итеп күрү сәләтен яхшырталар.

Алманың баллысына караганда әчерәге файдалырак. Ул йөрәкне ныгыта.

Әспе (спаржа) бөерләрнең томалануын ача, бала тудыруны җиңеләйтә. Әспе этләр өчен үтергеч үсемлек санала.

Бананның, азык буларак, кыйммәте әлләни зур түгел; кайбер кешеләргә аны бал белән ашау файдалы.

Арпа бүрттерелгән суны йөткергәндә һәм тамак авыртканда эчәләр. Пәйгамбәребез бизгәктән интеккән кешеләргә арпа шулпасы биргән.

Татлы рәйханның исе йөрәкне ныгыта. Башыгызны рәйханлы су белән чылатсагыз, йокыгыз тыныч булыр.

Ипинең иң яхшысы — вак итеп тарттырылган оннан, түгәрәк таш мичтә пешерелгәне. Кайнар ипи бик каты сусауга китерергә мөмкин, шуңа аны суынгач кына ашыйлар. Искергән ипи эчәклекне томалый. Көрпәле оннан пешергән ипи тиз үзләштерелә һәм бик туклыклы. Ипи никадәр йомшаграк булса, ул шулкадәр җиңелрәк үзләштерелә һәм туклыклырак була. Ипи валчыгы газлар ясалуга булыша. Арпа һәм борчак оныннан пешерелгән ипи әкрен эшкәртелә, аңа тоз сибеп ашарга кирәк. Пәйгамбәребез  әйткән: «Ипине пычак белән кисмәгез, ә хөрмәтләп, кулыгыз белән сындырыгыз, чөнки аны Аллаһ та хөрмәтли».

Атланмай эч катуларны булдырмый. Бал һәм хөрмә белән кушылган май йөкле хатыннарның чамасыз аппетитын бастыруга булыша.

Чәчәкле кәбестә бик авыр эшкәртелә һәм күрү сәләте өчен зарарлы дип санала.

Ромашка, нигездә, бәвел кудырткыч һәм күрем китерткеч буларак кулланыла.

Кориандр орлыгы турында Пәйгамбәребез  болай дигән: «Бездә һәрвакыт кориандр орлыгы булсын, чөнки ул рактан башка бөтен авыруларны да дәвалый». Аллаһ кориандрга бөтен дәвалау үзлекләрен биргән. Ул метеоризм вакытында булыша, бизгәкне җиңеләйтә. Лейкодермияне нәтиҗәле дәвалый һәм иң нечкә кан тамырларын да ача. Организмда артык дымлылык булдырмый, сөт ясалуны арттыра, бәвелне һәм күремне стимуллаштыра. Кориандр мае пеләшләнүне туктата, картаюны тоткарлый. Баш тиресе авыруларын дәвалый. Янган орлыкларның төтен исе бөҗәкләрне куркыта.

Чебеш ите — яхшы үзләштерелә, ашказаны өчен җиңел, иң әйбәт ит. Субстанцияләрне баланслый, баш миенә файдасы зур, фигураны яхшырта. Ләкин кирәгеннән артык куллану тоз утыруны (подагра) китереп чыгарырга мөмкин. Иң яхшы ит — беркайчан да йомырка салмаган тавыкныкы.

Дарчин (корица) майлары ашказаны эшләмәгәндә иң әйбәт дәва. Тәмләткеч буларак, ул Җир шарының дүрттән өч өлешендә кулланыла.

Цитрон турында Пәйгамбәребез  болай дигән: «Цитрон чын мөэмингә охшаган. Тәме дә, исе дә бик шәп». Ул йөрәкне ныгыта, кайгыны тарата, җыерчыкларны киметә, ачыгуны баса, үт агуын әкренәйтә. Пәйгамбәр хатыны балда җебетелгән цитрон белән сукырларны дәвалаган. Цитронны ризык ашаганнан соң ун минут үткәч ашау файдалы.

Кыяр — температураны төшерүче һәм сидерткеч чара. Яшел кыяр белән хөрмә тазарта дип тә сөйлиләр.

Ак әнис (тмин) — ашказанында эшкәртелми, бары тик бавырда гына эшкәртелүче бердәнбер ашамлык. Су белән ясалган төнәтмәсе эч чәнчегәндә бик файдалы.

Киптерелгән хөрмә турында Пәйгамбәребез: «Хөрмә ашамаган ир-ат —ир- ат түгел», — дигән. Ул үзе дә хөрмә пальмасы үстергән. Хөрмә һәм бадәм (миндаль) теләсә нинди начар йогынтыны бетерә. Гайсә пәйгамбәрне тудырганнан соң, Мәрьям-ана хөрмә ашаган. Пәйгамбәребез әйткән: «Ураза вакытында хөрмә тапсагыз, аның белән авыз ачыгыз, тапмасагыз — су белән. Алар икесе дә чиста».

Баклажан үт эшләп чыгаруны җайга сала. Әз генә күләмдә кулланганда геморройны дәваларга булыша. Баклажан үт эшләп чыгаруда булышса да, итле ашлар белән кулланганда бу үзлеге нейтральләшә.

Йомырканың иң әйбәте — чиле-пешле пешерелгән тавык йомыркасы. Йомырка агы кояш пешергән урыннарны төзәтә, җәрәхәтләрне тиз җыя, эз калдырмый.

«Һәр авыруга дәва бар» китабыннан.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *