Фәйзи Вәлиев. «Намаз»

 

Без кичке ашны ашап утыра идек.

Бердән, мин – кунак, икенчедән, өстәл тирәсендә миннән башка погонсыз кеше булмаганга, бөтен сүзләр миңа карап сөйләнә иде.

– Мөселманнарның намаз укуларын мин бик яратам, – диде бер офицер. – Алар намаз укыганда бик бирелеп укый, бик җитди, ихласлы булалар.

– Мөселманга намаз эчендә илтифатсызлык кылу – гөнаһ, – дидем мин.

Шул арада сул ягымда утырган поручик бик рухланып сөйләргә тотынды:

– Менә, әфәнделәр, сез күңелемә бер вакыйганы төшердегез. Моннан ун көн элек айлы бер кичтә шундый хәл булды. Шундый матур айлы, аяз бер кичне күз алдыгызга китерегез. Тын гына карасу күгелҗем күктә яп-якты тулы ай көлеп карап тора. Һавада сафлык, хуш ис – гөлләр исе бөркелә. Шуннан башка яшь чыршы, нарат агачларыннан әллә нинди иснәп туйгысыз тәмле хуш кына ис тирә-якны чолгап алган. Бу кичтә шундый шигърият, гүзәллек иде ки, ихтыярсыз аһ диясе, бу матурлыкны бирүче әллә кемгә шөкрана кыласы, кулларын кысып рәхмәт әйтәсе, үбәсе, аңар сәҗдә кыласы килә иде.

Без капитан белән кичке хезмәттән соң, сәгать уникеләр чамасында, бераз сулыш алып, өйгә таба килә идек. Шул вакытта әнә тегендә, безнең обоз тора торган җирдән уң якта, яшел чирәмдә, биш-алты каенның берсе астында ниндидер бер кеше тора. Төн белән солдатлардан берсенең дә анда торуы мөмкин түгел иде. Без ерактанрак күрдек тә, монда ни дә булса бер шөбһәле эш бар дип якынрак килдек. Без якынлаша башлагач, бу кеше иелде, аннан соң егылды. Бу шөбһәне тагын арттырды, туктап калдык.

Күп тә тормый, алдыбыздагы кеше тагын аякка калыкты. Мин никадәр бу кешенең ни эшләргә теләгәнен белергә, моның ни белән бетәрен карап торырга уйласам да, капитан шөбһәдән чыдый алмады, «Кем ул?» – дип кычкырды. Җавап булмады.

Бераз басып торгач, бу шәүлә тагын иелде һәм күп тә тормый егылды. Без инде: «Бу кеше бездән яшеренергә тели икән», – дип уйладык. Капитан тагы кычкырды, ләкин аңар каршы тирә-яктагы тынлыктан башка җавап булмады.

Безнең шөбһәләр чигенә җитте. Икебез дә револьверларны кобурасыннан чыгардык. Капитан револьверын югары күтәрде дә: «Кем ул, бәдбәхет, җавап бир; югыйсә атып үтерәм!» – дип кычкырды.

Уйлап карагыз, әфәнделәр, шул вакытта кем үзенең тавышын бирмәс. Егерме биш ел монас­тырьда яткан монах та җиргә куйган башын күтәреп, бер сүз эндәшер иде, дип уйлыйм. Бу бит хәятның иң актык минуты белән бәйле хәл. Ләкин шул катгый өченче сорауга да тирә-яктагы тынлыкны бозарлык, бер чебен хәрәкәте кадәрле дә тавыш булмаганга, без бик аптырадык. Мин капитанга: «Әйдә, барып карыйк», – дидем. Әкрен генә агач төбенә бардык.

Ярты аршын буе куелыктагы үлән арасында, каен төбендә, бер карт адәм, шинель өстендә тезләнгән хәлдә, утырып тора иде.

Мин моның, ай яктысында, үзебезнең обоздагы бер карт мөселман икәнлеген таныдым. Капитан:

– Син, бабай, ни эшләп утырасың? – диде.

Бабай җавап бирергә ашыкмады.

Мөселманнарның намазын элек тә күргәнем булганга, мин сизеп алдым: «Бу мөселман намаз укый, әйдә китик, капитан», – дидем.

Тирә-якта тынлык; агачлар, үләннәр сулыш та алмый шул тынычлыкны саклыйлар. Тик позициядән озак-озак кына атылган туп тавышлары кайвакытта гына безнең колакларга кадәр яңгырап киләләр, тулы ай яктырганнан-яктыра, үзенең ләтыйф, мәхәббәтле нурларын түккәннән-түгә иде.

– Их, туган, бак бер дөньяга, һәр нәрсәдә шигърият-поэзия уйный, менә нәкъ намаз укый торган вакыт. Бу мөселман белә кай вакытта намаз укырга! – дидем мин капитанга.

Күзләремне йомсам да, күзләргә йокы килмәде. Бәлки матур айлы төн, тынычлык, тынлык, ихлас күңелле, чын динле мөселманның намаз укып утырганы җанланып күренә башлады.

«Рәхмәт сиңа, динле мөселман бабай! Син бу матур төнне балалар кебек тыныч, кайгысыз, пакь күңел белән каршы алдың. Син бәхетле карт!» – дидем эчемнән.

Икенче көнне бабайны капитан белән икәү өйгә чакырып, кичә ни эшләгәнен сораштык.

– Мин намаз укый идем, Ваше высокоблагородие! – ди.

– Соң нигә эндәшмисең? Үзеңне чак-чак кына атып үтермәдек бит, – дидем.

– Безнең законда намаз укыганда сүз сөйләшергә ярамый, Ваше благородие, – ди.

– Рәхмәт, бабай, шулай бул, яратам мин синең кебек динле картларны, син изге кеше! – дип аркасыннан сөеп озаттым…

Бу хикәядән минем шактый кәефем килде. Шул мөселманны, шундый ихласлы динле кардәшемне күрәсем килде.

Икенче көнне мөселманнарны җыеп үгет сөйләдем. Мәҗлес ахырында солдатларның берсе Коръән укый башлады. Шул вакытта, елгадан тәһарәт алып, мәҗлескә ашыгып килгән бер картны күрдем. Озын сары сакаллы, куе мыеклы, озын кашлары күз өстенә төшкән бу мөселман килеп тезләнеп утырды. Коръән укылып беткәч, бабай торып, кул кушырып сәлам бирде. Күреште.

Бу гаскәри үзенең картлыгы белән дә, кыяфәте белән дә башкалардан аерым булганга, хосусый бабайның хәлләрен сораштым.

– Миңа, мулла туганым, 43 яшь инде. Бишенче ел ватанга хезмәт итәмен. Монда ике ел торып, муллабызны беренче күрүем; рәхмәт килүегезгә, хәзрәт, – диде.

Бабайның бөтен кыяфәтендә, йөрешендә ихласлык балкый иде. Аның озын сакалларын, җыерчыклы матур битен, ихласлы тирән күзләрен үбәсем килде.

Поручик сөйләгән матур хикәянең каһарманы шушы бабай иде.

1916.

«Татар мөселаман календаре», 2020 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *