Миляди 2021, һиҗри 1442-1443 елларда дини бәйрәмнәр вә мөбарәк көннәр

Рәгаиб кичәсе көне. 19 февраль. Рәҗәб аеның 1 нче җомгасы.

Мигъраҗ кичәсе. 10-11 март. Рәҗәб аеның 26 сы – кичәсе, 27 се – көне.

Бәраәт кичәсе. 27-28 март. Шәгъбән аеның 14 е – кичәсе, 15 е – көне.

Ураза башлана. 13 апрель. Рамазан аеның 1 нче­ кө­не.

Кадер кичәсе көннәре. Рамазан аеның соңгы ун көне.

Фәтхе Мәккә көне. 3 май. Рамазанның 21 нче көне.

Кадер кичәсен рәсми билгеләү. 8-9 май. Рамазан аеның 26 сы – киче, 27 се – көне.

Ураза гаете кичәсе. 12 май. Рамазан аеның 30 нчы көне.

Ураза гаете. 13 май. Шәүвәл аеның 1 нче көне.

Гайдел-фитыр көннәре. 13-15 май. Шәүвәл аеның 1-3 нче көннәре.

Хаҗ башлана. Тәрвияһ-Уй көне. 18 июль. Зөлхиҗҗә­нең 8 нче көне.

Гарәфә көне. 19 июль. Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көне.

Корбан бәйрәме. 20 июль. Зөлхиҗҗәнең 10 нчы көне.

Тәшрикъ көннәре. 21-23 июль. Зөл­хиҗ­җә­­­нең 11-13 нче көннәре.

Мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел – һиҗри 1443 ел башы. 9 август. Мөхәррәмнең 1 нче көне.

Гашура көне. 17-18 август. Мөхәррәм ае­­ның 9 ы – кичәсе, 10 ы – көне.

Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рә­вештә кабул иткән көн. 24 август. Мөхәррәм аеның 16 нчы көне.

Мәүлид бәйрәме. 17-18 октябрь. Рабигүл әү­вәл­нең 11 е – ки­чәсе, 12 се – көне.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *