Сынамышлар (декабрь ае)

Декабрь (дикәбер) аенда кояш тотылса, кыш каты, кар күп булыр, ләкин җәй көне кызулык булыр. Дәрьяларда балык күп булыр һәм бу ел һәртөрле кошлар күп булыр.

Декабрь аенда ай тотылса, бу елда барча ашлык бик уңар.

Декабрь аенда ай чалкан туса, бу ел һәрнәрсә арзан булыр, һәр нигъмәт бик булыр, ә бер башы югары туса, бу кыш кар күп, булыр һәм җәй яңгыр күп булып, елгаларда су күп булыр, ашлык бик уңар.

Декабрь аенда койрыклы йолдыз туса, бу ел дәрьяларда су күп булыр.

Декабрь аенда күк күкрәсә, бу ел җимешләр аз булыр, кыш каты булыр, әмма яңгыр күп булып, ашлыклар уңар.

Декабрь аенда каты яңгыр булса, бу ел мөбарәктер, тынычлыктыр, һәрбер ашлык яхшы булыр, сәүдәгәрләр күп файда итәрләр.

Декабрь аенда каты җил булса, бу ел кыш каты булыр.

«Татар мөселман календаре», 2019 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *