Лев Толстой сере

2010 елда дөнья җәмәгатьчелеге Лев Толстойның вафатына 100 ел тулуны билгеләп үтте. Алмания, Франция, АКШта атаклы язучының яңа тәрҗемәләре дөнья күрде. Мексика, Куба кебек ерак илләрдә бөек әдип һәм гуманистның тормышы вә иҗатына багышланган фестивальләр оештырылды. Толстой әсәрләренә битараф булмаган һәркем язучы гомеренең соңгы еллары сурәтләнгән инглиз фильмында төп рольләрне уйнаган ике актерның «Оскар» бүләгенә тәкъдим ителүеннән канәгатьләнү хисе кичергәндер. Фильм Британиядә киң экраннарда күрсәтелде.

Ә бездә ничек соң? Шул елда «Эхо Москвы» радиостанциясе тапшыруыннан танылган режиссер Сергей Соловьев төшергән «Анна Каренина» фильмының даһи роман авторының үз Ватанында прокатка чыгарыла алмавы хакында ишеттем. Интернетны кабыздым. Бөтендөнья пәрәвез челтәре дә Лев Толстойның вафатына 100 ел тулу уңаеннан Русиядәге «тынлык»ка аптырашта.

«Daily Telegraf» гәзитенең Мәскәүдәге хәбәрчесе Эндрю Осборн хәбәр итә: Көнбатышта хәзер Лев Толстойның Русиядә әлләни хөрмәтләнмәвенә игътибар иткәннәр, аның вафат булган көнен биредә берничәк тә билгеләп үтәргә җыенмауга аптырыйлар. Мондый имеш-мимешләр Кремльнең әлеге искә алу көне уңаеннан бернинди чаралар планлаштырмавы ачыклангач күренә башлаган. Инглиз журналисты шакката: илнең мәдәни тормышында иң истәлекле даталарның берсе уңаеннан Русия гаҗәеп дәрәҗәдә «тыйнаклык» күрсәтә.

Бу урында шуны искә төшерү зарурдыр: гомеренең ахырында Л.Толстой Ислам диненә авышкан. Патша хөкүмәте моны сер итеп саклаган, державаның аннан соңгы хакимнәре дә әлеге фактны яшерүне хуп күргән.

Мөселманга кияүгә чыккан урыс хатыны, Толстойга хат язып, улларының Ислам динен кабул итәргә теләвен, язучының киңәш бирүен сораган. Әдип аңа болай дип җавап биргән: «Мин мондый хәлгә ихлас күңелдән риза… Мөселманлыкның тышкы формалары буенча чиркәү православиесеннән чагыштыргысыз өстен торуында минем бернинди шигем дә юк… Фикерли белгән һәркем бер Аллаһны һәм аның Пәйгамбәрен генә танучы Ислам тәгълиматын катлаулы һәм аңлаешсыз Троица, гаепне йолу, серле йолалар, изгеләр һәм аларның сурәтләренә табынудан, һичшиксез, өстенрәк күрә… Ясная Поляна, 15 март, 1909 ел».

Мәгърифәтле кешеләргә Толстойның: «Мине хак мөселман итеп санавыгызны үтенәм», – дигән сүзләре дә яхшы таныш. Әмма биографик мәкаләләрдә һәм музейларда бу гыйбарәне беркем дә искә алмый.

Искә төшерик: 1901 елның 20 февралендә «Церковные ведомости» гәзитендә Синодның Лев Толстойга анафема (грекчадан «аеру») турында мөрәҗәгате басыла. Анда болай язылган: «Үзе һәм шәкертләре тарафыннан бөтен дөньяда, бигрәк тә кадерле Ватаныбызда күпләп таратыла торган әсәрләрендә һәм хатларында ул православие чиркәвенең һәм христиан диненең барлык догматларын фанатикларча кире кага».

Үзенең Синодка биргән атаклы җавабында Л.Толстой Урыс православие чиркәвенә каршы барлык аргументларын дәлилли, әлеге хат күпчелек Русия гәзитләрендә басылып та чыга. Менә мәкаләдән бер өзек: «Мин чынлап та чиркәүдән баш тарттым, аның йолаларын үтәми башладым һәм васыятемдә якыннарыма язып калдырдым: үлем түшәгендә ятканда, минем яныма чиркәү руханиларын кертмәсеннәр һәм җәсәдемне бернинди догаларсыз тизрәк җирләсеннәр – һәртөрле кирәкмәгән әйбер кебек, тереләргә комачаулап ятмасын.Аңлаешсыз Троицаны һәм беренче кешенең гөнаһы хакындагы кыйссаны, Кыз-анадан кешелекнең гөнаһларын йолу өчен туган Аллаһ турындагы тарихны кире кагуым исә ихластан һәм гадел».

Асылда Изге Синод фактны гына теркәгән: граф Лев Николаевич Толстой православие чиркәве әгъзасы булудан туктаган. Өстәвенә, ул аннан Синод каравы буенча түгел, ә үз теләге белән баш тарткан.

Русиялеләрнең язучыга булган мәхәббәте, ихтирамы таңкалдыргыч. Изге Тихон православие гуманитар университеты проректоры Георгий атакай 100 елдан соң да бу сорауга җавап таба алмый: «Чиркәүдән аерылганнан соң, ни өчен шулкадәр күп халык нәкъ менә Толстой яклы булып калган?» – дип гаҗәпләнә ул. Чыннан да, Тәүратны яхшы белгән һәм хөрмәтләгән дини кешеләр, русиялеләрнең күпчелеге үткән гасыр башында нәкъ менә «еретик»ны яклап чыккан.

Ә менә XXI гасырда Русиядә нәрсә күзәтелә соң?

Шунысы бик сәер: Л.Толстойның вафатыннан соң 100 ел вакыт үткәч, Ростов өлкәсенең Таганрог шәһәре суды 2009 елның 11 сентябрендә язучыны экстремист итеп таныган. (Игътибар итегез, бу – чиркәү суды түгел). Суд экспертизасы әдипнең дөньяга карашының экстремистик булуын РФ Җинаять кодексы нигезендә билгеләгән. Мәсәлән, бөек язучының «Мин чиркәү (урыс православие чиркәве – Ә.М.) тәгълиматының теоретик яктан – мәкерле һәм зыянлы ялган, гамәли яктан – христиан диненең бөтен асылын юкка чыгара торган тупас хорафатлар һәм сихер җыелмасы булуына инандым» дигән сүзләре судьяларга җинаятьчел фикер булып аңлашылган.

2010 елның 18 мартында Екатеринбург шәһәре Киров районы судының экстремизм буенча белгече П.Суслонов шуны ачыклаган: Лев Толстойның солдатлар, фельдфебельләр һәм офицерларга атап язылган листовкаларында православие чиркәвенә каршы юнәлдерелгән, дини фетнә китереп чыгаруга өндәгән юллар бар

Менә шулай итеп, Лев Толстой XXI гасырда җинаятьче дип табылган.

2006 елда яз көне Ясная Поляна утарында дөньяда иң сәер – тәресез, ташбилгесез кабер янында Урыс православие чиркәве вәкилләренең язучылар һәм әдәбият тарихчылары белән очрашуы булган иде. Анда җәберләнгән Толстойны чиркәү хозурына кайтарырга, бөек Аллаһ эзләүчене православие белән татулаштырырга һәм, ниһаять, аның кабере өстенә тәре куярга өндәүләр яңгырады.

Әмма Лев Толстой үзе моннан 110 ел элек дөньядан китсә дә, ул рухи яктан яшәвен һәм варислары тормышына актив йогынты ясавын дәвам итә. Моның дәлиле – тере кеше кебек, аны хәзерге заман судында хөкем итү дә, төрле идеологик акцияләр – искә төшермичә, тынлык саклаудан алып, кабере өстенә «дөрес» дин символын утыртуга маташулар да. Хәтта Владимир Ленин да Лев Толстой өчен көрәшкән, аны «урыс революциясенең көзгесе» дип атаган. Нишлисең бит, көрәш дәвам итә. Һәм моның өчен яңадан-яңа формалар уйлап табыла тора.

Әхәт МУШИНСКИЙ.

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Фотосурәт: https://literaturno.com/

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *