Теләгәндә әмәле табыла

Без, милләт язмышына битараф булмаганнар, һәрвакыт — юбилей кичәләре булсынмы, берәр шәхесне соңгы юлга озатабызмы — аның сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлый, соклана һәм авыр сулый идек. Фикерләр төрле, шулай да: “Их, бу кеше мәдәният яисә мәгариф министры булса, күпме игелек эшләр,  телебезне үстерүгә, саклауга күпме өлеш керткән булыр иде”, дигәненә һич беркем күңелендә каршылык юк. Бар инде, бар, татар хәтле татар булсын да, каршы чыкмасынмы?! Ул бит сельхозник, диләр иде, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше.

Язмамны исемен әйтеп башламасам да, беренче җөмләдән үк сүзнең Марат Готыф улы турында барганын чамалагансыздыр. Менә шул кеше – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов — Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе итеп билгеләнде. Шулай итеп, бу күптән, бик күптән булырга тиешле хәл тормышка ашырылды. Димәк, Татарстан Президенты да нәкъ менә безнең кебек уйлый. Күзәтеп, күреп тора. Башка чара юк, мәсьәлә тулысынча өлгереп җитте, һәм ул комиссия Президент каршында оешты. Моңа инде Марат Әхмәтовтан да кулайрак кешене табып булмас иде. Комиссиягә 35 әгъза сайланды. Хәер, бу бөтен татар эше. Бездә гомерләрен шул эшкә багышлаган кешеләр бик күп. Комиссия оешты, дип кенә, аларның берсе дә бу изге эштән читләшмәячәк, киресенчә, артта терәү барлыгын тоеп, тагын да тырышыбрак эшләячәк. Эшләгәне аның, комиссия рәисе, әгъзасы булса да-булмаса да, эшләде. Без еш кына эшне бөтен дөньяга сөйләп, фаш итеп эшлибез. Шулай итеп, сөйләнә-сөйләнә, ул онытылып та китә. Эшне аны алдан җиренә җиткереп эшләргә, аннары мактанырга кирәк. Телне аны мәктәп, гаилә, ата-аналар саклый, үстерә дисәк, бу бер яклы гына килеп чыга.  Мәктәпләребез дә, дәреслекләребез дә булыр. Аллаһ кушса, акча да булыр. Эшне дөрес итеп башлап җибәрү кирәк. Эш мәктәпкә, татарча укуга, бигрәк тә татар теле укытучыларына йөкләнсә, бер нәрсә дә барып чыкмый.  Бу комиссиядән  татар милләтен саклап калу, башка милләтләргә, шул исәптән дәүләт тотучы милләт вәкилләренә дә үрнәк булу, дөрес юлны күрсәтү сорала. Аларның да бетеп, югалып, көлкегә калулары бар.

Телевидение тапшырулары да — кеше көлкесе, без әле алай түгел. Әзме-күпме ярым шәрә сәнгатькәрләребезне исәпләмәгәндә ярый. Әле ул үткәндәге тапшырулар исәбенә яши. Әгәр хуҗалары яңа тапшыру ясаган саен, экранга чыгып тарелка ватса, күңелгә тияр, килешмәс. Менә бөтен дөнья татарларының “Түгәрәк уен” җыены бар иде. Эшмәкәр Эдуард Ганиев спонсоры булды. “Түгәрәк уен” 10 ел буена татарларны җыеп 2-3 көн фольклор бәйрәме ясады. 500-600 татар монда татарча гына сөйләште, татарча гына җырлады. Тарихын, әдәбиятын барлады. Туган якларына, күкрәк кагып, без татар, Казан үзебезнеке, дип таралышалар иде. Бер елны бу җыен изге Болгар җирләрендә, Спас районында булды. Иртәгә Ураза гаете дигән көнне Болгарга 500 дән артык кеше җыелган иде. Кич белән ул чактагы район башлыгы Камил Нугаев ресторанда затлы ифтар үткәрде. Менә шушы кешенең татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенә керүе, беренче утырышта ук: “Мин Дәүләт Советында татарча сөйләргә максат куйдым”, — диюе күңелгә сөенеч сала. Ул чакта бәйрәм өч көнгә сузылды. Барысы да үзебезнең милли киемнәрдән иде. Гаҗәп югары дәрәҗәдә үтте. Өч көн буена тарихчылар, галимнәр килде. Сатарга алып барган китапларыбыз җитмәде, Казанга кабат кайтып алып килдек, Эдуард Әнвәрович 100 Коръән сорады. Бәясен әйткәч, “Кыйммәтрәк”, диде. “Ярый, яртысы Сездән, яртысы миннән”, — дигәч, көлде, бүгенгедәй күз алдымда тора.  “Юк, — диде. — Миннән өч, сездән бер өлеш”, — диде. Ул аларны ерактан килүчеләргә үзе бүләк итте. Ульян өлкәсеннән Кулаткы — кайчан килсә дә, китапсыз китми, китапка заказлар биреп китә, үз ягында бүләк итә иде. Китап ярата, акчасын җәлләми, татар милләтчеләренә булыша, акча бирә, бал бирә, чын татар байлары кебек гамәл кыла иде. Соңгы мәртәбә Хәния Фәрхине озатырга килгәндә күргән идем, бер кочак кып-кызыл розалар кочаклаган, татарны зурлаганнарны зурлый торган шәхес иде. Үзенең дә бер еллыгына — бу юлы инде Ганиев укуларына — конференциягә Казаннан зур бер автобус төялеп бардык. Андыйларыбыз күп, берсен дә онытырга ярамый. Китәләр бер-бер артлы, китәләр, яңалар өстәлергә, алар урынына эшли башларга тиеш. Бу комиссиядә аерым бер бүлек булсын һәм анда Гөлсинә, Миләүшәләр керсен иде, алар ирләреннән, Татарстан Президентыннан да күбрәк акча эшли торган ханымнар, һәдияләрен нишләтергә аптырап йөрмәсеннәр. Үзләренең матур исемнәрен тарих битләренә кертеп калдыру турында уйласыннар, милләт өчен эш күрсәтсеннәр иде.

Беренче Президентыбызның җәмәгате Сәкинә апа турында әйтәсемне әйтеп, күңелем булганчы матур итеп китабымда да яздым. Ә “бабай”га тапшыра алмадым. Әгәр аның киңәшчесен комиссиягә керткәннәр икән, ул минем якты хыялымны һичшиксез аңа җиткерер. Казанда һичшиксез Сәкинә (“Күңел тынычлыгы” дип тәрҗемә ителә) Шакирә дигән әдәп-әхлак мәктәбе булырга тиеш. Ул матур кеше иде, аның исеме дә мәңгеләштерелергә тиеш. Распутинның “Дезертир” дигән әсәрендә качкынның хатыны, ул да матур кеше, иренә мин дә “дезертир” ди. Ире аптырагач, гаҗәпләнгәч: “Син герой булсаң, мин дә герой булыр идем”, ди. Сәкинә Шакирә исемендәге мәктәп ул, һичшиксез, затлы кызлар, әдәпле, әхлаклы кәләшләр, милләт анасы булырга тиешле милли ханымнар мәктәбе булыр. Бүген шуны Татарстанның аксакалы Минтимер Шәймиевкә җиткерсәгез иде. Ул аңа үзе дә теләп алыначак, мондый мәктәпнең кирәклеген бүген исбатлап тору да кирәкмидер.

Исбатларга тиеш кешеләре дә билгеле. Бер бүлекнең җитәкчесе, КФУ ректоры Илшат Гафуров югары уку йортларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында милли кадрлар әзерләүгә җаваплы. Болар һич тә татар теле укытучылары түгел. Болар татар язмышы, теле, тарихы өчен җан авырткан кешеләр булырга тиеш. Илшат Гафуровның татар язмышы өчен җаны авыртамы? Әгәр авыртса, кайберәүләр “татфилфак”ны йотканда тешләрен шыгырдатканда, үзе башлап йөрмәс иде. Әле бит моңа кадәр затлы, әдәп-әхлаклы милли кадрларны “татфилфак” әзерләде. Җөмһүриятебездә данлыклы колхоз рәисен дә, бүгенге көндә иң-иң оста вәгазьчеләребезне дә нәкъ шул уку йорты әзерләде. Анда әдәп-әхлак бар иде, милли горурлык, милләтне ярату бар иде.

Сүземнең башында ук Марат Готыф улының гомере буена, кайда гына эшләсә дә, кем генә булса да, милләт, тел сагында булуын әйткән идем. Балтачта район башлыгы булганда мәктәпләрдә әдәп-әхлак укытырга дигән карарга кул куйды. Андый карарлар бер генә булмагандыр дип беләм. Балтач мәктәпләренә 5 әр гектар җир бүлеп бирделәр. Татарның педагогикасын һич тә хезмәт тәрбиясеннән башка күз алдына китереп булмый. Теләгән кеше әмәлен таба ул. Балтачта инглиз теле укытучылары җитмәү сәбәпле, гарәп теле керттеләр. Телевизордан Җәлил Зәйнуллин дәресләр бирде. Ник әле бүген телевизордан гарәп телен өйрәтмәскә?! Уку елы барганда бит әле, 1992 елда Балтач мәктәпләрендә икенче чиректән расписаниегә кертелеп әдәп-әхлак укытыла башлады. Элеккеге укытучылар мәктәпләргә кире кайтты. Язучылар, галимнәр, хәтта артистлар Балтач авылларына, бигрәк тә Алан мәктәбенә ачык дәрес карарга килделәр. Шунда мин беренче мәртәбә Готыф абыйны күрдем. Үзе авырып тора иде. Ачык дәрес күрергә килгән. Ул да сөйләде. Татар турында урыс теле дәресендә дә, географиядә дә сөйләргә кирәк дигәне исемдә калган. Балаларда үз милләтенә карата мәрхәмәт-шәфкать уяту, горурлык, тырышлык, тәртип, эш сөючәнлек, уңганлык тәрбияләү беренче бурыч иде. Әдәп- әхлак һәм дин бербөтен булганда гына нәрсәгәдер ирешеп була. Әдәп-әхлак сабагын укытуда да шул мәктәпнең директоры Гүзәл Бариева, Хәсәншәех мәктәбенең элеккеге директоры Готыф абый Әхмәтов, һәм әлбәттә инде, Уфадан яңа гына указ алып кайткан Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап йөрде. Вил абый Казыйхановны эзләп табып, “Иман дәресләре” (Фәүзия апа белән икесеннән) китаплар яздырдылар.  Программалар, дәреслекләре, инде өйрәнерлек тәҗрибәләре бар. Киләбез, сөйлибез, булышабыз, укытабыз, үзебезгә дә чакырабыз, дигән милләтпәрвәрләребез бар. Уфада “Ихлас” мәчетендә инде менә ничә ел читтән торып, елга дүрт мәртәбә җыелалар. Вил Казыйханов исемендәге әдәп-әхлак мәктәбе эшли. Дүрт ел укыгач, педагогика институтында имтиханнар тапшырып, диплом яклыйлар. Дипломлы остазлар булалар, бүген мәктәпләргә психологлар, юристлар гына түгел, беренче чирата әдәп-әхлак укытучылары кирәк.

Бездә дә акча бит инде, мәгариф министрының хатыны урысча (үзе чуаш булса да) дини дәреслек язды. Бөтен Татарстанга тараттылар. Җенем котырды, ярсыдым. Җәлил хәзрәт тынычландырды: “Укытучы план төзи, шул китап белән икесен өстәленә куя һәм “Җәлил хәзрәт дәресләре” буенча сабак бирә”, — дигән иде ул. Шулай эшләнде дә. Бүген иң авырткан җиребез – әдәпсезлек, әхлаксызлыктыр. Телне өйрәнү дә, саклау да, әдәпле-әхлаклы булу да бер дәрәҗәдә авыр. Менә бу афәтле көннәрдә Президент җитәкчелегендә шундый эшкә алынуыбыз күңелләрдә өмет уята, яшисе, эшлисе килә. Милләт булып каласы килә, без дөньяда билгеле халык. Иран китапханәләрендә  йөргәндә үзебезнең галимнәрнең хезмәтләрен күреп, әй сөенгән идек. Без бөек дәүләт тоткан халык. Без инде күп җырладык, күп биедек, Америкага барып җиттек.  Нәфрәттән кала халыкка нәрсә бирде соң? Әнә бер бөегебез: “Яңа җыр конкурсы үткәреләчәк, өч җиңүчегә 200 мең сум күләмендә премия биреләчәк”, — ди. Янәсе, “Бу бәйге дә татар теленә игътибарны бермә-бер арттыра ала”, — ди икән. Исраф акча туздыруларга да бу комиссия чик куяр дип өметләник әле. Дөрес, бездә акча күп, ләкин тел тирәсендә сүз куертып әрәм-шәрәм итәсе түгел. Ә без, матур хыялларга бирелүчеләр, тиз ышанучылар, бу комиссиядән генә зур эшләр көтмик әле, алар белән янәшә, бергә-бергә булыйк.

Шуны белик, без инде элеккечә яши алмыйбыз. Үзгәрергә кирәк. Беребездән гаеп эзләп, үпкәләшеп, төрткәләшеп яши алмыйбыз. Тәүбә итик, гафу сорыйк һәм билне кысып буып, тураеп басыйк. Эшлисе эшләр бик күп, өлгерергә кирәк.

Фәния Хуҗахмәт.

Фотосурәт: www.realnoevremya.ru/

 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *