Аллаһка якынаерга омтылуда җиде киртә

Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында: «Раббының рәхмә­тен (пәйгамбәрлекне) алар бүлешергә җөрьәт итәме? Дөньядагы тормышта аларга дәрәҗәләрне Без бүлеп бирдек. Берсе икенчесенә хезмәт итсен дип, Без аларны берсен икенчесеннән өстен кылдык. Раббының рәхмәте алар туплаган байлыктан хәерлерәк!» («Зухруф (Алтын хәзинә)» сүрәсенең 32 нче аяте / «Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре» (Матбугатка әзерләүче Р. Батулла). — Дүртенче басма. — Казан: Идел-Пресс, 2011. — Б. 467) — ди.

Мәккә мөшрикләре (мәҗүсиләр, Аллаһны бар дип белмәүчеләр) алар арасында кайсы да булса берсе — данлыклысы яки баерагы түгел, ә нигә нәкъ менә Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ислам дине кануннарына күндерүче (пәйгамбәр) булганга ризасызлык­ларын белдергәч әлеге Сүзләр иңә. Бөек Раббыбыз бу аять аша адәм балаларының тәкъдирне билгеләмәүләрен, моны Бер Аллаһы Тәгалә башкаруы турында әйтә. Нәкъ менә Ул гына башкалар алдында нинди дә булса бер дәрәҗә (сәләт) бирә. Ә бит дөньядагы кешеләр үзләренә бирелгән нигъмәт белән берничек тә ярыша алмый: кемдер зирәгрәк, кемдер чибәррәк, ә кемнеңдер исә байлыгы башкалардан күбрәк. Ни өчен Аллаһы Тәгалә шулай
эшли — бер ишеләр бүтәннәрнең дә ярдәмен тоеп яшәсен өчен. Адәми затларның барысы да бер-берсенә мохтаҗ. Әгәр берәү дә авырмаса, кешеләр табиблыкка да укып тормас иде. Әгәр барысы да бай булса, кем урам җыештырыр иде соң?

Безнең өчен иң мөһиме — Аллаһка вә аның Расүленә буйсыну, шушы дөнья тормышына алданмау. Бөек шәех, имам Раббани үзенең «Мәктүбәте»ндә (сүз уңаеннан искәртеп үтик: аны фарсы теленнән гарәп теленә танылган татар галиме Морад Рәмзи тәрҗемә иткән) адәм балаларының Аллаһка якынаерга омтылуларында җитмеш мең тоткарлык бар, дип яза; һәм аларның барысы да җиде төп киртәгә сыеп беткән («Әл-Гыймран» («Гыймранның гаиләсе») сүрәсенең 14 нче аятен карагыз). Кем өчендер ул — бишәү, кемнәргәдер өчәү булырга мөмкин; әгәр кем дә булса аларның җидесен дә «җиңгән» икән, ул кеше үзен бәхетле дип саный ала.

«Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсе»н­дә (Ф. Сәлман) җиде төп киртә турындагы аять болайрак шәрехләнә:

«Кешеләрнең шәһвәтле нәфесләре теләгәндә хатыннарны, балаларны, җыелган алтын һәм көмеш кыйнтарларын, тамгаланган атларны, йорт хайваннарын, игенлекләрне бизәкләп күрсәтәләр. Болар бу дөнья тереклегендә файдалану өчен. Аллаһта исә күркәм сыеныр урын!» (3:14)

Кеше юлындагы беренче киртә — гүзәл затларга булган теләк. Бу — авыр сынау һәм бик азлар гына аны «уңышлы» үтә ала. Кыямәт көнендә беркемгә дә эсселектән саклану өчен урын булмаганда, күләгә астына эләгәчәк җиде төркем (категория) саналган хәдистә исә үзенә чибәр һәм бай хатын дәшеп китергәч, аңа Аллаһтан куркуын җиткергәннәрнең дә булачагы юкка гына телгә алынмый. Моңа ирешү өчен үз-үзеңне җиңә белергә кирәк, ә бу — бер дә җиңел түгел. Хәтта Йосыф пәйгамбәргә дә Зөләйха исемле кыз үрелә башлагач, ул Аллаһның дәлиле белән эш итмәгән булса, аның да гүзәл затларга булган дәрте җенси теләккә әверелгән булыр иде. Мондый гөнаһтан качып котылуы бик тә читен, Йосыф галәйһиссәләм дә якынлаша аңа. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә «зина кылмагыз» дип кенә әйтми, ә «зинага якынлашмагыз» ди. Бу бозыклыкка иярү — начар юл. Димәк, беренче киртә ул — шәһвәт, хатын-кызларга булган җенси дәрт.

Икенче киртә — балаларга мәхәббәт. Әйтергә мөм­киннәр: нишләп, балаларны ярату начармыни? Әгәр дә моны дөрес аңлап, аларны ярату бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә булганда, билгеле, бу яхшы гамәл. Әмма кайвакыт хатын белән бала кешене хәрамга илтә: «Кадерлем, безнең акчабыз аз, аны ничек теләсәң шулай тап», — ди. Һәм адәм баласы матди байлык булдыруның тыелган юлларын үзләштерә башлый.

Өченче киртә — батман-батман (биек һәм тар чиләк) алтын-көмеш, мал-мөлкәт җыюга булган омтылыш. Бер галим әйткән: кыйнтар (югарыда китерелгән аятькә игътибар итегез) ул — алтыннарның үгез тәнендә (яки җәеп салынган тиредә) тулып яту микъдары. Ягъни бу очракта бик зур акчалы кешеләр турында әйтелә, бүгенге көндәге тел белән әйткәндә, миллионерлар дигән сүз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дәгъват белән килгәч, Мәккәдә кыйнтарга (зур байлыкка) ия йөз кеше булган. Торган саен адәм балаларының акча, мал-мөлкәт колына әверелә барулары күзәтелә.

Шушы урында бер булган хәлне бәян итәсем килә. Истанбулда Коч фамилияле бер бик бай кеше яшәгән. Аның үзенең банклары, күпләгән йорт-кура, ихаталары булган. Вакыты җитеп үлем түшәгенә егылгач, Аллаһы Тәгалә аңа бәрәңгедән башка берни дә ашый алмый торган авыру бирә. Акчасы муен­нан — күңеленә килгән бар әйберне кешеләргә кушып алдыра ала, тик аны кабул итү өчен тән әгъзаларының гына мөмкинлеге чамалы. Шулай ята торгач, ул үләр алдыннан үзенең бердәнбер кызына ике хат яза, аларны бөкләп конвертка сала һәм беренчесен — йөрәгем тибүдән туктагач, ә икенчесен — мине җирләгәннән соң укырсыз, дип әйтә. Үзенең бөтен байлыгын шул баласына васыять итеп, дөнья куя. Кызы беренче конвертны ачып укый башласа, анда болай дип язылган була: «Сөекле кызым! Бу дөньяда минем бар теләгәннәрем дә тормышка ашып килде. Сиңа соңгы теләгем шул: мине кәфенлеккә төреп кенә түгел, аягымдагы оекбашларны да кидереп күмсеннәр иде». Ул әтисенең шушы теләген җирле имамга җиткерә, әмма дин әһеле: «Моны үтәү — мөмкин (ярый торган) эш түгел», — дип җавап кайтара. Ни хәл итмәк кирәк, кыз ничек кенә ялынып сорамасын, үзара ни рәвешле генә бәхәсләшеп карамасын, берни дә килеп чыкмый. Шулай итеп бай кешенең теләген бу дөньяда беренче һәм соңгы тапкыр кире кагалар. Канәгатьсез, ачулы кыяфәттә ул өенә кайта һәм икенче хатны ачып укырга тотына: «Менә, кызым, күреп торасың, миндә акча шулкадәр күп иде, әмма кабергә үзем белән бер пар иске оекбашымны да алып китә алмадым».

Шәрык дөньясының күренекле шагыйре Җәләлетдин Руми үзенең «Мәснәви» китабында чынбарлыкта булган бер күренешне сурәтли. Берәү гомере буе акча җыя һәм аны динарга (борынгы алтын акча) алмаштырып бара; ул, шулай итеп, 200 динар туплый. Тик бу байлык аның бар тынычлыгын ала: көндез эшләр буенча йөргән чакта өендәге шул акчаларны кемдер урлап чыгар төсле тоела. Төннәрен дә күзенә бер тамчы йокы керми — кемдер акчасының кайдалыгын белсә һәм аларны рөхсәтсез үзләштерсә, ни хәл итәрсең? Ул булган бөтен акчасын мендәре астына салып куя, ләкин барыбер йоклый алмый. Ниһаять, аңа бер уй килә: туганнарым дәфен кылынган (җирләнгән) зиратка барам да, аларны шунда күмеп куям, ди. Анда инде акчаларымның барлыгы беркемнең дә башына килмәячәк, янәсе. Берникадәр вакыт узганнан соң, акчасы шунда ятамы икәнен килеп тикшерә, шул рәвешле һәркөн диярлек йөренә башлый, килгән саен акчасын кабат-кабат саный торган була. Болай йөрү шактый дәвам итә. Моның гел зират юлы таптавын шул авылдагы бер карак сизеп ала. Ул аны качып күзәтеп тора һәм акчаларын урлап китә (ә бушап калган урынга исә таш кисәкләре өеп куя). Теге кеше, гадәттәгечә, үзенең акчаларын карарга барса, анда вакланган ташлар гына таба. Әлбәттә, кемнеңдер угрылык кылганлыгына төшенеп, ул бик тә кайгыра, акыра-бакыра авылына чаба. Аның каршысына уйламаганда-көтмәгәндә әлеге бур (карак) очрый. «Нәрсә булды?» — дигән сорауга җавап итеп, ул: «Әнә теге зиратта акчаларым ята иде, ә аларны кемдер алып киткән!» — ди. «Син бит моңа шатланырга гына тиеш, чөнки син алардан зәкяткә өлеш чыгармадың (өстәвенә үзеңнең ашау-эчүеңне чикләп торган булдың) — сиңа ул бернинди дә файда китермәде, бары тынычлыгыңны гына юкка чыгарды; борчудан азат иткәне өчен, син аны урлаган каракка рәхмәт әйтергә бурычлы».

Дүртенче киртә — саф токымлы атлар. Безнең көннәргә күчергәндә ул кыйммәтле автомобильләр булырга мөмкин. Без хәзер адәм балаларының үз машиналарын ни рәвешле яратуларын, аларны ничек карап-юып торуларын күрәбез.

Бер галим боларның барысына карата болай дип бел­дергән: «Байлык кешенең күңелендә түгел, кесәсендә булырга тиеш». Мал-мөлкәтне, хәтта бар байлыгыңны да кулда тотып йөрергә мөмкин, ләкин ул кешене буйсындыру юлына басарга тиеш түгел.

Чираттагы киртә — йорт хайваннарына, мал-туарга мәхәббәт. Урта Азиядә, мисал өчен, курдюклы сарыклар үрчетәләр, хәтта аларны симертү нәтиҗәләре буенча ярышлар оештыру белән дә мавыгалар. Кешеләрнең бар гомере шул малларны тәрбияләп үтә. Дөрес, хәзер бездә бу сирәк күренеш, әмма элек андый ярышлар еш үткәрелә торган булган.

Соңгы киртә — чәчүлекләр. Безнең республикабызда авыл хуҗалыгы көчле үсеш алган — халык нәрсәләр үстерелү, никадәр бәрәңге уңышы җыеп алыну турында яхшы таныш. Кем өчендер бу шулай ук мөһим.

Югарыда саналган җиде киртәнең һәркайсы — хатын-кызларга булган җенси дәрт (шәһвәт), балаларга, алтын-көмеш эшләнмәләргә, атларга, мал-туарга һәм чәчүлекләргә карата мәхәббәт — фани дөньяга карый торган әйберләрдән санала.

«Ләкин боларның барысы да дөньядагы тормыш­ның тиз узып китә торган рәхәт мизгелләре генә. Аллаһ хозурындагы (җәннәттәге) тормыш тагын да гүзәлрәк» («Гыймранның гаиләсе» сүрә­се­нең 14 нче аятеннән, Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре. — Казан, 2011. — Б. 65-66.)

Бу аятьнең мәгънәләре бик күп. Иң мөһиме шул: әлеге җиде киртә безне Аллаһтан ерагайта торган җитмеш мең киртәгә кадәр китереп җиткезә ала. Бөек Раббыбыз барчаларыбызны да югарыда китерелгәннәрдән имин кылып, матди байлыкларның йөрәгебездә түгел, кулыбызда урын алуын насыйп әйләсә иде.

Бөек имамыбыз Әбү Хәнифә хәзрәтләре тормышыннан шундый бер вакыйга билгеле. Бервакыт, ул дәрес үткәргәндә, товар төялгән кәрванның талануы һәм аның шәһәргә кадәр барып җитмәвен белгертү өчен, берәү мәчеткә йөгереп керә. Имам бары тик башын түбән ия, һәм: «Әлхәмдүлилләһ», — дип, дәресен дәвам итә. Ә бит төптән уйлап карасаң, аның бар мөлкәтенең юкка чыгуы турында хәбәр бирәләр, ә ул «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтә! Дәрес тәмамлангач, шул ук кеше кабат пәйда була һәм аңа хәбәрнең ялгыш булуын, кәрванының уңышлы гына барып ирешүен җиткерә. Әбү Хәнифә янә башын гына иеп, тагын шул ук сүзне («Әлхәмдүлилләһ») кабатлый. Аның укучылары түзеп тора алмыйча: «Остазыбыз, сез бу хәлгә ни өчен шулай тыныч карадыгыз?» — дип сорыйлар. Ул аларга аңлатып бирә: «Миңа, хәзер синең бернәрсәң дә калмады, бар әйберең юкка чыкты диелгәннән соң, мин үземнең күңелемә мөрәҗәгать иттем һәм аның тыныч булуын тойдым. «Әлхәмдүлилләһ» дип Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт-мәрхәмәт кылдым. Сатылачак әйберләргә куркыныч янамавын ишеткәч, янә калебемә дәштем һәм миндә дулкынлану хисенең әсәре дә калмаган иде инде. Үземдә дөнья малына мәхәббәт булмаганлыкка шатландым һәм аннан соң да Аллаһка мең-мең рәхмәтләр укыдым».

Бөек Раббыбыз барчаларыбызга да фани дөньяга карата шундый мөнәсәбәттә булуны насыйп итсә иде.

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти. 

«Табын.Вәгазьләр җыентыгы», 2013 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *