Безнең төп ниятебез, максатыбыз да – Аллаһының рәхмәтенә ирешү

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин. Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.

Сезнең һәрбарчаларыгызга 2021 ел календаре аша Алла­һы Тәгаләнең рәхмәтен, бәрәкәтен, җәннәтен теләп калам. Безнең төп ниятебез, максатыбыз да – Аллаһының рәхмәтенә ирешү. Шуңа ирешсәк кенә, без бәхетле, безгә җәннәт була. Ә бүген шул юлда тырышлык кую өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Белеп торыйк: дин милләтебезне гомер бакый сак­лаган, дөнья күләмендә таныткан, зур иткән, галим иткән.

Бүген Русиядә 8 мең мәчет бар, шуның дүрт меңе татар мәчетләре. Аллаһыга мең шөкер, бүген безнең белемле, акыллы, булдыклы, кеше күңеленә юл таба торган имамнарыбыз, хәзрәтләребез бар. Аллаһ йортлары намаз уку урыны гына булмыйча, халыкның бергә җыелу, туплану, гыйбадәт кылу, Коръән уку, үткән тарихыбызны барлау, телебезне өйрәнү, корбан чалу, ураза-ифтар, тәравих уздыру урыны да. Бигрәк тә чит төбәкләрдә шулай. Безнең башка чарабыз юк.

Татар мәктәпләрен бетерделәр. Ничек бетер­гән­нә­рен­ академик Дания Заһидуллина язмасыннан укыр­сыз. Теле­безгә куркыныч яный, ул бетү, югалу, юкка чыгу алдында. Галимнәр кистереп әйтә: тел бетсә, милләт тә бетә, дип. Дөрес, татар куәтле, зур, бербөтен милләт. Ләкин ул үзен-үзе якламаса, аны беркем дә якламаячак, ул башка беркемгә дә кирәкми. Әмма бу яңалык түгел. Бу хәлләр яшәү кануны булган Коръән Кәримдә бар. Аллаһы Тәгалә ап-ачык итеп: «…эшләгән эшләрегезгә, гамәлләрегезгә карап, икенче милләт белән алыштырырмын», – ди. Мең дүрт йөз ел элек әйтә. Мөселманның Конституциясе бер генә, еллар үткән саен алыштырылмый, дөнья беткәнче, ахырзаман җиткәнче барачак, аны Үзе иңдерде, Үзе саклый.

Бу мәкаләмне язып утырганда бөтен дөнья коронавирус белән карантинда утыра. Халыкны куркытмакчы булалар: кеше үлгән дә, кеше үлгән, диләр. Гомерең бетсә, үләсең инде. Әнә татарның типсә тимер өзәрлек, ике метр буйлы, иң чибәр, иң бай егетләре берсе 40 та, икенчесе 50 яшьтә үлде дә китте. Гомер кыска, бик кыска, изгелекләр эшләргә ашыгырга, дөньялыкта матур гамәлләр калдырып, Аллаһ каршына бөтенләй буш кул белән китмәскә иде бит.

Карантин көннәрендә табиблар кул юарга өйрәткәндә, баш казыебыз Җәлил хәзрәт: «Рәхәтләнеп ял итегез, мунча керегез, уен-көлке сөйләшегез, кәрәзле бал, кура җиләге белән кайнар чәй эчегез, – ди. – Дини бәйрәмнәрдә бер-берегезгә роза чәчәге бүләк итегез, бу Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сөннәте. Бернәрсәдән дә курыкмагыз, Аллаһтан гына куркыгыз», – ди.

Мәктәпләребез, телебез, милләтебез, динебезгә каршы­лар булса, белеп торсыннар: безнең даныбыз ерактан килә. Атаклы урыс совет язучысы, та­рихчы галим Л.Н.Гумилев: «Татар – ул олуг, үз дәрәҗәсен белә торган, бай тарихлы, мул мәдәният­ле, шанлы дәүләтләр тоткан халык. Белегез, бу горур исем», – дип язып калдырган. Дин галиме, язучы, рухи остазыбыз Ризаэддин Фәх­ред­дин: «Без бу дөньяга бетәр, юкка чыгар өчен түгел, яшәр, иҗтиһад итәр өчен килгән», – ди.

Шулай, дусларым! Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшеп, Аллаһ риза булырлык итеп яши алсак иде.

Иң изге теләкләр белән Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ. 

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *