Хәким хәзрәт, яки геннар хәрәкәте… (Мөхәммәт МӘҺДИЕВ)

Безнең авыл (Гөберчәк) дүрт кисәктән формалашкан: түбән оч арлары (удмуртлар) – Ислам динен кабул иткәннәр, аргыяк керәшеннәре (болар һич тә Иван Явызга кагылышлы түгел, чукындыруга кадәр үк «керәшен» дип йөртелгәннәр), «Күкчә очы» һәм безнең урам. «Күкчә очы» дигәне Кесмес елгасына таба ыргылган яшел тау битендәге оч – мин архивлардан эзләп таптым. «Күкчә» дигән авыл булган безнең авыл янында. Шулай, безнең авыл, большевикларча әйтсәк, «интернациональ» булган, тарихи булган. Ул авылны әле Пугачев явы да узган, авыл ирләре әле илле-алтмыш чакрымга кадәр аңа ияреп тә барганнар. Пугачевны чисти милли герой ясап бетердек бит инде әдәбиятта, фактта – бик тә тәртипсез бер казак бит инде! Бүгенге следовательләр шул Пугачевның «пра-пра-пра оныклары» белән, шуларның эшләре белән мәшгуль бит инде!

…Хәким хәзрәтне Кышкар мәдрәсәсен тәмамлагач, Уфадагы Диния нәзарәте безнең Гөберчәк авылына имам-хатиб итеп җибәргән.Хәким хәзрәткә кадәр безнең авылда мулла булмагандыр дип уйлыйм мин. Ул бик хикмәтле кеше булуы өстенә, шәп тавышлы вәгазьче дә булган.

Хәким хәзрәт «по назначению» безнең авылга күчкәндә үзе белән фән-гыйлем өчен бик кыйммәтле бер кулъязма алып килгән. Ул – «Кыйссаи Йосыф» поэмасының бер варианты. Бу – фән өчен табыш.

…1983 елда безнең фән-гыйлем өлкәсендә тарихи зур бер вакыйга булды: СССР дигән империя территориясендә йөз илле тугыз һәм чит илләрдә сакланган ике кулъязмага нигезләнеп, Г.Ибраһимов исемендәге институт «Кыйссаи Йосыф» дигән шәп бер китап чыгарды. Андый супер тышлы китапның безнең татар тарихында беренче күренүе иде кебек. Йа Хода! Шул гыйльми хәзинәдә «№37» булып безнең Гөберчәк авылында Хәким хәзрәт архивыннан табылган бер вариант теркәлгән! Шундый затлы, кыйммәтле җыентыкка Хәким хәрәт, аның кулъязмасын саклаган килене Хәдичәтти һәм шул кулъязманы эзләп тапкан мин мокыт аспирантның исеме теркәлгән! Без өчәү – Хәким хәзрәт, аның килене Хәдичәтти, аспирант Мәһдиев – шундый дөньякүләм әһәмиятле китапка кергәнбез! Бу китапны мин Германиягә, Финляндиягә берничә кешегә бүләк итеп җибәрдем. Ул китапның текстын әзерләүче, комментарийлар бирүче кеше зур галим Фазыл Фәсиев иде. Бу галим беркайчан да трибуналарга бәреп чыкмады. ул һәрвакыт гади булды. әмма ул татар халкына, аның әдәбиятына һәйкәл салды! Андый кешене, гадәттә, телгә алмыйлар, исемнәр бирмиләр, лауреат ясамыйлар. Фазыл ага Фәсиев безнең Хәким хәзрәт күчереп язган кулъязманы шундый абруйлы китапка теркәгән. Анда болай язылган:

«Кыйссаи Йусеф вә Зөләйха. 1961 елның августында ТАССР Арча районы Гөберчәк авылында Хәдичә Вәлиуллинадан (дөресе – Вәлигуллина–М.М.) алынды. Аның кайнатасы Хәким мулла 1917 елларда үлгән. Әтисеннән, бабасыннан җыелып килгән дәфтәрләрне, китапларны сакларга килене Хәдичәгә биреп калдырган» («Кыйссаи Йосыф», 1983, 441 бит).

Татар әдәбияты тарихына кердекме без Хәким хәзрәт белән? Ф.Фәсиев керттеме безне әдәбият тарихына? Мин моңа бик шат, башкача мин халкыбыз тарихына ничек керер идем? Мине бит фән-гыйлем дөньясыннан артыма тибеп кудылар… Шатлана-шатлана изделәр.

Хәким хәзрәтнең өч улы булган. Нурислам һәм Шәйхелислам. Өченчесенең исемен авыл хәтерләми инде. Аны «запросто» авылча «шәкерт» дип йөрткәннәр. Иң олысы Нурислам Беренче бөтендөнья сугышыннан яраланып кайтып үлгән. Аның хатыны Хәдичәтти өч бала – Гатикә, Шамил, Вәгыйз белән утырып калган. Шәйхелислам исә әтисе Хәким хәзрәт янына мөәзин булып урнашкан. Ул шулай ук Кышкарда гыйлем алган. Хәким хәзрәтнең кече улы акылга бераз сәеррәк булган. Дин тоткан, өйләнмәгән. Халык белән аралашмаган. Сәер гадәтләреннән берсе менә бу: безнең авыл калын кара урманнан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Шул урман эченнән безнең авылга бер елга килә, халык ул елганы «Югары су буе» дип атый. Ике чакрымлы болыннан агучы ул елга үз юлында кечкенә-кечкенә күлләр ясап килә.

Шул күлләрнең иң ерагына – урман буендагысына – шәкерт абзый, көн саен бер тапкыр барып, тәһарәт алу өчен комган белән су алып кайта икән. Югыйсә, бакча башларында гына, тау астында гына челтерәп көмеш сулы чишмә ага. Халык теге күлне «Шәкерт күле» дип атаган. Әле дә шулай. Тик инде «Югары су буе»нда су гына бетеп маташа…

Шәйхи мөәзин дә бераз сәеррәк кеше иде. Бу турыда бераздан язармын. 1915 елда Хәким хәзрәт авырып китә. Гөберчәк мәхәлләсендә (безнең авылның рәсми исеме «Кечкенә Му», бездән түбәнрәк Кесмәс буенда «Иске Му», димәк, безнең бабайлар шуннан күчеп утырганнар), шулай итеп, мулла урынына вакансия ачылган. Бу хәбәрне күрше Сикертән авылы остабикәсе Шәмсеҗиһан карчык ишеткән. Аның, яшьли тол калган остабикәнең, ике улы сугыш кырында икән, ул арада ун ел Сатыш мәдрәсәсендә укыган, ике ел Арчада рус-татар мәктәбендә белем алган, солдат хезмәтен үткән, Осиновые Гаи авылында (монда 1923 елда Зоя Космодемьянская туган, хәзерге Тамбов өлкәсе) татар байлары Хәсәновларның балаларына русча, татарча, гарәпчә дәресләр биргән өченче улын да сугышка озаталар. Карчыкка кемдер шундый информация биргән: Дәүләт Думасының кайсыдыр бер чакырылышында депутат Садри Максуди татар-башкорт муллаларын хәрби хезмәттән, сугышка чакырылудан азат итү турында закон чыгартуга ирешкән. Тол остабикә, коточкыч зур энергия туплап, Гөберчәк авылына йөгергән һәм авыл халкыннан приговор җыйдырткан (миндә бу документ саклана). Ул приговорда болай әйтелгән: «Без, Мамадыш өязе Малый Муй авылы кешеләре, Казанский воинский начальниктан сорыйбыз: безнең мәхәллә мулласыз калды. Безнең күрше авыл егете, мәдрәсә тәмамлаган Сөнгатулла Бәдретдин улы әле генә сугышка алынды. Аны хәрби хезмәттән азат кылып, безнең мәхәлләгә мулла итеп билгеләргә кирәк. Үтенечебезне кире какмасагыз иде». Йөздән артык исем-фамилия.

Төгәллек, игътибар менә кайчан булган: воинский начальник бу документны әлеге солдат артыннан озаткан. Алатырь шәһәрендә резервта торган полкка бу документ килеп җиткән һәм резолюция: «Рядовой солдат Сөнгатулла Бәдретдин улын армия хезмәтеннән азат итәргә».

Гөберчәк авылына белемле, таза, дөнья күргән (Мәкәрҗә ярминкәләрен, Вильнюс шәһәрләрен күргән, Казанда «Болгар» номерларында яшәп алган) утыз яшьлек буйдак егет мулла булып килгән. Хәким хәзрәттән мәчет ачкычын кабул итеп алган, аның улы Шәйхи мөәзин белән бергәләп эшкә тотынган.

Ләкин сүзебез Хәким хәзрәт нәселе турында. Сөнгатулла бик каты холыклы, дин-әдәбият, рус теле, гарәп теле буенча бик тә әзерлекле кеше була. Шәйхи мөәзиннең бер омтылышында ул катгый рәвештә киртә куя: мөәзин абзыйның фал ачарга сәләте була, ләкин ул анда Коръәннән файдалана. Яңа мулла моны тыя: Коръән ул изге китап, ди, аннан файдаланып, табыш җыярга ярамый. Фал ачкан өчен икешеләр түлиләр бит: йә акча, йә сөт-май, йә йомырка бирәләр. Әлеге мулла 1937 елда юкка чыгуга, Шәйхелислам абзый (мәчет инде эшләми, аны мәктәп, клуб иттеләр, бераздан манарасын да кистеләр) Коръән тотып «китап ачып» йөри башлады.

Җәйнең матур бер көнендә ул безгә дә керде. Безнең өйдә Коръән гел өстәлдә була иде. Һәм ул кулына Коръән алды. Хәзер мин, хөрмәтле укучыларым, сезгә гаҗәп бер хәл сөйлим. Минем әдәбиятта ялганлаганым юк (тормышта, яшь чакта булгалый иде: берәр җирдән соң гына кайтасың, гаиләңә «партсобрание» булды дисең…).

…Ике көн элек кенә минем сул як күкрәккә сызлавык чыккан иде һәм мин, бик сызланып, әни янында гына йөргән идем. Миңа сигез яшь, йортыбыз зур бакча түрендә, урамнан ерак, без латышлар, эстоннар, финнар шикелле аерым хуторда яшәдек. Ул елларда, ни сәбәпледер, балаларга гел сызлавык чыга иде.

Шәйхелислам карт «бисмилла» әйтеп кулына Коръәнне алды һәм шап итеп урта бер җирен ачты да, өстән юлларын санап китте һәм әни белән миңа өч фараз әйтте.

Ул Коръән юлларын болай санады:

– Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җ-җ-җидәү… Вау килсә, бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр. Капкадан кергәндә зәхмәт җиле кагылган икән, шуңа күрә бераз сырхаулап тора икән. Әти кешенең Гарәбстанда җимеш бакчасы эчендә яшәве күренә.

И, безнең шатланулар! Илле ел узгач кына, КГБ полковнигы, дөньяның юньле, игелекле егете Ренат Гайнетдинов мине әтинең «дело»сы белән таныштыра: әтине 1938 елның 5 гыйнварында ук Черек Күл подвалында атканнар. Менә сиңа Гарәбстан, менә сиңа җимеш бакчасы! Бәлки аның рухы, җаны рәхәттәдер?

Ләкин алга таба тыңлыйк әле бу фалчыны… Тагын шап итеп Коръәнне ача бит әле ул. Тагын өстән юллар саный:

– Берәү, икәү, өчәү… җ-җ-җидәү… Вау килсә, бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр… Бу малаегызның сул ягында бер авыруы бар икән. Ләкин, хафаланмагыз, ул авырудан ике көн узгач котылырсыз.

Без – телсез. Миңа чыккан бу сызлавыкны әнидән башка бер кеше дә белми иде әлегә. Әле әнигә кагылышлы бер сүз дә юк.

Яңадан шап итеп Коръәннең бер бите ачыла һәм яңадан шул ук сүзләр:

– Берәү, икәү, өчәү… җ-җ-җидәү… Вау килсә, бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр. Ерак туганың белән очрашу көтелә, сиңа бер бүләк килә, ул бүләк инде юлда.

Фалчы саубуллашып чыгып китә.

Икенче көнне төш вакытында капкадан чибәр бер ир килеп керә: кулында затлы сумка, үзе ак күлмәктән, җиңнәрен сызганган, кара шәп чалбардан, ялтыравыклы штиблетлар кигән.Мыеклы. Бу – заманында Казанда мәшһүр Кәримовлар нәшриятында конторщик булып хезмәт иткән, Совет власте елларында Казахстанның Чалкар шәһәре потребсоюзында бухгалтер булып эшләүче Габдрахман Сафин – әнинең бертуган абыйсы. Саба районы Түбән Симет авылы егете.

Күрешеп алуга, ул, сумкасын ачып, әнигә бер төргәк тоттырды.Ул төргәктә, ничә метр булгандыр, әнигә күлмәклек иде. Крепдешин булдымы икән, әллә маркизет булдымы?

Шәйхи мөәзин әнә шул «визиты» белән минем хәтердә яши. Аларның нигезендә инде, минем белүемчә, өченче чит гаилә, болар нәселенә катнашы булмаган гаилә яши. Ул нигез яшәргә тиеш…

Хәким хәзрәтнең өлкән улы Нурислам абзый малайларының язмышы гыйбрәтле. Алар – Шамил, Вәгыйз бик юньле егетләр иде. Шамил абый 1939 елгы Польша кампаниясендә катнаша, аннан – Ватан сугышында. Вәгыйз абый Ватан сугышына китә, ни гаҗәп, икесе дә әсирлеккә төшәләр. Вәгыйз абый Финляндиядә уздыра әсирлектәге көннәрен. Хәдичәтти, ике улын югалтып, бер хәбәрсез яши. Ләкин Ходай Тәгалә Хәким хәзрәтнең оныкларына мәрхәмәт күрсәтә: НКВД лагерьларын узган ике малай да әниләре янына кайтып төшәләр. Шамил абый Красноярск краенда өйләнеп, шунда эшкә калган, Вәгыйз абый исә илленче-алтмышынчы елларда колхозда бригадир булып эшләде, акыллы, әдәпле балалар үстерде, дөньядан инде китеп барды.

Хәким хәзрәт «геннары» (ягъни нәселдән килүче сыйфатлар) кайда соң, кемдә соң, дип сорарсыз…

Хәким хәзрәтнең оныгы Гатикә апага инде сиксән яшь бардыр. Аның беренче кызы – Наиләне мин әле бәби арбасында тартып йөреп йоклата идем. Әбисе Хәдичәтти миңа шулай кушкалый иде, минем кечкенә чак, сыерыбыз юк. Хәдичәтти оныгын тирбәтеп йөртән өчен миңа катык бирә иде. Хәдичәтти дә, Гатикә апа да баланы йоклатыр алдыннан болай көйлиләр иде:

– Аллаһу, Аллаһу (шуннан соңгы сүзләрен хәтерләмим).

Әнә шул Аллаһуны тыңлап үскән Наилә, 1951 елда район үзәге Яңа Чүрилегә килеп, минем бертуган абыемның бишек балаларын караша. Аннан, балалар инде тәпи йөри башлагач, үз эшенә керешә: сәүдәгәр була, буфетта хезмәт итә.

…1994 ел, август.. Улым Искәндәр Төркиядән, укудан кайтты. Ике-өч көн адаптация узгач, миңа әйтә:

– Әти, мин өйгә ике кызны кунакка чакырыйм әле, – ди. Мин алар белән Измирда, Истанбулда күрешкәләдем…

Без мондый кызларны «яшел ут» биреп каршы алабыз. «Кызлар» дигәнебез әле мәктәп яшендәге бала-чагалар гына икән.

Һәм бер кичне безнең әле генә күчкән тәртипсез яңа фатирыбызның зур залында, чәй өстәле янында әдәпле генә ике кызчык минем улым белән сөйләшеп, чәй эчеп утыра… Без, картлар, аларга комачау итмибез. Сөйләшсеннәр, рәхәтләнеп утырсыннар. Ләкин тарихны онытмасыннар бу юньле балалар.

Боларның берсе Әмир Мәхмүдов дигән галимнең Төркиядә гыйлем эстәүче кызы икән. Бу кызның әнисе, миндә укып, университетта миңа имтиханнар тапшырган иде. Әлбәттә, тәртипле, әдәпле бала.

Икенчесе… Минем язмам шушында тәмам. Икенчесе… Хәким хәзрәтнең оныгыт Гатикә апа кызының оныгы Зөлфия икән. Абыстайларча бөркәнгән ак яулыгын башыннан салмады. Сораштым: монда Казанда дин өйрәнә, гарәп, төрек телләрен өйрәнә, менә тиздән яңадан Төркиягә җыена икән. Әнисе Әлфия Казан мәчетләренең берсендә хезмәт итә икән. Мин бу кызга «Кыйссаи Йосыф» китабын күрсәтә алмадым, өебездә китаплар әле рәткә китерелмәгән иде. Ул арада Зөлфиянең әтисе Хәким хәзрәтнең алтынчы буыны Илдар үз машинасы белән кызларын алырга килеп җитте. Төн йокламыйча мин уйлап яттым: торып зур энциклопедиянең алтынчы томын ачтым, анда 214 биттә «ген» дигән терминга бик зур аңлатма бирелгән. Бу – грек сүзе, нәсел буенча тапшырыла торган сыйфат икән.

1915 елда урынын яшь муллага тапшырган, фән дөньясына мәшһүр поэмабызның бер чыганагын саклап калган Хәким хәзрәтнең алтынчы буыны минем өемдә утырыр дип кем уйлаган? Шул хәзрәтнең, русча әйткәндә, «пра-пра-пра» оныгы белән сөйләшеп утырырмын дип башыма да китерә алмас идем.

Минем хатам – бу балага мин ерак бабасының кыйммәтле бер кулъязма саклап алып килгәнен сөйләми калуым. Килер бер вакыт, Казан шәһәрендә мәшһүр Колгали шагыйрьгә һәйкәл салырлар әле. Ләкин аның исемен татарча гына язарга кирәк. Рус кешесе аның исеме язылган урамнан узганда «Кол Гали», ягъни Галя исемле кызчыкның мәктәптә алган начар («берле») билгесе дип аңлый. Хәер, тулы иреклек алсак, безнең мәйданнарда Йосыфка да, Зөләйхага да матур лирик, моңлы һәйкәлләр куелыр әле.

…Геннар яши икән. Хәрәкәт итә икән. Мин моңа бик шат.

Сентябрь, 1994.

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Фотосурәт: http://shahrikazan.ru/.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *