Гаяз ИСХАКЫЙ: «Тукай… безнең белән бергә, безнең мәдәниятебез, әдәбиятыбыз белән бергә барырга тиештер»

 

1913 елның февраль аенда чыга башлаган «Мәктәп» журналының беренче санын Г.Тукай шигыре ача («Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре»). «Мәктәп»тә шагыйрьнең Гаяз Исхакыйга багышланган «Мөхәрриргә» исемле әсәре дә басыла (1913, 3). Г.Тукай вафатыннан соң бу журнал аның турында истәлекләр, иҗатына багышланган тикшеренүләр биреп бара. Журнал, вафаты «милли әдәбиятыбызны зур бер куәттән мәхрүм итте», дип, аның халкыбыз тарафыннан «иң беренче мәртәбә үзенең әдип шагыйре» итеп танылганлыгын билгеләп үтә. Журналның мәктәптә Тукай иҗатын өйрәнүгә дә игътибары зурдан була: шагыйрьнең мәктәпләрдә тоткан һәм тотачак урыны, аның ана телен үстерүдәге хезмәте калку итеп күрсәтелә. «Габдулла Тукайның теле ачылуы вә аның сабак башлавы» исемле мәкаләдә (1914, 6), мәсәлән, мондый юлларны укыйбыз:

«…Ана телен укыр өчен вә ятлар өчен «иң яхшысын» безгә Габдулла мәрхүм Тукай калдырмыш булдыгыннан, милләт яшәгән мәддәттә (ара, вакыт) Габдулла Тукайның әсәрләре яшәр дип игътикад (ышану, инану) кылырга ярый… Ул ана телебезгә нигез салды, балаларны милли рухта тәрбия итәргә имкян (мөмкинлек) пәйда кылды, ана телебезнең татлы вә кызыгырлык җирләрен җыештырды вә төзеде, безгә шул тезмәдән кирәк булганда файдалануны җиңеләйтте, дип әйтә алабыз».

Гаяз Исхакыйның «Тукай мәктәптә» мәкаләсе әнә шул теманы тагын да тәфсилләбрәк ача һәм тәэсирле итеп гәүдәләндерә. Әдипнең Тукай әсәрләре ярдәмендә балаларны рухи яктан баету, аларның сөйләм куәсен үстерү, иҗади сәләтләрен уяту һәм, гомумән, мәктәптә әдәбиятның урыны хакындагы фикерләре бүгенге көн өчен дә зур кыйммәткә ия.

Тукай мәктәптә

Безнең яңа борынлап килә торган яшь буыныбызны үстерер өчен дә, яшь буыныбызны үзебез теләгән рәвештә тәрбия итәр өчен дә, яшь буыныбызны киләчәктәге тарихи вазыйфаларны үтәрлек итеп өлгертү өчен дә мәктәпләре­без­дә әдәбиятка әһәмият бирергә мәҗбүрбез. Әдәбият аркасында без балаларыбызның күңелләрен нечкәртәбез, әдәбият аркасында балаларны уйларга, төшенергә, кеше хәлене, кеше кайгысыны үз кайгысы иттереп уйлатырга өйрәтәмез, әдәбият аркасында балада тәнкыйть хәссан үткәрлибез, сарлыйбыз, әдәбият аркасында баланың күңелендәге матурлыкка маилне куәтләндерәбез, балаларны рухан баетабыз. Йөрәгендә яшеренеп яткан бөтен ямьле орлыкларны борыннатабыз, җитештерәмез. Балага рухани бер тормыш бирәбез. Ул гына да түгел, әдәбият ашасыннан балага үз рухыбызны – милли рухыбызны сеңдерәбез. Кабер ташына кадәр аннан купмаслык иттереп, аның күңеленә милли рухның иң кирәкләрене кадак­лыйбыз, аны мәңгегә татар итеп куябыз. Әдәбиятка сарылуга хәзерге заманыбызда, мәктәпләребездә яңа гына урынлашып килгән заманда, тормышыбызда, китешебездә мәгълүм бер тарызда юллары эшләнеп бетмәгән заманда, бик зур мәҗбүрият бардыр. Аннан башка һичбер эш эшли алмыйбыз, әдәбияттан башка милли бер нигезне дә кора алмыйбыз.

Ләкин мәктәптә әдәбиятны өйрәтер өчен, мәктәптә балаларның күңелендә әдәбияттан тәмне татый алырлык итә белер өчен, баланың милли рухына – баланың балалыгына муафикъ әсәрдән башларга тиешбез. Мондый әсәрләр, һич шөбһәсез, хөрмәтле шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләредер.

Аның иске хикәяләребезне шигырь берлән сөйләгән «Шүрәле»се, «Алтын тараг»ы, «Мияубикә»се, үзенең мәүзугы ягыннан балага бик аңлаешлы булган кебек, андагы манзаралар ягыннан да тәмам баланың үз дөньясыдыр; бала шуларны сөя-сөя укыганда, үзе дә сизмәенчә калып, хыял дәрьясына бата, үзенең хыялы белән шуның төсле хикәяләр төшенергә тотына, шуларны эшләргә, ясарга башлый. Бу хыял эшләре бара-тора балада тудыру, үзеннән-үзе тудыру куәсенең үсүенә башы була. Вә балага тудыруның беренче орлыгыны ыргыта. Бу матур шигырьләр баланың хыялыны киңәйтеп кенә калмыйча, аңарга әллә никадәр матур җөмләләр ясап бирәләр, сүзләрнең төрлеләнгәнлегенә күрсәтеп, телене баеталар, башындагы уйны, фикерне әйтергә хәзер корал булалар.

Баланың аңлавы үсә төшкәч тә, мөгаллим, мөгаллимәләр әдәбият дәресләрендә тагы югарырак атлый алалар, алар хәзер уку вә шигырьдәге матурлыкны аңларга өйрәнгән балаларны тагы берничә баскыч югары күтәрә алалар. Алар баланы, иске хыял хикәяләреннән алып чыгып, Тукай шигыре буенча табигатьтә гиздерәләр. Балага язын, көзен, авылын, шәһәрен белдерәләр, аларның аермаларын шагыйрьнең гыйбарәләре белән баланың күңеленә беркетәләр. Русчадан тәрҗемә басняларыны, әхлакый шигырьләрене дә, аз-маз гына иттереп, балаларга бирә алалар, Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле белән таныштыра алалар. Аның – ятим баланың – кулдан кулга күчеп йөргән бер баланың ничек иттереп, олугъ бер шагыйрь булып, бөтен халыкның күңелендә хөрмәтле урын тотуының сәбәпләрен белдерәләр. Вә балаларга Тукайның гали фикердәге чын шигырьләрене укыталар, аңлаталар.

Мәктәп бетереп, дөньяга чыкканда аның күңелендә Тукай дигән бер кешегә зур бер ихтирам төяп чыгарган кебек, аның башына Тукайдан әллә никадәр шигырьләр тутырып чыгаралар.

Кыскасы гына, бала мәктәптә вакытта беренче сыйныфтан башлап ахырына кадәр Тукайдан аерылмаска кирәк. Тормышка кереп, беренче моңлы көйне җырлаганда ук, Тукайның «Сөялгәнсең баганага», «Ишеттем мин берәү җырлый»лары, азаннары вә башкалары белән узышырга кирәк; ул тормышның ачысыны-төчесене татыганда Тукайның бетмәс-төкәнмәс шигырьләреннән күңел азыгы алырга кирәк. Мәктәптә бала Тукай берлә үсәргә тиеш, Тукай егет булып мәйданга чыгарга тиеш – Тукай берлән «Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, дәшми калмам Газраилне күргәндә дә» дип, батырча тормышның тартышуына атылырга кирәк.

Хасыйл, Тукай яңа буынның үзен-үзе аңлавында, үзенә-үзе дөньяга каршы каравыны ясаганда – үзенең тирә-юнене тануында беренче роль тотачак шагыйребез, әдибебез, мөхәрриребездер.

Аның биргән җимешләре берлән файдалана алу, аның биргән җимешләрен мөмкин кадәр киң иттереп тарату мәктәпләрнең вазыйфасы, мөгаллим вә мөгаллимәләрнең бурычыдыр.

Тукай халык шагыйре булып туды, халык шагыйре булып үсте, Тукай халык шагыйре булып авыллардагы картлар, яшьләрнең күңелендә сакланырга тиеш. Тукай һичбер вакыт үлмәенчә – буыннан-буынга күчеп – баладан балага мирас бу­­лып калырга тиештер. Тукай, һичбер вакыт безнең күңелләребездән чыкмаенча, безнең хәсрәтебез белән кайгырып, безнең шатлыгыбыз белән сөенеп, безнең белән бергә, без­­нең мәдәниятебез, әдәбиятыбыз белән бергә барырга тиештер.

Чөнки ул безнең шигыребезнең беренче нигез салучысыдыр. Чөнки ул:

Теләү бетте хәзер миндә,

Теләү соңра теләкләрне, –

дип, халыкның яше белән беренче җырлаучыбыздыр.

Чөнки ул безнең халыкның һавалыгы белән беренче мәртәбә һаваланып:

Баш имә, зур син бу дәни җанлар дөньясына,

Патша син, бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа, –

дип, беренче дөньяга төкерүчебездер.

Чөнки ул:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле, –

дип, телебезгә, әдәбиятыбызга беренче өмид биргән ша­гыйребездер.

Чөнки ул безнең Тукаебыздыр.

ГАЯЗ.

С ү з л е к: хөссан – бик гүзәл, бик күркәм, бик яхшы; маил – һәвәсле, авыш; тарыз – рәвеш, сурәт, ысул; мәузугъ – тема, сюжет; хасыйл – нәтиҗә, нәтиҗәдә; һава – биредә: күңел теләге; дәни – түбән, хур, бозык.

Мәкаләне КДУ доценты Мөнҗия МӘРДИЕВА әзерләде. 

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Фотосурәт: https://go.mail.ru/redir?type=sr&redir=eJzLKCkpKLbS18_MS8svLcrP1isq1S8oSq1KzStJTM6sTNQtyNctyk_Jy88t1S1JLEksKs4GMSsTqzKzS3XzEnVLUoHc7Bzd5IzMktRsICuxuFjX2NjczNTMTC-jJDeHgcHQzMDU3NDYxMyM4dr3zV9f3bgaJiL-5dkkHyFNAPeOL-4&src=1169c88&via_page=1&oqid=ecfb2e4367d7dbb9

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *