Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылу — рухи дәрәҗәләргә ирешү юлы

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин әфзалил әнбияи үә хаатәмил мүрсәлииин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи әҗмәгыйн.

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкераналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең әфзалы һәм бөтен пәйгамбәрләрнең соңгысы булган, безгә бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтеп калдырган сөекле, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләәмү галәй­күм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә карата мәхәббәт һәм ихласлылык Ислам динендә төп әхлакый сыйфатлар булып тора. Ошбу сыйфатлар Раббыбызга хезмәт кылуда чагылырга тиеш. Аллаһы Тәгаләгә хезмәт кылу — ул бөтен шәригать боерыкларын үтәү: намаз уку, ураза тоту, Коръән уку, зикер әйтү, шулай ук хәрамнардан тыелу. Ләкин кешелек вазыйфалары болар белән генә чикләнми. Рухи дәрәҗәләргә ирешер өчен, Аллаһы Тәгаләнең мәхлукларына риясыз, ягъни фәкать Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылырга кирәк. «Аллаһы Тәгаләне ничек танып белергә була?» дигән сорауга бер вәли (изге кеше) болай дип җавап биргән: «Яратылган җан ияләре никадәр булса, Аллаһы Тәгаләгә алып бара торган шулкадәр юллар да бар. Әмма иң кыска юл — Аллаһы Тәгаләнең мәхлукларына хезмәт кылу, аларны рәнҗетмәү һәм аларга шатлык, сөенеч китерү юлы», — дигән. Әгәр Аллаһы Тәгаләгә карата чын мәхәббәт булса, бу күңелдә барлык мәхлукларга да ихлас мәхәббәт булачак.

Хезмәт — ул рухи дәрәҗәләргә ирештерә торган бер баскыч булып тора. Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылган кешеләрнең исемнәре онытылмый. Аларны искә алганда, күңелләр соклана, аларга карата хөрмәт арта. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:

«Дөреслектә, иман китереп, игелекләр кыл­ган­нарның күңелендә мәрхәмәтле Аллаһ (бер-берсен) сөю хисен уятачак» («Мәрьям» сүрәсе, 96 нчы аять). Әгәр Аллаһы Тәгалә бер бәндәсен яратса, аңа карата башка кешеләрнең күңелләренә мәхәббәт сала. Аллаһы Тәгалә үзенең сөйгән бәндәләрен беркайчан да ярдәмсез калдырмавын онытмаска кирәк. Шундый кешеләрнең догалары кабул була һәм алар эзсез китми. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, аның сәхабәләре һәм әүлияләр турындагы күп кенә риваятьләр телдән телгә, китаптан китапка күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Бу бөек кешеләр турында Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең түбәндәге хәдисендә әйтелгән: «Үз халкына хезмәт кылган кеше — шул халыкның хуҗасы, дәрәҗәле кешесе» (Дәйләми, Муснад).

Газиз дин кардәшләрем! Пәйгамбәребез га­ләй­һиссәләм гомер буе кешеләргә хезмәт кылган һәм үзенең үрнәге белән кешеләрне дә хезмәткә чакырган. Мәсәлән, Мәдинә шәһәрендә беренче мәчет төзелешендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм барлык эшчеләр кебек үзенең мөбарәк җилкәсендә авыр ташлар ташыган. Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне бу эштән азат итмәкче булсалар да, Расүлуллаһ галәйһиссәләм бу изге эштә катнашкан.

Бу дөньяда һәрбер кешенең үз вазыйфасы бар. Аллаһы Тәгалә кешеләргә башка кешеләр аша ярдәм итә. Аллаһы Раббыбыз матди һәм рухи нигъмәтләрне биреп, шул нигъмәтләрне башкалар белән бүлешергә куша. Әгәр мөселман кемгә дә булса ярдәм итсә, димәк, ул Аллаһы Тәгаләнең әманәтен тапшырган була. Ярдәм иткән кеше һәм ярдәмне алган кеше дә әүвәл Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылырга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә берсенә изге гамәл кылырга насыйп итте, икенчесенә үз проблемасын хәл итәргә ярдәм итте.

Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылу — җиңел эш түгел. Кайвакыт сукыр, ә кайчагында чукрак булырга кирәк. Һәрвакыт ярдәмчел булу өчен кеше үпкәләмәскә өйрәнергә тиеш. Кеше үзендә Коръәндә макталган сыйфатларны булдырырга (тәрбияләргә) тиеш. Комсызлык, көнчелек, тәкәбберлек калебнең сырхаулары булып тора. Бу рухи авыруларны зикер, хәмед һәм шөкер белән дәвалап була.

Зикер — Аллаһы Тәгаләне һәрдаим истә тоту. Зикер кылган кеше ихтирамга лаек булмаган гамәлләрдән ерак була. Әгәр дә ул Аллаһы Тәгаләне онытса, ачулы, явыз, саран һәм гөнаһлы гамәлләргә хирыс булган кешегә әверелә.

Коръәндә, барлык мәхлуклар үзләренең Раббысын мактыйлар, дип әйтелгән. Хәмед — Аллаһны мактау. Аллаһны мактау сүзләре белән Коръәннең беренче сүрәсе башлана.

«Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһы Тәгаләгә тиешле» («Фатиха» сүрәсе, 2 нче аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үз сүзләрен Аллаһка мактау сүзләре белән башлый иде. Әгәр эш башында Аллаһка мактау сүзләре әйтелмәсә (бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим), ул эш бәрәкәтсез булырга мөмкин. Әнәс бин Мәликтән (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең түбәндәге хәдисе риваять ителә: «Һәрбер ашаган ризык кисәге өчен Аллаһка мактау сүзләрен әйткән кешедән Аллаһ разый булачак» (Мөслим).

Шөкер — Аллаһка шөкрана кылу. Кеше төрле гамәлләр белән шөкрана кыла ала. Аллаһны сөйгән кеше Аның ризалыгы өчен бөтен нәрсәне бирергә әзер. Бай кеше малы белән ярдәм итә, белемле кеше гыйлемен тарата. Иң күп шөкрана кылучылар — Аллаһ нигъмәтләренең кадерен белүчеләр. Алар гына, чын мәгънәсендә, Аллаһка шөкерана кылалар, Аллаһ юлында хезмәт кылалар һәм үпкәләмиләр.

Мөхтәрәм җәмәгать! Әгәр дә кеше Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылса, ул мин-минлектән пакьләнә һәм кешеләрнең хата-кимчелекләрен күрми башлый. Мәсәлән, Мәгъруф Кархи (Аллаһның рәхмәтендә булсын) исемле остаз тормышыннан үрнәк китерергә мөмкин. Ул әйткән: «Әгәр Аллаһ үз бәндәсен сөйсә, Ул аңа изге гамәлләр ишеген ача». Бер көнне Мәгъруф Кархи өенә бер авыру карт килә. Мәгъруф Кархи аны ашата, ял итәргә тәкъдим итә. Бу карт остазның йортында яши башлый. Карт төннәр буе, түзеп тормаслык авыртуларга чыдый алмыйча, бик каты улый, йорт әһелләренең берсе дә тыныч йоклый алмый. Карт бик кире һәм көйсез була. Барлык кешеләргә дә кычкыра һәм барысына да комачаулый. Йорт әһелләре акрын гына йорттан китә башлыйлар. Өйдә йортның хуҗасы, ягъни Мәгъруф Кархи һәм аның хатыны гына кала. Мәгъруф Кархи көне-төне бу картка хезмәт кыла, һәрвакыт аның күңелен табарга тырыша. Бервакыт ул, хәлсезләнеп, картның урын-җирендә йоклап китә. Карт бу хәлне күргәч: «Бу нинди кешеләр? Бу нинди монафикълар? Тыштан изгеләр булып күренәләр, ә эчтән әшәкеләр икән. Башкаларга нәсыйхәтләр бирәләр, ә үзләре шәригать боерыкларын үтәмиләр. Бу да менә йоклап китте. Минем турыда бер дә уйламый. Миңа ничек авыр булганын ул белә микән?» — дип ачулана башлый.

Мәгъруф Кархи бу сүзләрне тыңлый, ләкин ишетмәгән кебек аңа хезмәт кылуны дәвам итә. Әмма аның хатыны түзә алмый һәм иренең колагына болай дип әйтә: «Ничек инде бу шыксызлыкка, ямьсезлеккә түзәргә була? Сез ишеттегезме яхшылыкны белмәүче бу картның сүзләрен! Әйтегез аңа, безнең йорттан китсен. Яхшылыкның кадерен белгән кешеләргә генә ярдәм итәргә кирәк».

Мәгъруф Кархи дәшмичә хатынының сүзен тыңлый да, елмаеп әйтә: «Ни өчен син аның сүзләренә үпкәлисең? Ул миңа кычкырды бит, миңа карата әдәпсезлек кылды. Аның сүзләре миңа бернинди зыян китермәде. Син күрәсең бит, аңа бик авыр, хәтта тыныч йоклый алмый. Бел шуны: үзе газап­ланган һәм башкаларны да газаплаган кешеләргә хезмәт кылу, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булу — олы бер сәнгатьтер», — ди.

Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында болай дип әйтә:

«Аллаһының үзенә ихлас гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз. Ата-анага, якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган һәм кардәш булмаган күршеләргә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек кылыгыз. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһы, әлбәттә, сөйми» («Ниса» сүрәсе, 36 нчы аять).

Эссе көннәрнең берсендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең сәхабәләре белән сәфәр кыла. Бу көнне аларның күпчелеге нәфел уразасында була. Сәхабәләр, бик каты арыганга күрә, бераз ял итәр өчен бер урында туктыйлар һәм йокларга яталар. Уразага кермәгән сәхабәләр ураза тотучы сәхабәләр тәһарәт ала алсын өчен су ташый башлыйлар. Кояш нурларыннан саклау ниятеннән чатырлар куялар. Ифтар вакыты җиткәч, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтә: «Бүген ураза тотмаучылар ураза тотучыларга караганда күбрәк савап алдылар» (Мөслим).

Ярдәмне вакытында бирергә кирәк. Аллаһка чын күңелдән ышанган кеше мөрәҗәгать итүне көтми, ярдәм итәргә үзе килә. Күп вакытта кешеләр ярдәм сорарга оялалар. Әгәр дә кешенең күңеле саф булса, ул күңел ярдәмгә мохтаҗ булганны үзе күрсәтә.

Ихлас хезмәт кылучыларның берсе Әхмәд Рифаи (Аллаһның рәхмәтендә булсын) исемле вәли бар иде. Ул һәрвакыт үз юлында очраган кешеләргә: «Әс-сәламү галәйкүм», —  дип сәлам бирә иде. Әгәр дә үз мәхәлләсендә бер кеше авырый дигән хәбәрне ишетсә, шул авыру кеше янына бара һәм аңа кулдан килгәнчә хезмәт кыла иде. Әгәр юлда бер сукыр кешене очратса, ул аны кирәк җиргә озатып куя иде. Ул һәрвакыт олы кешеләргә хезмәт кыла һәм үзенең укучыларына Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең хәдисен китерә иде: «Олы кешегә хөрмәт һәм ярдәм күрсәтүчегә Аллаһы Тәгалә, үзе олыгайгач, аңа да шулай ук ярдәм итәрлек кешене билгеләп куяр» (Тирмизи). Шуны онытмаска кирәк, Аллаһ Аның ризалыгы өчен хезмәт кылган кешене үз рәхмәтеннән ташламый, бу дөньяда ук бүләкли.

Беркөнне юмартлыгы белән танылган Габдуллаһ бин Җәгъфәр (Аллаһ аннан разый булсын) исемле сәхабә үзенең бакчасына барган вакытта икенче бер бакча янында туктала. Анда бер кара тәнле яшь кол эшләгәнен күрә. Бу кол янына бер эт килә. Егет аңа үзендә булган барлык ипи кисәкләрен дә биреп бетерә. Габдуллаһ бин Җәгъфәр, бу егет янына килеп, аңа сорау бирә: «Син үз хезмәтең өчен көнгә күпме ипи аласың?» «Өч кисәк ипи», — дип җавап бирә егет. «Ни өчен син барлык ипи кисәкләреңне бу эткә бирдең, үзеңә берни калдырмадың?» Егет әйтә: «Биредә этләр йөрми. Бу хайванның ерак җирдән килгәнлеген аңладым. Ул ач иде, һәм мин аны бик кызгандым. Аның тук булуын теләдем, мин исә бер көн ризыксыз да тора алам. Ураза тотачакмын». Габдуллаһ бин Җәгъфәр бу кара тәнле яшь колның сүзләрен ишеткәч әйтә: «Мине юмартлыкта мактыйлар, ә бу егет миннән дә юмартрак, үзенең бөтен малын Аллаһ юлында сарыф итә. Мин биргәндә, үземдә мал кала!» Габдуллаһ бин Җәгъфәр бу яшь колны һәм бакчаны сатып ала. Шуннан соң колны азат итә һәм бакчаны аңа бүләк итә. Шулай итеп, бер мизгелдә кол байга әверелә. Егет үзенең изге гамәле аркасында бу дөньяда ук байлыкка ия булды, иншә Аллаһ, ахирәттә дә югары дәрәҗәләрдә булыр.

Гобәйдуллах Әхрар (Аллаһның рәхмәтендә булсын) сөйләвенчә, аңа бервакыт базарда берәү, килеп: «Мин бик ач, Аллаһ ризалыгы өчен ашата алмассың микән?» — ди. Ул вакытта Гобәйдуллах Әхрарның иске чалмасыннан башка бернәрсәсе дә булмый. Ул, чәйханә хуҗасына барып: «Иске булса да, чиста чалмамны ал да, әлеге ач кешене ашатып җибәр әле», — дип сорый. Чәйханә хуҗасы бу мохтаҗны ашата һәм чалманы кире кайтарырга тели, ләкин Гобәйдуллах Әхрар аны кире алмый. Үзенең дә бик ашыйсы килгән булса да, мохтаҗның ашаганын сабырлык белән генә көтеп тора.

Нәтиҗәдә, Гобәйдуллах Әхрар (Аллаһның рәх­мәтендә булсын) Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән зур байлык иясенә әверелә. Аның кырларында меңләгән эшчеләр хезмәт итсә дә, ул шундый ук гади яшәү рәвешен алып бара һәм Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылучылар рәтендә беренчеләрдән санала.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Аллаһка вә Ахирәт көненә ышанганнар, игелеккә өндәүчеләр, яманлыктан ваз кичтерүчеләр, игелекле эшләрдә ярышучылар — менә шулар изгеләрдер» («Гыймран» сүрәсе, 114 нче аять). Өммәтебезне Аллаһы Тәгалә Аның юлында хезмәт итү белән бүләкләсен. Безнең аша мохтаҗларга терәк күрсәтсен, безне дә әлеге һәм киләсе дөньяда бәхеткә лаек булган кешеләр белән якынайтсын иде!

Нияз хәзрәт Сабиров,

Казандагы Апанай мәчете имам-хатыйбы.

«Табын.Вәгазьләр җыентыгы», 2013 ел.

Фотосурәт: www. apanay.tatar

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *