«Намазыңны аңлап укысаң, тәме дә башка була»

«Намазда булган бер гаилә белән танышырга туры килде. Сүз арасында алар намазны көн дә укымауларын әйтте. Аллаһы Тәгалә каршында ихлас булу өчен, күңел кушканда гына укыйлар икән. Имештер, намазың «укыдыммы укыдым» кебек булмый, ә чын күңелдән килеп чыга. Аларның бу сүзләре башта мине бик гаҗәпләндерде. Шактый вакыт уйланып йөргәч, танышларым хаклы кебек тоела башлады. Эштә булганда, өйдәге мәшәкатьләр арасында вакыты чыкканчы укыйм әле дип башкарылган гыйбадәт күп вакыт чынлап та ихлас килеп чыкмый шул. Игътибарны җыеп бетереп булмый, дөнья эшләре турында уйлый башлыйсың, дөресен генә әйткәндә, намазың бер физик күнегүгә әйләнә, күңелдә канәгатьлек калмый. Алай итеп укыганга караганда, бәлки, укымавың хәерледер? Берәр хәзрәттән үтемле җавап ишетәсем килә», – дип язган иде бер укучыбыз.

Үз чиратыбызда без әлеге хатны «Кабан арты» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИНГА юлладык.

— Намаз ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә йөкләтелгән гыйбадәт һәм аның күләме, тәртибе, рәкәгатьләр саны, дога-зекерләре – барысы да Аллаһыдан, аларны беркем дә үз теләге һәм ирке белән үзгәртә, нәрсәдер өсти дә, киметә дә алмый. Биш вакыт намаз гыйбадәтен беренче булып Мөхәммәд Пәйгамбәр алып килмәде, ул атабыз Адәмнән дәвам итә. Җир өстенә пәйгамбәрләрнең берсе дә намазсыз килмәде. Шунысын әйтергә кирәк: әлеге бөек әмер югала башлагач, Аллаһы Тәгалә ахыр пәйгамбәренә бөтен кешелекне биш намазга чакырырга боера. Билгеле булганча, Аллаһ илле вакыт намаз укырга куша. Әмма пәйгамбәребез: «Илле намаз өммәтемә бик авыр булыр», – дигәч, аның шәфәгате белән биш намаз булып кала. Ләкин намаз­ның күләме ун мәртәбәгә кимесә дә, әҗер-савабы шул ук була. Нәтиҗәдә биш намазын укыган илле намаз савабына ирешә. Шуңа күрә намазның күләме биш, ул өч тә, дүрт тә, алты да була алмый. Хәтта күбрәк укырга теләгән кеше дә биштән артыгын башкара алмый, бу дингә үзгәреш-яңалык кертү була. Намаз фарыз кылынганнан соң, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәренә намаз уку тәртибен һәм вакытла­рын өйрәтү өчен остаз итеп Җәбраил фәрештәне җибәрә. Күкләрдән иңгән мөгаллим ике тәүлек буена пәйгамбәребезгә имам булып тора. Бе­ренче көнне ул намазларның кергән вакытларында, икенче көнне чыккан вакытларында килә. Ахыргы намазны укы­ганнан соң ул пәйгамбәргә борыла һәм: «Әй, Мөхәммәд, бу сиңа кадәр яшәгән пәй­гамбәрләрнең намаз вакытлары. Вакыт шушы ике вакыт арасында булыр», – дип әйтә (Ибн Габбастән килгән хәдис). Аллаһының динендә һәр гыйбадәт, аның тәртибе, рәвеше Аллаһыдан килгән әмергә ни­гезләнергә тиеш. Әгәр Аллаһ дине кеше акылына, аның хисләренә нигезләнә торган булса, бу Аллаһ дине түгел, нәфес-мин дине була. Аллаһы Тәгалә үзенең пәйгамбәре аша биш вакыт намаз укырга кушкан икән, без шуны, һич­шиксез, үтәргә тиешбез. Хәт­та Мөхәммәд Пәйгамбәргә дә дингә яңалык кертергә хак бирелмәде, ул безгә Ал­лаһы Тәгаләдән килгән мәгъ­лүматны фәкать ирештерде һәм үрнәк итеп күрсәтте.

– Гыйбадәтне күңел талә­бенә генә бәйләп калдырырга ярамый, анысы аңлашыла. Әмма намазның сыйфаты хушугъ («тынычлану», «түбәнчелек күрсәтү») халәтенә бәйле бит?..

– Әлбәттә, шайтан кеше­не вәсвәсәсез калдырмый. Адәм баласы еш кына дөнья куып, эш-гаилә мәшәка­тенә чумып, Аллаһыны оныта башлый, күңеле каралып китә. Менә намазның бер вазифасы – кеше белән Аллаһ арасын бәйләп тору, Намазлыкка баскан кеше үзенең Раббысын исенә төшерә, асыл кыйбла­сына кайта. Биш вакыт намаз­ның тәүлек буена сузылуының хикмәте дә шундадыр. Һәр на­мазның вакыты Бөек Раббы тарафыннан билгеләнгән һәм кешенең нәкъ шул вакытларда дөньядан биш-ун минутка булса да өзелеп торуы, тәгәр­мәч эчендәге тиен сымак ча­будан туктап хәл алуы мөһим. Әби-бабайларыбыз намаз уку­ны тыйган чорларда да иман­нарына тугры калдылар, биш вакыт намазларын ташлама­дылар. Сугыш елларында да бичара әбиләребез, ирем су­гышта, балаларым ач, күңелем тартмый яки кушмый, дип, на­маз укымый тормаган.

Ә күңелгә килгәндә, намаз­ны күңелеңне биреп уку ан­сат эш түгел, моның өчен күп тырышлык куярга, калебеңне пакьләргә кирәк. Күп кенә на­маз укучыларның хаталары шунда: алар намаз уку тәртибен өйрәнә, догаларны ятлый да, шуның белән намаз темасын өйрәнүне ташлый. Әлеге олуг гыйбадәтне «Намаз уку тәртибе» дигән китапчык белән генә өйрәнү мөмкин тү гел. Ислам дөньясында намаз турында бик күп китаплар, зур-зур хезмәтләр язылган. Шөкер, безгә аңлаешлы телдә дә күренә башладылар. Мәсәлән, рус телендә: «Смиренность в молитве», «Как достичь смиренности в молитве» дигән китаплар нәшер ителде. Ул китапларда намазның тышкы тәртипләре өйрәтелми, бәлки эчке дөньясы тасвирлана. Гәүдәңне намазга бастыру бездән бер тырышлык сораса, күңе­леңне намазлыкка китерү күпкә мәшәкатьлерәк. Аннан соң намаздагы хәрәкәтләр, гәүдә­нең торышы, махсус догалары – һәркайсысының да үз мәгъ­нәсе, хикмәте бар. Кызганыч, намаз укучыларның күпчелеге намазда нәрсә эшләгәннәрен һәм нәрсә әйткәннәрен аңла­мыйлар. Мәсәлән, намазда күз карашын сәҗдә урынына төшерү тәртибе бар. Күпләр аны китапта язылганга гына шулай эшлиләр. Аның мәгъ­нәсе исә – кеше намазында Кем каршына басуын аңлап, Аның галәмнәр хуҗасы, Бөек кодрәт иясе икәнен белеп, шул ук вакытта үзенең бик зәгыйфь зат булуын Һәм күпсанлы ха­таларын танып, күзләре аска төшә. Ни өчен пәйгамбәрнең сәхабәләре алдан ук кайгы­рып, чиста киемнәрен киеп намаз вакытын көткәннәр. Алар кем каршына килеп басуларын яхшы аңлаганнар. Намазың­ны аңлап укысаң, аңың тәме дә башка була, мәшәкате дә юкка чыга. Әле кайчан гына өйләдә Раббым белән сер­ләшкән идем, хәзер икенде намазы җитеп, янә Аңа якынаю рәхәтен татыйм, дип сагынып көтә. Авыру кешенең авызы ри­зыкның тәмен татый алмаган кебек, рухи авырулар белән агуланган йөрәк тә гыйбадәт­нең тәмен тоя алмый тилмерә. Әмма кеше изгелек кылуыннан туктамый, чөнки изгелек кыл­ган саен, күңел төзәлә. Күңел савыккан саен, аның тәмен күбрәк тоя. Шуңа күрә Госман ибн Гаффән: «Күңелләребез төзәлсә, Коръән укып туя алмас идек», – дигән. Имамнар­га да кешеләргә намаз тәрти­бен өйрәтеп кенә калмыйча, аны укыганда ничек уй-фикерләрне җыярга, күңел дигән иң бөек әгъзабызны ничек намаз­га китерү ысулларын өйрәтә башлау кирәктер.

– Намазга басарга яки аны вакытында укырга шайтан комачаулый дип тә әйтергә яратабыз. Монда шайтанның, чыннан да, катнашы бармы?

– Шайтан үз эшен белә һәм яхшы итеп башкара. Һәр явызлыгыңда шайтан котыртты дип кенә утыру ансат. Аплаһы Тәгалә бере­безгә дә: «Сине шайтан котырт­мас», – дигән гарантия бирми. Әмма һәркемгә Ул акыл, гыйлем, намус, тәүфыйк биргән.

– Биш вакыт намазны кич белән җыеп укучылар үзләрен аны бөтенләй укымауга караганда яхшырак дип аклый. Намаз укымаучылар арасында аракы эчмим, кеше рәнҗетмим, иң мөһиме: мин Аллаһка ышанам дип әйтүчеләр дә бар. Аллаһ каршын­да алар бертөсле буламы?

– Намазның бөтен хикмәте үз вакытында башкарылуында. Әгәр табиб авыруга тәүлегенә биш мәртәбә берәр сәдәф дару эчәргә кушып, төгәл итеп вакытларын билгеләсә, ә авыру моңа җиңел карап, кичен барысын да учка җыеп авызга тутырганнан дәва булырмы икән? Аллаһы Тәгалә беркайчан да бәндәсенә күтәрә алмастай йөк тапшырмый. Әллә нинди мәшәкатьле эшләрдә эшләп тә, намаз укырга җаен табарга була, теләк һәм Раббыңа карата ныклы мәхәббәт кирәк. Басып укый алмасаң, утырып укы, утырып та укырга кодрәтең җитмәсә, яткан җирдән укы, тәһарәт алырга суың булмаса, тәяммүм алып укы дигән. Әмма бер җирендә дә, укымасаң да була, димәгән. Кайберәүләр, Аллаһы Тәгалә безне көн саен биш намаз укытып интектерәсе киләдер инде, дип уйлый. Аллаһы синең намазыңа, синең үзеңә дә мохтаҗ түгел. Без намаз укыганнан Аллаһының акчасы да, көче дә артмаган кебек, без намаз укымаганнан да аның дәрәҗәсе кимеми. Намаз – ул безгә Раббыбыз тарафыннан бүләк итеп бирелгән нигъмәт. Кайбер авыл башлыгына да приемга эләгү өчен атна буе йөрергә кирәк. Галәмнәр Раббысы безгә көненә биш мәртәбә Аның каршына килеп, Аның белән сөйләшергә, Аннан ярдәм сорарга мөмкинлек бирә. Моның өчен ерак юллар үтәргә дә, алдан язылып, төрле сакчылар аша үтәргә дә кирәкми. Намаз безнең диндарлыгыбызны саклый, күңелебезгә ял, тәнгә сихәт, ризыкка бәрәкәт бирә. Пәйгамбәребез дә, намаз күземнең карасы, күңелемнең шатлыгы булды, дигән. Ә бөтенләй мәшәкатьсез булмый инде. Ике рәхәт бергә килми. Аруны белмәгән рәхәтнең ләззәтен татымас. Аллаһ өчен бераз мәшәкатьләнмичә дә булмый. Ул безнең өчен көн саен таңын аттыра, бопытларга төяп, яңгырын китереп яудыра. Ул биргән ризык­ларны ашыйбыз, Аның суларын эчәбез, Анын һавасын сулыйбыз. Күзләрең күрә, аягың йөри, ко­лагың ишетә – нишләп әле Аңа рәхмәт әйтеп намаз укымаска?!

– Намаз уку җаваплы гыйбадәт, гөнаһ кылудан туктыйсы була дип укый башларга икеләнеп торучылар да юк түгел…

– Намазның кеше тормышын үзгәртүдә бик зур йогынтысы бар. Әгәр кеше намазын чын күңеленнән укыса, намазы аның күңелен тазартып, ул гөнаһлардан үзе китәчәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Намаз кешене явыз һәм бозык эшләрдән тыя», – дип әйтә. Пәйгамбәребезгә бер кеше килә дә: «Мин бер кешене беләм, ул үзе урлый, үзе намаз укый», — ди. Пәйгамбәр: «Намаз укымасын», — димәде. «Намазында ихлас булса, тиздән намазы урлашудан туктатыр», — диде. Әгәр бер кеше: «Мин биш намазымны укыйм», — дип, күкрәк кагып, аннан урлашып, аракы эчеп яки зина кылып йөрсә, димәк, ул кешенең намазын укуында шик бар. Бервакыт мәчет юлына басып килүче бер кеше, килеп: «Хәзрәт, аракы да эчмим, сөяркәләремне дә ташлап бетердем, берсе генә калды. Анысын ташларга көчем җитми», – дигәч, аңа: «Син, абый, намаз укый башла әле», – дип әйткән идем. Ул миңа, гаҗәпләнеп: «Ничек инде көндезен намаз укыйм, кичен аның янына чабаммы?» – диде. Аңа янә: «Син, абый, намаз укый башла әле. Намаз укымауның гөнаһысы зина кылудан зуррак. Биш намазыңны укый башлагач та, килерсең миңа. Бергәләшеп сөяркәңнең өенә барырбыз да, шыпырт кына сезгә никах укыр­мын», – дидем. Ул өмет белән ки­теп барды. Абый намазларда еш күренә башлады. Өч-дүрт айлап вакьгг үткәч, аңа үзем килдем һәм: «Кайчан никах укытабыз инде?» – дип сорыйм. Ул миңа, елмаеп: «Минем аның янына бар­ганым юк, хәзрәт», – диде. На­маз кешенең күңелен төзәтә, тө­зек күнел яман эшкә тартылмый. Намаз укудан куркырга кирәкми. Кайбер хатын-кызлар: «Мин на­мазымны укыр идем, әмма яулык ябынып йөри алмыйм», – диләр. Намаз укымауның гөнаһы яулык­сыз йөрүгә караганда – йөз, бәл­ки мең тапкырга күбрәк. Намаз вакыты кергән икән, яулыгыңны яп, күлмәгеңне ки дә намазыңны укы. Намазың ихлас булса, яулы­гын да бәйләрсең, иншә Аллаһ. Аллаһы Тәгалә беренче адым­ны бездән көтә, икенчесен безгә таба Үзе ясый. Раббысына якынаю юлын эзләүчене Ул Үзе якынайта.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА.

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *