Габдулла ТУКАЙ. Мөбарәк тәсбих өзелде (Лев Толстойга багышлап)

Ушбуны яздырды нәсрән (чәчмә итеп) вөҗданымның көчләве,

Мәсьәлә бик зур, сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве.

Бу ел ноябрь ае керде. Ләкин Русия кояшы бүтән еллардагыча нурын киметми, дөнья йөзенә чыраен сытып, салкынлык бирергә ашыкмый.

Бу ел ноябрь ае керде. Русиянең агар сулары бозланмый, һаман ага да ага.

Бу ел ноябрь ае керде. Ләкин Русия көз көненә махсус ачы вә үзәк өзгеч җилләр исми.

Бу ел ноябрь ае керде. Ләкин кыйбла якның кошлары китми.

Бу ел бөтен табигатькә ят бер хәл вакыйг булган (килеп чыккан). Бер олуг һәлакәт булачагын алдан сизгән җанварлар кеби, галәме табигать тирән бер хәвеф вә дәһшәт эчендә.

Тавыш та, тын да юк!

Бу тугрыда халык уйлый, аптырый. Ләкин бу хәлнең сәбәбен белә алмый.

Бөтен җаннарның җаны вә бөтен инсаннар вөҗданы кадерле вә бәһалы Толстой җәнаплары түшәктә!

Үләрме бу мөхтәрәм шәех? Әллә терелерме?

Тагы берничә генә ел артык дөнья халкы күңеленә кодсият (изгелек) нуры чәчүендә дәвам итәрме?

Менә галәме табигать хәвеф вә изтыйрап (курку, дулкынлану) тулган бер сөкүнәт (тынлык) эчендә шушы ике сөальгә җәнабе Хода тарафыннан ничек дип җавап киләчәген көтә…

Бөтен табигать, мөхтәрәм шәех гафият тапса (сәламәтләнсә), дип, нәзерләр әйтә:

Кояш, Толстой терелсә, дөньяга, кыш буласы айларда да, көлеп, шатланып кына карармын, салкыннар ясамам, ди.

Агар сулар һаман көзгә карамыйча агарга, ачы җилләр дә исмәскә сүз биргәннәр.

Кошлар да агач башларын чуарлап кунышканнар, гадәттәгечә шаулашмыйлар, алар да тын гына, фәҗигъ (кайгылы) бер вакыйга көтәләр.

Толстой хәзрәтләре терелсә, һаман Русиядә калып, кыйбла якларына канат селкетмәскә гаһет итешкәннәр (сүз куешканнар)!

Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды.

Толстой вафат!

Кояш йөзен чытты. Аглады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатен (кинәттән) бозландылар.

Ачы җилләр исеп, котырып китеп, агач башындагы кошларны кыйблага сөрделәр.

Караңгы. Күңелсез. Салкын.

* * *

Андреев, Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский, Григорий Петров, Скиталец вә гайре, вә гайре бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихның очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы, яки имамы, өзелде.

Италиядә һушы китеп егылган Максим Горький шул мөбарәк тәсбихтан өзелеп төшкән бер төймә иде!

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Фотосурәт: beznenmiras.ru

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *