Ун алтын кагыйдә

  1. Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
  2. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр.
  3. Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк!
  4. Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә – әдәплелек ул.
  5. Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер.
  6. Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр.
  7. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр.
  8. Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия – өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икен­чесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе шулай ук мөгаллимнәр­дән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан.
  9. Гүзәл холыкларның иң гүзәле – гаделлектер.
  10. Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.

Ризаэддин ФӘХРЕДДИН.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *