Остаз («Зәки хәзрәт» исемле романнан өзек)

Фаизә әледән-әле картына күз төшереп алды. Ләкин, аңа сүз кушып, уйларын бүлдерергә батырчылык итмәде. Ул аның гадәт-холкын әйбәт белә. Кайчан, ничек, ни вакытта сүз башларга аны өйрәтәсе юк, яратып гомер иткән картын кирәккә-кирәкмәскә борчымый ул.

Соңгы вакытта Шаһиәхмәт хәзрәт үлем турында еш уйлана башлады. Гомернең ахыры якынлашуын күңеле сизә. Юк, үлемнән курыкмый ул. Тотынган эшен тәмамламыйча, бу дөньядан китәргә ярамас иде лә – шул шөбһәләндерә. Ә эшләнәсе эшнең иге-чиге юк. Яңа фикерләре, әйтеп калдырасы сүзләре күп. Аларны теге дөньяга алып китәр микәнни? Ярый әле «Бәянелхак»ның ике томын революциягә чаклы чыгарып өлгерде. Хәзер бу китапны бастыру турында уйларга да мөмкин түгел. «Бәянелхак» гарәп телендә язылган. Дөнья һаман бүгенгечә барса, бәлки, аны монда – үзебездә – укучы да табылмас. Чит илләрдә исә ул үзенең укучысын тапты. Китап турында каршылыклы фикерләр йөри йөрүен. Бәхәсләр, бәхәсләр… Ләкин Шаһиәхмәт хәзрәт үзенең хаклы булуына шикләнми. «Бәянелхак»ны язуын туктатмый. Соңгы китапларын татар телендә язды. Әгәр, Ходай гомер биреп, эшен ахырынача җиткерә алса, язганнары ун томга җыела. Татарча язылган томнарда тарихи вакыйгалар тасвир ителә. Казан артында булган вакыйгалар. Сигез дистәне тутыруына карамастан, күңеле белән ул үзен тормышка яңа аяк баскан кеше кебек хис итә. Хезмәт аңа яшәү көче бирә. Вакытының һәр минуты исәпле. Вакыт җитми, вакыт… Менә бүген күп вакыты язудан бүтәнгә узды. Өенә кайтып керү белән кулына каләм алачак. Аның һәр көнгә билгеләнгән эш күләме бар. Берәр сәбәп аркасында язу өстәле артына утыра алмаса, бу көнне үзенә урын таба алмый. Хезмәтен һәм туган җирен җаны-тәне белән ярата ул. Инкыйлаб барган елларда аны миллионер Сәлимҗановлар үзләре белән бергә чит илгә китәргә үгетләп карадылар. Күнмәде Шаһиәхмәт хәзрәт. Язмыштан узмыш юк, Аллаһы Тәгалә ни язган, шуны күрербез, диде. Туган җиреннән беркая да кузгалмады һәм кузгалмаячак.

Бохарада мәдрәсә тәмамлап, указ бирелгәч, Сәлимҗановлар Шаһиәхмәткә Югары оч мәхәлләсенә имам булырга тәкъдим ит­­теләр. Ризалыгын алгач, зур итеп мәчет салдырдылар. Хәзерге көндә яши торган йортын да аңа алар салдырып бирде.

Шаһиәхмәт, имам вазифасын үтәү белән бергә, тирә-юньдә яхшы ук даны таралып килә торган мәдрәсәдә дәрес тә бирә башлады. Берничә елдан мөдәррислек дәрәҗәсенә иреште. Ул искелекне яклады – кадимче иде. Җае чыккан саен Шиһабетдин хәзрәтне тәнкыйтьләде. Укымышлы кешеләр аңында инкыйлаб тудырган үзгәрешләрне үзенең хаклыгын раслау итеп санады. Дәлилләү өчен, җәдитчеләрнең күбесенең коммунистлар ягына чыгуын мисалга китерде.

– Шулар хәзер, Аллаһны бөтенләйгә инкяр итеп, мең ел буена халыкны тугры юл белән алып барган ислам динен корыталар! – диде.

Ул гынамы соң! Гарәп әлифбасын латинчага алмаштырып, мәгърифәтле милләтебезне чеп-чи надан итәргә тырышуларын аңлатты. Әгәр латин хәрефләренә күчсәләр, иң беренче чиратта яшь буын мең ел буена иҗат ителгән әдәбиятыбызны укудан мәхрүм калачак. Димәк, үзенең тарихын белмәячәк. Иблиснең мәкерле хәйләсен халкыбыз кайчан да бер аңлар аңлавын, ләкин соң булачак.

Хәреф алмаштыру мәсьәләсе исенә төшсә, Шаһиәхмәт йөрәге әрнүгә чыдый алмый, үзен дөньядан киткән кебек хис итә. Хәзерге көндә әлифба үзгәртүгә каршы төшәрлек көч юк.

Коммунистлар тарафыннан төптән уйланып эшләнә бу эш. Халкыбызның укымышлылары – муллаларның авызын томаладылар. Авыз томалап кына калмадылар, физик яктан юк итәргә тотындылар. Ах, язмыш, язмыш! Ничек инде бу хәлләргә тыныч карарга кирәк? Бер нишләп тә булмый икән шул. Муллаларга котырынып яла ягалар. Гайбәт таратып, халыкны муллалардан ваз кичтермәкче булалар. Мәдрәсәләр ябылды. Шул мәдрәсәләр бит инде яшь буынны туры юлга күндереп, тәртипле вә игелекле итеп тәрбияли иде. Хәтта шуңа барып җитте ки, революциягә чаклы мәдрәсәдә укыган кешеләрне кимсетәләр, гомерен әрәм уздырып, надан калган адәмгә саныйлар. Шушы акылсыз агитация тәэсиредерме, Шаһиәхмәтнең үз мәдрәсәсендә укып чыккан кайбер шәкерт­ләр остазларын читләтәләр, аралашырга куркалар. Менә ай буе инде ул имам булган мәчетне клуб итү турында сүз бара. Картлар каршы килә килүен, ләкин бу каршылык озак дәвам итәчәк түгел. Шушы арада гына авылга зимагурлыкта йөргән Вахит кайтты. Шуны комсомолларның башлыгы итеп куйганнар. Дилбегә хәзер аның кулында. Шул зимагур Вахит:

– Картлар белән сөйләшеп вакыт әрәм итмибез! Мәчет мәсьәләсен генә хәл кылмаслык мәллә без?! Картларны өерлә­ре белән куабыз мәчеттән! – дигән.

Мәлгунь, үз җаен оста каера. Яшәү өчен аңа уңай шартларны тудырып кына торалар. Йортлары җимерелергә җиткән иде. Сәлимҗановларның амбарын бирделәр. Амбар өчен бер тиен дә түләмәгән. Йорт-җирен ташлап качкан байларның милке хуҗасыз исәпләнеп, дәүләт карамагына күчә икән. Вахит шул Сәлимҗановтан калган зур амбарны сүтеп, үзенә менә дигән йорт торгызды. Аның үз кулыннан бер эш тә килми. Тарлау авылы балта остасы Хафиздан эшләтте. Хезмәт хакын авыл Советы түләгән.

Эшләр болай барганда, Шаһиәхмәтнең үзенең йорт-җире дә тар-мар ителәчәк. Сизенә ул моны. Гомер итеп бер вакытта да малга исе китмәде аның. Мөмкинлеге булса да, каралты-кураны күзгә бәрелеп торырлык итеп эшләтмәде. Сәлимҗановлар салдырып биргән йорттан бик канәгать булып яшәде. Кара-каршы салынган ике йорт. Берсе – үзенә эш урыны, бу йорт китап­лар белән тулы. Әгәр йорттан куып чыгарсалар, китапларын кая куяр икән? Хәер, җан биргәнгә юнь бирә, рәте чыгар әле!..

Шаһиәхмәт кечкенәдән ат яратты. Гомер буе җиңелгә җигә торган ат тотты. Аның аты тирә-юньдә бер булыр иде. Ишегалдына аттан башка дүрт аяклы хайван кертмәде. Чөнки, аягы гарип булганлыктан, хайван карау хәленнән килми иде. Кеше көченнән файдалануны җене сөймәде. Иген игү белән дә шөгыльләнмәде. Революциядән соң авылларда җирне җан башыннан бүлделәр. Шаһиәхмәткә тәкъдим итеп карадылар. Ул, мәхәллә файдасына, җирдән баш тартты. Ел тәүлеге буе сәдакага килгән икмәк белән туенып торды. Рамазан аенда фитыр сәдакасына биргән бодай артып та кала иде. Артык ашлыгын һәрвакыт ятимнәргә өләште.

Фаизә дә үзенә күрә укымышлы хатын. Гарәпчә, төрекчә аңлый. Фарсыча да өйрәнергә керешкән иде, тик, кызларын тәрбияләргә вакыты калмый башлагач, ташлады. Шаһиәхмәткә кияүгә чыгуына чирек гасырдан артып китте. Тату яшиләр. Бер генә мәртәбә дә сүзгә килмәделәр. Әйе шул, ирне кеше иткән дә хатын, юк иткән дә хатын. Югыйсә Шаһиәхмәт – коры холыклы кеше. Юкка да кабынып китә торган гадәте бар. Әмма, Фаизә акыл белән эш иткәч, тиз көйләнә. Шаһиәхмәтне ул каршы дәшмичә җиңә, ире хаклымы-хаксызмы, юл куя. Ә соңыннан барыбер үзенчә эшли. Шаһиәхмәт моның шулай буласын алдан белеп тора. Ләкин вакыт узгач, вакланып бәйләнми.

Ятим иде Фаизә. Зәки белән аның ана – бер, ата – башка. Ул – арттан ияреп килгән кыз. Үги атаның аны кимсетә торган гадәте бар иде. Зәки моны кечкенәдән күреп үсте. Бераз буйга үскәч, апасын яклап, әтисе белән бәхәскә кергәләде. Үги ата, малае белән көрәшергә

көче бетә баруын төшенеп, Фаизәне өйдән озату чарасын күрергә кереште. Тик нинди юлын табарга? Кыз буйга җиткән, чибәрлеге бар. Тотарга да кияүгә бирергә! Ләкин кодалап килүчеләрнең берсен дә ошатмады. Ә Фаизәгә өйләнергә теләүчеләр аз түгел иде.

Менә Зәки, Шаһиәхмәт хәзрәт мәдрәсәсендә укып, указлы мулла булды. Аннары остазының кызына өйләнде. Матур итеп яши башлагач кына барысы да челпәрәмә җимерелде. Бер-бер артлы ике мәет… Шәһиәхмәт ике ир бала белән тол калды. Шул авыр көннәрдә, уйламаганда гына, аңа Фаизәне хәләл җефетлеккә димләделәр. Моны үги ата оештырды, әлбәттә. Сөекле апасын үзеннән күп олы, ике балалы иргә кияүгә димләгәнне белеп, Зәки тирән кайгыга батты.

Фаизәнең бу хәлгә әлләни исе китмәде. Барысын да язмышка сылтады. Шаһиәхмәт укымышлы, дөньяны күргән кеше, мондый гадел булмаган никахка якын да бармас, дип уйлаган иде. Дөрес уйламаган икән – Шаһиәхмәт тәкъдимне бик теләп кабул итте. Адәм балаларының барысына да диярлек хас бер сыйфат бар – яшьлек һәм матурлык кешеләрне һәр яшьтә дә кызыктыра, һәм Шаһиәхмәт пакь һәм зифа яшь кызны хатынлыкка алып кайтты…

Кичә генә булган кебек болар. Баксаң, ул көннәрдән бирле күпме сулар аккан, күпме хәлләр баштан узган… Фаизә элекке хатыннан калган ике ир баланы тәрбияләп үстерде. Алар аны үз әниләре кебек олылыйлар – шулай, изгелек җирдә ятмый, кайчан да бер үзеңә әйләнеп кайта. Хәзер менә үзе тудырган ике кыз буйга җитеп киләләр.

Шаһиәхмәт атны салмак атлатып, иген кырын күзәтеп, хозур кылып барды.Табигатьнең матур чагы. Баш өстендә ярыша-ярыша кошлар сайрый. Чәчәктән чәчәккә очып, исәпсез-хисапсыз бөҗәкләр кайнаша, һәркайсы үзенчә яшәргә тырыша. Алар арасында яшәү өчен аяусыз көрәш бара. Нинди генә фаҗигаләр юктыр ул көрәш кырында! Тереклек ияләре бервакытта да тыныч яшәмәгән, яши дә алмый. Шул яшәү өчен көрәш тормышны алга этәрә бит инде. Миллион еллар буена дөнья шулай барган, шулай бара һәм шулай барачак.

Изге китапта әйтелгәнчә, дөньяда унсигез мең галәм бар. Алар белән чагыштырганда, без яшәгән Җир нәрсә ул? Унсигез мең галәмнең бер кыйпылчыгы гына!

Ә дөньяның хуҗасы бер – Аллаһ. Барысы белән дә Аллаһ идарә итә. Аның рөхсәтеннән башка галәмдә бер үзгәреш тә булуы мөмкин түгел. Шаһиәхмәт күңелендә бу турыда тузан кадәр дә шик юк, иманы камил аның моңа. Бердәнбер теләге – дөньядан иман белән китү. Иманлы булып китүгә ирешү өчен, мөмкин булганның барысын да эшли. Әйе, соңгы вакытта үлем турында еш уйлый башлады. Сигез дистәне тутыргач, уйлата икән шул! Соңгы баскычка аяк баскач…

Басу түрендәге ызанга җиттеләр. Әнә, аның авылы күренә. Аңа нигезне мәҗүсиләр салган. Ислам динен болгар бабаларыбыз белән бер заманда кабул иткән булсалар кирәк. Ә авылга мәҗүсилек чорында бирелгән исем хәзергәчә сакланган. Авылда күпләр сәүдә белән шөгыльләнгән. Сәүдәгәрләр йортларны берсеннән-берсе матур итеп салган. Әгәр революция сәүдәгәрләрнең башына күсәк белән тондырмаса, авылның язмышы ничек булыр иде икән? Гөрләп торган шәһәргә әйләнер иде! Сәүдәгәрләр миллионлаган капитал туплаган.

Гатаулла бай Урта Азия мамык сәүдәсен үз кулына алган. Ә Вәли бай пайтәхеттә – Петербурда – кибет тоткан, Уралда заводлары булган. Революция исә байларны йорт-җирләрен ташлап качарга мәҗбүр итте. Кая барып сыенганнардыр, хәзергә хәбәрләре юк. Исәннәрдер, алар югала торган затлардан түгелләр…

Атын авыл кырыендагы зират янында туктатты Шаһиәх­мәт. Агачлар шундый куе булып үскән, эчкә кергәч, кояш күренми. Бала-чага зиратка керергә курка хәтта.

Шаһиәхмәт – авылга читтән килгән кеше. Бу зиратта аның якыннары күп түгел, беренче хатыны һәм ул үле тапкан ике баласы. Аның гаиләсе беркайчан да артык ишле яшәмәде. Беренче хатыны үлгәннән соң Фаизә тәрбияләп үстергән ике малае, үз тормышларын корып, аерым яшиләр. Олы улы Ибраһим, әтисе мәдрәсәсендә укып мулла булырга указ алгач, Мәккәгә-хаҗга җәяүләп барып кайтты. Ике елга якын юлда булган. Аннан кайткач, күрше авылга имам итеп тәгаенләнде. Икенчесе – Габдулласы – бүтән юл белән китте. Гражданнар сугышында кызыллар ягында катнашты. Аннары берничә ел буена волостьта комиссар булып торды да тагын читкә тайды. Хәбәр-хәтере юк. Дөрес булса, Башкорт ягында колхоз төзеп йөри икән. Халыкны зар елатып. Ярар, үз көнен үзе күрсен.

Аттан ала да туа, кола да туа. Янындагы ике кызы төскә-буйга да, акыл-фигыльгә дә нәкъ әниләре инде. Аллаһ аларны матурлыктан да мәхрүм итмәгән, өстәвенә инсафлылар һәм укымышлылар. Олысы Мәймүнә шигырь ярата. Үзе дә шигырь язгалый. Такташ белән хат алышалар. Такташ аның шигырьләрен өнәп бетерми, шигырьләрдәге дини мотивларны бигрәк тә ошатмый.

Шаһиәхмәт хәзрәт зират әһелләрен бервакытта да догасыз калдырмый. Юл йөргәндә, зират янына җитүгә туктала. Коръән укып, Аллаһтан андагы мәетләрнең, кем булуына карамастан, кылган гөнаһларын ярлыкап, шәфәгать кылып, җәннәткә кертүен үтенә. Хәзер дә ул тарантасыннан төште. Чирәм өстенә тезләнеп утырып, Коръән укыды. Озаклап дога кылды, һәм укылган Коръәннең савабын шушы зиратта күмелгән мәетләргә багышлады. Аның артыннан доганы Фаизә дә тәкрарлады. Изге теләкләр теләнеп беткәч, Шаһиәхмәт, култык таяклары ярдәмендә, көч-хәл белән тарантаска менеп утырды да дилбегәне кулына алды. Алар, өйләренә кайтып җиткәндә, капка төбендә таныш түгел ике адәм басып торуын күрделәр. Берсе милиционер киемендә. Атны туктатып, Фаизә капка ачарга төшкәч, милиционер аның каршына килеп басты.

– Абыстай, капка ачып мәшәкатьләнмәгез, – диде ул. – Хәзрәтне кәнсәләргә чакыралар, аны шунда алып барып кайтабыз.

Фаизә аңа аптырап карап торды, каршы бер сүз дә әйтмәде, карты янына кире менеп утырырга җыенды.

– Сезнең анда кирәгегез юк, калыгыз.

– Картым миннән башка йөри алмый.

– Без аңа үзебез ярдәм итәрбез.

– Мин аны чит кешегә ышанып җибәрмим.

Милиционер, Фаизәнең сүзләренә ризасызлыгын белдереп, акыра башлаган иде, иптәше аны:

– Барасы килгәч, барсын. Анда аңа да урын җитәрлек, – дип туктатты.

Авыл Советы кәнсәләре Вәли байның урам буендагы йортына урнашкан иде. Шаһиәхмәт хәзрәтне анда алып килгәндә, кояш баеп, караңгы төшә иде инде. Атын кәнсәләр янына китереп туктаттылар. Ат үзенең монда элекке хуҗалар яшәгән вакытта туктый торган урынын онытмаган икән. Алар монда еш кунак булалар иде шул, һәм атны олы капка төбендә, аркалыгын төшереп, тезгененнән махсус баганага бәйлиләр иде. Ат милиционер туктаткан төштә тыелмады, олы капка төбенә алып китте. Рамазан аенда ифтар мәҗлесенә чакырганда, нәкъ бүгенге кебек, кояш баткан вакыт була торган иде. Бүген атның шул чак исенә төште, күрәсең. Милиционерга атның мондый «кирелеге» ошамады, авыз эченнән сүгенеп алды.

Тарантастан төшкәч, милиционер Шаһиәхмәтне, култыгыннан алып, җилтерәтеп алып китмәкче иде, Фаизә ирек бирмәде.

– Барыгыз, юлыгызда булыгыз! Мин аны үзем алып керәм, – диде.

Кәнсәләрдә Шаһиәхмәтне бер кырыйдагы урындыкка утырттылар да Фаизәгә чыгып китәргә куштылар. Мондагы кешеләрнең авыл Советы рәисеннән башкасы Фаизәгә таныш түгел иде. Ул чит кешеләр белән бәхәскә керергә кыймады, буйсынырга мәҗбүр булды.

Фаизә чыгып киткәч, өстәл артында утыручылар колактан колакка нидер пышылдашып алдылар. Шаһиәхмәт эченнән генә Аллаһка сыгынып, бертуктаусыз хәмед әйтте. Шактый озак вакыт узды, ләкин аның белән сүз башлаучы булмады. Ниһаять, ул:

– Белергә мөмкинме, ни өчен мине монда алып килде­­гез? – дип сорады.

Авыл Советы рәисе, аның янына барып аңлата башлагач, өстәл артындагы кешеләрнең берсе:

– Нәрсә син анда аның көен көйләп маташасың?! Үзе монда, өстәл янына, безнең каршыга килеп бассын! Менә шунда аңлар! – дип акырды.

Ул җитү чәчле, озын мыеклы. Өстендә кызылармеец гимнастеркасы, аякларында күнитек. Рәис аңа кыяр-кыймас кына:

– Үзегез күреп торасыз бит, Шаһиәхмәт хәз… абзыйга йөрүе кыен, – диде.

– Ничава, чыдар! Совет хөкүмәтен хөрмәт итәргә өйрәнсен!

Килгән вәкил, кесәсеннән янчык чыгарып, гәзит кәгазенә тәмәке төрде дә ут кабызды. Борынны ярып, сасы ис таралды. Рәис йөзен чытты, Шаһиәхмәт хәзрәткә карамаска тырышты. Авылда күпме гомер итеп, берәүнең дә муллага тәмәке тартуын күрсәткәне юк иде әле. Оялудан рәиснең колакларына тик­ле кызарды. Вәкил тәмәкесен пош-пош суыра-суыра сүзен дәвам итте.

– Нәрсә ул анда утын пүләне кебек чүңкәйгән? Әйткәнне ишетми мәллә? Алып килегез үзен өстерәп!

Авыл Советы рәисе ике ут арасында калды. Нишләргә белмичә аптырады, аннары Шаһиәхмәт каршына теләр-теләмәс кенә барып басты.

– Хәзрәт, сезне нәчәльник өстәл янына чакыра.

Шаһиәхмәт, култык таягына таянып, көч-хәл белән аягына басты. Рәис аңа атларга булыша башлаган иде, вәкил тагын акырырга тотынды.

– Өйрәнгән кеше өстендә яшәп! Булышма! Йөри алмаган булып юри кылана! Юк, безләрне алай асат кына алдый алмассың!

Рәис аның акыруына игътибар итмәскә тырышты. Ул Ша­һи­әхмәтне, култыгыннан йомшак кына тотып, өстәл янына китерде дә, урындыкка утыртты. Ниһаять, Шаһиәхмәт хәзрәт үзен иркенрәк тота башлады.

– Мин сездән тагын бер мәртәбә сорыйм, – диде ул, – нәрсәгә мине монда алып килдегез? Ни кирәгем чыкты? Элгәре үзегезнең кем булуыгызны әйтегез…

Вәкил аңа фикерен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.

– Минем кем булуым белән кызыксынасыңмы? Хәзер белерсең! Менә монда кулыңны куй! – Ул Шаһиәхмәт алдына герблы кәгазь чыгарып салды. Сүзләренә игътибар булма­гач: – Кул куй, диләр сиңа! – дип кычкырды. – Нәрсәгә тиле бәрән кебек шаккатып карап торасың?!

– Мин сездән ипле сөйләшүегезне таләп итәм. Мине, тиле бәрән, дип атарга ни хакыгыз бар сезнең? Беренчедән, мин – шушы авылның мулласы. Икенчедән, мин мулла гына түгел, мөдәррис. Минем меңләгән шәкертләрем бар. Аларның күбесе хәзерге көндә Советка тугры хезмәт итә. Өченчедән, менә моны күрегез. – Шаһиәхмәт ак сакалына күрсәтте. – Безнең халыкта һәрвакыт ак сакаллылар белән һәм алар алдында әдәп саклап, тыйнак сөйләштеләр.

– Әле син акыл өйрәтәсеңме?! Мактанма, мактанма дин сөременә миләре чергән шәкертләрең белән! Аларның уры­ны – чүплек башында!

– Болай килешеп бетми, иптәш Халиков, – дип сүзгә кушылды авыл Советы рәисе. – Без иң элек аңлатырга ти…

– Кара, кара, бу бәндәне! Әллә мулланың адвокаты булдыңмы?..

Шаһиәхмәт герблы кәгазьне читкә этәрде.

– Мин теләсә нинди кәгазьгә кул куймыйм. Үзем укымыйча бигрәк тә.

– Муллагыз башлы да адәм икән! – дип кеткелдәде вәкил. Аннары рәискә:

– Абдул, аңлат шуңа, күңеле булсын, – диде.

– Хәзрәт, – дип башлады рәис, – вәкил иптәш район Малия бүлегеннән сезгә түләү йөкләмәсе китергән. Йөкләмәне алганлыкка кул куярга куша.

– Түләү йөкләмәсе…

Димәк…

– Доход налогы.

– Нинди керемнән налог түләргә тиеш икән мин?

Вәкил тагын күкерт кебек кабынды.

– Халык биргән сәдакадан күпме байлык җыела?! Җитте! Дәүләткә өлеш чыгарырга вакыт җитте! Бер үзең генә май эчендә йөздең!

Түләү йөкләмәсе типографиядә гарәп хәрефләре белән басылган иде. Дәүләт гербы төшерелгән. Түләү суммасы шәмәхә кара белән кулдан язылган. Анда күрсәтелгән суммага күзе төшкәч, Шаһиәхмәт хәзрәт бик аптырап:

– Сез минем белән чынлап сөйләшәсезме, әллә бу чираттагы бер мәсхәрәләүме? – дип сорады.

– Контрларны чәчеп үстермиләр, алар күптән безнең арада йөриләр. Күрегезче, Совет законнарыннан ничек көлә! Имеш, безнең Совет илендә законнар кеше мәсхәрәләү өчен чыгарыла! Хәзер үк, кул куеп, түләү йөкләмәсен алыгыз! Өч көн эчендә акча авыл Советына китереп тапшырылган булсын!

– Минем үз гомеремдә кулыма моның кадәр акча кергәне юк. Монда ниндидер аңлашылмаучылык…

– Җитте сиңа! Мескенләнмә! Хәзер үк хатыныңны өеңә җибәр, акча алып килсен. Әгәр хәзер үк акча алып килмәсәгез, икегезне дә, районга алып китеп, каталажкага утыртабыз!

– Көчленеке замана… Гаделлек бетте… Ничек телисез, шулай эшләгез…

Урамда картын каңгырып көтеп торган Фаизәне алып керделәр. Налог түләргә акча алып килергә кушкач, ул еларга да, көләргә дә белмәде. Бераздан үзен кулга алып, сабыр гына сүз башлады.

– Йорт-жирне, барлык әйберләрне сатсак та, ул кадәр акча җыелмаячак.

– Алтыннарыгызны кая куйдыгыз? Хәзер үк казып алыгыз!

– Эзләгез, – диде Фаизә тыныч кына. – Юк нәрсәне тапсагыз, сезнеке булыр.

Район Малия бүлегеннән килгән вәкил йодрыгы белән өстәлгә сугып:

– Өйрәтмә! Ничек эшләргә кирәклеген үзебез беләбез!

Аларны, акча сорап, төн уртасына чаклы тинтерәттеләр. Бик озак кайтмагач, кызлары Мәймүнә белән Сәгыйдә эзләп килде. Баганага бәйләп куелган ат янында бераз басып тордылар да, кәнсәләр ишегенә юнәлделәр. Анда керергә рөхсәт булмагач, кире ат янына барып, тарантаска утырдылар.

Авылда өйдән өйгә, хәзрәт белән абыстайны кәнсәләргә ябып куйганнар, дигән хәбәр таралды. Кәнсәләр янына халык җыела башлады. Мәймүнә белән Сәгыйдә янында басып торган кешеләрне күреп, милиционер чыкты һәм акырып-бакырып аларны куа башлады.

– Сезгә монда нәрсә калган? Хәзер үк таралыгыз! Югыйсә…

Ул, билендәге кобураны алып, һавада уйнатырга тотынды. Аның каршына озын буйлы, ап-ак сакаллы Хисмәт чыгып басты.

– Син, энем, чамалап сөйләш. Болай артыгын кылансаң, сөякләреңне капчыкка тутырып җибәрергә дә күп алмабыз.

– Җәмәгать, шаһит булыгыз! Бу карт мине үтерергә җыена! Мин аны җавапка тарттырам!

Хисмәт курка торганнардан түгел. Япон сугышында яраланып кайткан кеше. Бер аягы гарип булганлыктан, Беренче бөтендөнья сугышына алынмады.

– Әтәчләнмә, әтәчләнмә! Синең үзеңне җавапка тарттырырга кирәк! Не имеешь право корал белән тик торган кешеләргә янарга! – Ул, ачуы чыкканда, рус сүзләрен кыстырып сөйләшә иде. – Без сезгә хәзрәтне бирмәбез! Ни өчен сез аларны кәнсәләргә ябып тотасыз? Хәзер үк кайтарып җибәрегез!

– Ә, контр, син әле мулланы яклыйсыңмы? Табарбыз без сиңа урын!

Хисмәт, аның акырганын тыңлап, вакыт әрәм итмәскә булды. Көчле куллары белән милиционерны бер якка этәреп, ишеккә юнәлде. Калганнар да аның артыннан иярде. Шау-шуны ишетеп ишектән иң элек авыл Советы рәисе Абдул, аның артыннан Малия бүлегеннән килгән вәкил Халиков чыкты. Хисмәт Абдулны битәрләргә тотынды.

– Син шушы авылда туып-үскән кеше ләбаса! Нигә, күрә торып, хәзрәтне мәсхәрәләтәсең?

Рәис Абдул өчен вәкил җавап бирде.

– Кем хәзрәтне мәсхәрәли? Мәсхәрәләрсең аны… Налог түләү буенча сөйләшү генә алып барабыз.

– Халыкны шомландырып, аларны төн уртасынача тотмасагыз, сезгә көн җитмимени? Андый эшне көндез эшләргә кирәк! Эшегез хаксыздыр, шуңа күрә аны төн пәрдәсе белән капламакчы буласыздыр!

Хисмәт, эчкә узып, бер кырыйда таягына таянып чайкалып торган Шаһиәхмәтне күтәрде дә урамга алып чыкты. Анда кешеләр тагын да күбәйгән иде. Алар, Хисмәт белән Шаһиәхмәт хәзрәтне уртага уратып, яннарына кеше килерлек итмәделәр. Районнан килгән вәкилгә һәм милиционерга ләгънәт яудырып, шау-шу кузгалды. Шаһиәхмәт аларны тынычландырырга теләп сүз башлаган иде дә, әмма тавышы басылып калды. Хисмәт Шаһиәхмәт хәзрәт белән Фаизә абыстайны тарантаска парлап утыртты да өйләренә үзе илтеп куйды.

…Төнлә булган чуалыш турындагы хәбәр район түрәләренә тиз барып иреште. Ике көннән соң авылга ГПУның район буенча вәкиле Туктаров үзе килде. Югарыдагы хуҗалар белән киңәшкәнче, Шаһиәхмәтне кулга алып, аны тиз генә шәһәр төрмәсенә олактыру иде аның исәбе. Хуҗалары белән сөйләшкәч, бу фикереннән кире кайтырга мәҗбүр булды.

– Әгәр Шаһиәхмәтне кулга алсаң, авыл халкы мондый эшне тыныч кына күзәтеп торачак түгел, берүк ашыгып ялгыша күрмә, – диделәр аңа. – Күпләр бу көннәрдә безгә болай да кырын карый. Аларның Советка каршы баш күтәрүләре дә ихтимал. Шаһиәхмәт халык арасында изге зат санала. Иң элек аның үзенә тимәскә, аны яклаучыларны юлдан алып ташларга кирәк. Аннары эш үзеннән-үзе җайланачак…

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *