Аш догалары

Аш ашауга, һичшиксез, «Бисмилләәһир-рахмә­әнир-рахиим», дип керешергә һәм ошбу доганы укырга кирәк: «Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи вә әтъгыймнәә хәйран минһү. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан хәләәлән вә әнтә хайрур-раазикыйин. Әллааһүммә нәввир кулүүбәнәә вәрхәмнәә вәръда гәннәә. Вә әгътыйнә әтәмәәмә нигъмәтикә вә дәвәәмә нигъмәтикә вә тәмәәмә тәүфиикыйкә» «Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл. Безгә хәләл ризык бир, чөнки Син – ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе. Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул. Безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!»

Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, бу дога укыла: «Әллааһүммә бәәрик ләнәә фил-әүввәли вәл-әәхыйр» «Аллаһым! Безнең өчең башын да, ахырын да бәрәкәтле кыл!»

«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгәләнәә минәл мүслимиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гәәләмиин»«Аллаһка мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһка мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһка».

Аш-су өчен кылына торган тагын бер дога: «Әл-хәмдү­лил­ләәһилләзии халәкаль-инсәәнә вә әтъ­гәмәһүү вә сәкааһү вәҗәһһәзәһүү бил-иимәән. Вә нәхмәдүһүү лимән мәййәзәл-хәләәлә минәс-сәййиәәти вәл-хәраам. Вә кассәмәр-ризка гә­­ләә халькыйһии би әх­сәнил-үслүүби вә әркан-низаам. Вә нүсалли вә нүсәллимү гәләә мән үръсилә рахмәтән лил-гәәләмиин» «Инсанны яратып, ашатып-эчерткән һәм күңеленә иман нигъмәтләрен урнаштырган Аллаһка мактау булсын. Мактау булсын хәләл белән хәрамны бер-берсеннән аерган Аллаһка. Яратканнарына ризыкларны иң гүзәл рәвештә өләшеп, инсаннарга иң яхшы низам-тәртипне бирү­че – Ул. Галәмнәргә рәхмәт буларак күндерелгән Мөхәммәдкә салават-сәлам булсын».

Мул ризык сорап укыла торган дога («Хәшер» сүрәсенең соңгы аятьләре булган «Ләү әңзәлнә»не укыганнан соң): «Йәәхәннәәнү йәәмәннәнүү, йәә фәттәәхү, йәәганиййү, йәә раззәәкъ. Әллааһүммә иннии әсьәлүкә ән тәрзүкании күлләмәә үриидү хазәә-инә кудратикә вәйәссирлии мәтълүүбии вә хассыйль мүраадии йәә мүҗиибәд-дәгәвәәт. Йәә хәннәәнү,йәәмәннәәнү, йәә     хәййү, йәә каййүүмү, йәә бәдиигәс-сәмәәвәәти вәл-әръдый,йәә зәл-җәләәли вәл-икраам. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан вә әсигәнвә әнтә тәрзүку мән тәшәә-ү би гайри хисәәб» «Ханнән, Мәннан, Фәттах, Гани, Раззәкъ булган Аллаһым! Синең кодрәт хәзинәңнән миңа күп иттереп ризык бирүеңне, эшләремне җиңеләйтүеңне, теләкләремне җиренә җиткерүеңне телим. Догаларны кабул итүче Аллаһ! Ханнән, Мәннан, Гани, Каюм булган Аллаһым! Күкләрне һәм җирне бар итүче, бөеклек һәм юмартлык хуҗасы – Аллаһы Тәгалә! Безгә мул ризык ихсан ит, чөнки Син теләгәнеңә исәпсез-хисапсыз ризыклар бирерсең».

Бу догаларны яттан белмәгән кеше табында «мин дога белмим» дип утырмасын, кулын күтәреп, белгәннәрен укып, дога кылсын.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *