Таптым да югалттым (язучы, татар журналисты Диләрә апа Зөбәерова истәлегенә)

Фәния ХУҖАХМӘТ

Таптым да югалттым

Айлар гына түгел, елдан артык эзләдем мин аны. Уйлап карагыз әле: кеше кадәр кеше югалса, — гап-гади, ялгыз карчыкмы, оста журналистмы, талантлы язучымы, — аны ничек эзләргә һәм табарга мөмкин? Әлбәттә, өенә бардым, ишек ачучы булмады, тагын бардым, кертмәделәр, ачуландылар. “Без — бөтенләй башка кешеләр, аларны белмибез, катнашыбыз юк”, — диделәр. Күршеләре дә төгәл генә җавап бирмәде. 20 елдан артык эшләгән соңгы урынында да бернәрсә дә белмиләр иде.

Хастаханәләргә шалтыратып карадым. Юк кына, диләр.

Югалган, югалган, язучы Диләрә Зөбәерова югалган. Гомере буена кимсетелгән, кагылган, кыерсытылган, җәберләнгән кешеләрне, бигрәк тә хатын-кызларны яклап, яратып, ярдәм итеп, матур-матур язмалар, мәкаләләр, акыллы, якты очерклар язган журналист Диләрә апа югалган. Югалтканнар, ничек кенә югалтканнар әле?! Яшереп куйганнар, һич табарлык түгел икән шул. Хәер, теләсәң…

Миңа, университетны тәмамлагач, 7-8 ел буена “Азат хатын” журналында язучылар Кояш апа Тимбикова, Мәдинә апа Маликова, Диләрә апа Зөбәерова, Габдулла абый Шәрәфи, оста журналист Хәмзә абый Зарипов белән бергә эшләү бәхете тиде. Бу юлларны мин белеп,сагынып кабатлыйм. Бер журналда — дүрт язучы, әле язучының да ниндиләре. Журналист хезмәтенең серләренә мин алардан өйрәндем. Кояш апа Тимбикова әледән-әле:

— Диләрә арабызда барыбыздан да җитез, уңганрак, булган, өлгергән, сәләтле, талантлы иде, — дия иде.

Әле санаган сыйфатларны үзеңдә тәрбияләп, булдырып та була торгандыр. Ә инде талант — ул йә була, йә юк. Чыннан да, Диләрә апа талантлы иде. Журналның авыл тормышы, авыл хуҗалыгы бүлеген алып барды. Авылдан кайтып керми иде. Мин командировкаларга аның кебек яратып йөргән башка кешене белмим. Тиз генә әзерләнә, бара, яза, ялт итеп журналда язмасы килеп чыга. Хатлар, рәхмәтләр килә. Ул арада Диләрә апа хикәяләр, повестьлар яза, китаплары чыга. Аны Язучылар берлегенә кабул итәләр. Дөрес, журналда эшләүче өч хатын-кыз язучы да шулай. Бер-берсенә тиң үсәләр, иҗат итәләр. Бу кызларның иҗатын Нәкый ага Исәнбәт, Гомәр ага Бәширов, Әмирхан ага Еники, Хәсән ага Туфан, Мирсәй ага Әмир укып, күзәтеп, хуплап торалар. Диләрә Зөбәерованың “Дустым авазы”, “Куш өянке шаһит”, “Кыр чәчәге” кебек матур, зәвыклы, затлы китаплары да нәкъ шул елларда туды. Бу әсәрләр хәзер, вакытлар алышынгач та, укып туйгысызлар. “Куш өянке шаһит” повестенең язмасы радио фондында да саклана, аны әле дә, шулай җае килгәндә, яңгыратып алалар. Яшьлек, саф, эчкерсез мәхәббәт, чын ярату берәүне дә битараф калдырмый.

Диләрә апа елларның караңгысы, көннәрнең иң салкыны булган 1930 елның 9 гынварында Сарман районының Күтәмәле авылында дөньяга килгән. Кабарып торган сакал-мыеклы, шома битле, зифа буйлы, ияк астына күбәләк галстук таккан ир кешенең фотосын “Әтием”, дип күрсәтә иде. “Мин төрмәдә туган­мын”, — дия иде Диләрә апа. Зәй шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы Әнәс абый:

— Диләрәнең әтисе тирә-якта данлыклы, укымышлы, белемле, зирәк остаз-укытучы, мулла булган, — дип сөйли иде.

Диләрә апа үзе дә киң эрудицияле, яхшы хәтерле иде. Тормыш иптәшен дә нәкъ шундыйны сайлый ул. Аның ирен, шаяртып, “аяклы энциклопедия”, дип тә йөртәләр. Илдус белән Диләрәдән Илдар туа. Пединститутның кызыл дипломын алган Диләрәгә авылга китәргә туры килә, чөнки кайнана пропискага керттерми. Диләрә апаның бөтен

фаҗигасе шуннан башланмыймы икән әле?! Ул гына да булмагандыр. Илдусның паспортына язылган башка хатыны да бар икән. Анысы аерылышырга теләми. Бергә яшәмәсә яшәми, аерылышмый гына.

Яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр кала. Яшь ана, яшь укытучы — ике ут арасында. Нишләргә? Кайнана сүзләренә бик тирән сер салынган тәкъдимен әйтә:

— Калдыр улыңны, урнашкач та кайтып алыр­­­­сың, — ди. — Бер калдырсаң — алырсың да, бер югалтсаң — табарсың.

Ризалаша шул Диләрәбез, ышана. Ике көн калганда укытырга билгеләнгән районга килә. “Синең урынга кеше алдык, татар теле укытучылары кирәкми, — диләр. — Нимес теле укытырсың”.

Ул исә алман телен белмәгәнен аңлатырга тырыша. “Укытырсың, өйрәнерсең!” — диләр. Ул еллар турында Диләрә апа бик кызык итеп сөйли иде. Ничек кенә укыта әле ул алман телен! Зәп-зәңгәр күзле, сап-сары чәчле, курчак кебек җиңел гәүдәле, биек үкчәле туфли кигән кызны “нимкә” дип кенә йөртәләр. Ул укучылары белән чит телне өйрәнә башлый. Инде өйрәнеп җиткәндә, Илдарны алып кайтыр өчен бөтенесен җайлап бетергәндә генә, районнан тикшерү килә. “Ачык дәрес”, — диләр. Инде еллар үткәч, әллә нинди куркыныч, авыр хәлләр кичергәннән соң да:

— Шул чакта курыккан төсле беркайчан да курыкканым юк иде, — дия иде Диләрә апа.

Килә тикшерү. Районнан — ике, мәктәптән бер кеше дәресенә керәләр.

— Әй, сөйләп тә куйдым, — дип искә ала иде ул. — Авызымны чалыш-чолыш китереп, белгән, ишеткән немец сүзләренең берсен дә калдырмадым, чиратлаштырып кабатладым, күпме яңа сүзләр ясадым. Укучыларым да чатнатып кына сөйләп тордылар. Соңыннан мине мактаганнарын ишеткәч, көлеп җибәрми көчкә түздем. Кыскасы, бу тикшерү аны районга инспектор итеп күчерү белән тәмамлана. Хәзер инде ул чит тел укытучыларын үзе тикшереп йөрергә тиеш була.

Казанга ул “Социалистик Татарстан”га журналист булып әйләнеп кайта. Әдәби иҗатын шагыйрә буларак башлый. “Журналист” дигән шигыре бүген дә актуаль яңгырый. Газетага күп яза, яхшы яза, үзен таныта. “Азат хатын” журналының тиражын 400 меңгә җиткергән, партия өлкә комитетының беренче секретарена теләсә кайчан телефоннан шалтырата, үзенә барып керә, Мәскәүнең үзе белән турыдан-туры эш итә ала торган легендар баш мөхәррир Асия Хәсәнованың күзе Диләрә Зөбәеровага төшә, эшкә чакыра.

Читтән караганда, Асия Фәридовна каты куллы, усал кебек күренә иде. Ләкин тираж арту, бай эчтәлекле, укылышлы журнал чыгару, хәтта яңа тема табу да бу редакциядә зур бәйрәм, шатлык-куаныч була. Журналны язучылар, артистлар, галимнәр, җырчылар — татарның зыялылары ярата иде.

Әле Венера апа Ихсанова мөхәррир булгач та, Нәкый ага Исәнбәтнең, хатыны Нәҗибә апага таягын тоттырып, аны коридор башындагы тәрәзә төбенә утыртып калдырып, Венера апага бик тә эшлекле фикер, теләк, тәкъдимнәр әйтеп, киңәшләр биреп, миңа (кабул итү бүлмәсендә утыра идем): “Чәчеңне кисмә”, — дип башымнан сыйпап, кесәсеннән алып, җылы, йомшак кәнфит төртеп киткәне истә.

Соңрак Диләрә апага ачы, авыр хәсрәт килде. Ике арада — ата белән ана арасында йөргән, йомшак күңелле, ышанучан Илдарны урамда кыйнап үтерделәр. Диләрә апа хәсрәтен эчкә яшерде, кешегә күрсәтмәде, үз дөньясына бикләнде.

Шуннан соң мин журналда озак эшләмәдем. Кояш апа да китте, аны кубарып алып, “Казан утлары”на җаваплы сәркатип иттеләр. Әлифә апа, Мәдинә апа да китте. Соңрак, пенсиясенә ике ай кала, Диләрә апаны “озаттылар”…

Хәер, әлеге “Азат хатын” хәзер үзе дә юк инде ул — “Сөембикә”гә әйләнде… (“Сөембикә” димәктән, үткән ел ахырында Казаныбызга Канададан тагын бер “Сөембикә” кайтты бит әле. Җир казый торган машина. Безнең Сөембикәләр һаман җир казый. Үз-үзен хөрмәт иткән халык үз ханбикәсенең хатирәсен шулай кадерсезләргә юл куярмы?! Кеше кадере бу кадәр дә кимер икән?!)

…Күпләр тарафыннан онытылган Диләрә апаны да мин очратудан өмет өзгән чакта таптым. “Сары йорт”та эшләүче таныш бер хатыннан: “Сездә билгесез авырулар булырга мөмкинме?” — дип сорадым.

— Юк, — дигән иде. Өч көннән: “Сезнең кешегез монда”, — дип шалтыратты. Очрашу көнен билгеләдек. Куркып көткән очрашу сәгате җитте. Әнә ул: ике ягыннан ике хатын җитәкләгән. Бу күренештән котым очып, кирегә талпынмакчы идем дә… артымнан ишекне бикләп куйдылар шул. Күзләремнән яшь бәреп чыкты. Миңа таба Диләрә апаның сурәте, өрәге шуыша. Кеше шулкадәр таушалса да таушалыр икән! Ул ябыкмаган да, тазармаган да. Ләкин тапталган, ватылган, сытылган, сындырылган, сыдырылган, яраланган, әрнегән… Аяклары, тәне күм-күк, кулы күтәрелми. Ә күзләре зәп-зәңгәр, төпсез диңгез төсле чип-чиста. Мин аны күкрәгемә кысып кочаклап алдым. Битләреннән, чәче кырылган башыннан сыйпадым. Ятсынуым, читләшүем, куркуым юкка чыкты. Безне бер өстәл янына кара-каршы утырттылар.

— Диләрә апау, — дидем, — саумы?

— А-аа-ау, — диде ул. Без шулай сәламләшә идек. Күчтәнәчләремне өстәлгә тезеп куйдым.

— Аша, Диләрә апа, син бит итле ризыклар ярата идең, — дидем.

— Ә син, матурым, аны хәтерлисеңме?

— Хәтерлисеңме, Диләрә апа, син эштә электр чәйнегенә тутырып йомырка пешерә идең дә бер атна буена рәхәтләнеп ашый идек…

Рәхәтләнеп, нәкъ элеккечә көлде.

— Әй, Диләрә апа, бу шоколад каты булган.

— Бу шоколадмыни? — диде ул, гаҗәпләнеп, — шоколад мондый булмый иде бит. Бик тәмле.

— Ак шоколад бу, Диләрә апа. Бөтен нәрсә үзгәрә. Сезнең Язучылар берлегенә дә яңа җитәкчелек килде. Бәлки, сине дә искә алырлар.

9 гыйнвар битен ачып, календарьне бирдем. Озак итеп карап торды. “Кояш апа синең юбилей турында язган”, — дидем.

— И-и, рәхмәт инде, Кояш бик матур яза инде ул…

Бүлмәдәшләре безне сырып алды. Ак халатлы хатын никадәр генә тырышып куса да, аларның да бу өстәлдән ни дә булса авыз итәселәре килә иде. Бер почмакта кычкырыша, сугыша ук башладылар.

— Болар бигрәк усаллар икән, сине кыйныйлардыр инде, Диләрә апа?

— Юк, әйбәт кызлар алар.

Ак халатлы хатын, телебезне аңламаса да, бер минутка да китеп тормады.

— Диләрә апа, әйдә, мин сине моннан алып китәм, өеңә алып кайтам, — дидем.

— Ю-у-ук, матурым, мин монда гына үлим инде, яшәргә дә күп калмады инде, монда гына үлим.

Хушлашканда: “Кил, көтәрмен, кил, матурым, яме”, — дип калды.

Телебезне белмәгән хатын озата чыкты.

— Алып китәргә мөмкин, ул бик тәртипле. Селкетмәсәң, көне буе утыра, су да сорамый… Ләкин кая?.. — дип авыр сулады ул.

“Аның ике бүлмәле фатиры бар иде”, — дип тормадым. Бәлки, ул юктыр инде, торыр, яшәр җире калмаганга, бәлки, аны монда китереп куйганнардыр.

— Янына килүчеләр бармы соң? — дип куйдым.

— Айга бер мәртәбә бер хатын килә, пенсия кәгазенә кул куйдырып китә.

Димәк, кемедер бар. Пенсия өчен генә киләме? Айлык пенсиясен дә алып баргач, ник, һичьюгы, атна саен килмиләр икән???

Мәкаләмне шушы урынга кадәр язгач, туктап калдым. Ник язам, кемгә кирәк бу мәкалә? Алай дисәң, нәрсәгә кирәк бу профсоюзлар, төрле шәфкатьлелек оешмалары, Өлкәннәр көне, кеше кадере?

Безнең бүгенге көнебез уен кебек. Күпләр инде күптән яшәми. Ә бары тик уйныйлар гына. Кеше язмышлары белән уйныйлар. Диләрә апа әнә шундый бәхетсез уенга эләккән. Төрлечә уйныйлар: кемнәрдер үтерүче, кемнәрдер шәфкать иясе булып уйный. Әгәр яшәвебез чын булса, Диләрә апа хастаханәдән бу дөньяга чыгарга куркып ятар идеме?

Кемнәр аның хәтерен алган, ничек бу шыксыз йорт аны үзенә сыендырган? Бәлки, аңа рәхмәт тиештер, мактарга кирәктер?

Зәп-зәңгәр гөнаһсыз күзләре төсен җуймаган әле. Алар безнең битарафлыгыбызны үтәли күреп торалар. Ул талантлы иде. Күрәсең, безнең халыкка талантлар кирәкми, соңгы арада алар бик сирәгәеп тә бара бугай.

— Мин төрмәдә туганмын, — дия иде ул.

Ни гаҗәп, Диләрә апа гомеренең азагы да якты дөньяның бикле ишекләре эчендәге яман сырхауханәсенә барып тоташкан…

Биредә эшләүчеләр белән дуслашып кына җиткән идек, аны икенче бүлеккә күчерделәр. Күрсәтми башладылар, кертмиләр. “Йогышлы авырулар бүлеге”, диделәр. Очраштырмас, күрсәтмәс өчен шулай эшләделәр бугай. Шулай да бервакытны Кояш апа белән күп итеп прәнник, мандарин алдык. Йомшак, майлы күмәч пешердек. Чөнки аларның күбесе тешсез, тәмлерәк әйбер алып килсәм, анда эшләүчеләр дә: “Батон алып кил, туйганчы ашасыннар”, — дия иде.

Кояш апа:

— Диләрә пилмән ярата, — дип, пилмән пешереп, матур савыт-саба, ашъяулык, тастымал алып барды. Янәсе, табын тезеп, кунак итә. Булмады. Безне якын да җибәрмәскә тырыштылар.

Кемгәдер сүз бирдек, кемгәдер акча төрттек, кемгәдер папирос алып килеп бирдек. Икебезнең беребез генә керергә мөмкин була язды. Кояш апа качып диярлек кереп китте. Мин киемнәр саклап калдым. Озак торып чыкты, төсе киткән, үзе телсез калган, үзе укшый иде. Ничек, нәрсә күргәнен ике көннән генә сөйли алды. Соңрак нәкъ шундый юл белән үзем дә кердем, тәмуг булса, шундый була торгандыр.

Монда эләгүчеләр бертөрле юл үтәләр, күрәсең. Бүлектән-бүлеккә күчерәләр. Бусы инде — соңгысы. Көннәр санаулы, бу авырулар инде урын өстендә генә ята. Бөтен эш караватта, бирсәләр — ашыйсың, бирмәсәләр — юк. Күп кешене биредән алып китәләр. Диләрә апаны юк, алучы булмады. Минем анда врач булып эшләүче бер танышым гел хәл белешеп, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтеп, миңа хәбәр итеп торды. Вафатын хәбәр итүен бик үтенгән идем…

15 декабрь көнне 70 яшендә язучы, журналист Диләрә апа Зөбәерова вафат булды. Иртән эшкә килсәм, “сары йорт”та эшләүче дустым:

— Диләрә апа өзелде, — дип шалтыратты.

— Котылган инде, — дидем. Котылган… Әй, бәрелде, әй, сугылды. Алданды, таланды, егылды, торды. Бердәнбер улын да кыйнап үтерделәр. Гомеренең яртысы гел кайгы-хәсрәт, борчуда булды. Йөрәге таза булган инде, түзде бит. Ике бүлмәле квартирасын

алып, сатып, үзен җүләрләндереп, “сары йорт”ка ыргыттылар. Янына айга бер мәртәбә бер хатын килеп йөргән, хәл белергә түгел, пенсиясен алу өчен кул куйдырырга.

Диләрә апа гаҗәеп кеше иде. Үлеме дә гаҗәп гыйбрәтле булды. Изге Рамазан аенда, җомга көнне. Моннан да изгерәк көн була алмый. Ул көнне вафат булганнарга гүр сораулары да булмый икән. Ләкин аны җомга көнне җирләмәделәр.

Мин үлемен ишетү белән Кояш Тимбиковага шалтыраттым. Ул — Язучылар берлегенә, чирек гасырдан артык эшләп, пенсиягә киткән “Сөембикә” журналы редакциясенә. Шулай итеп, аны тиз генә күмеп куя алмадылар.

Язучылар берлегендә Шаһинур Мостафин:

— Без аңа матди ярдәм бирергә булган идек, — диде.

“Сөембикә”леләр:

— Без аны Кукмара картлар йортына урнаштырырга булган идек, — диделәр.

Айга бер мәртәбә килә торган хатынның да кемедер: “Хатыным һәр көнне җылы аш илтә иде”, — ди. Барысы да акланмакчылар. Нигә, ник? Соңгы аклану теге дөньяда гына.

Диләрә апага некролог — хушлашу сүзе язмасаң да була икән. Язганнар: туганнарының, дусларының кайгысын уртаклашабыз, дигәннәр. Туганнары юк Диләрә апаның. Бер корсакта яткан, алардан туганнар, туганнан туганнар бардыр, ләкин туган итәрлек булмагач, нигә кирәк алар? “Дуслары”, дигәннән, бәлки, мин дә дустыр. Юк, дус булсам, аның үлеменә кайгырыр идем, мин сөенәм: котылды Диләрә апа! Теге дөньяда аңа бу кадәр авыр булмас, булмаска тиеш.

Радио фондында тыңлап туйгысыз “Куш өянке шаһит” дигән повестеның язмасы бар. Җыелышып шуны бер тыңларга иде. Диләрә апа талантлы, матур, йомшак телле язучы иде. Гомерендә беркайчан беркемгә авыр сүз әйткән, рәнҗеткән, кемгә дә булса начарлык эшләгән кеше түгел иде. Искә төшеп, йөрәкне сыкратыр, әрнетер әле.

Бу дөнья сиңа тәмуг иде, мәңгелегең оҗмах булсын. Хуш, зәңгәр күзле Диләрәбез…

***

2010 елда Диләрә апа Зөбәеровага 80 яшь тула. Туганнары, туганнарыннан туганнар бар бит әле. Казан уртасында ике бүлмәле фатирга хуҗа булып калганнар бар. Язучылар берлеге бар. Онытмаска иде бит татар халкының талантлы баласын. Татар зиратыннан мин аның каберен дә эзләгән идем дә, таба алмадым. Хәер, мин аны начар эзләгәнмендер. Әле бит Диләрә апаның кайчандыр бик якын дусты, әле туганы да түгелме икән — Нәкыя апа Сәфәрова да исән. Элек ул миңа: язмаларыңны укып барам, дия иде. Бусын да укыса, шалтыратсын иде. Бергә тизрәк табып, таш һәм чардуган куйдырыр идек. Аннан соң Диләрә апаның якташлары да бардыр бит. Юк бездә кеше кадере, югыйсә, Диләрә апа үлеп тә күрсәтте бит инде. Кешене һичьюгы үлгәч кадерлиләр бит.

Шәхесләрне зурлауның иң зурын безгә Рифат Фәттахов күрсәтте.

Булганмы, юкмы дөньяда Рәшит Ваһапов дигән җырчы, күпләр, бик күпләр онытып бара иде. Җир шары шундый тизлектә әйләнә, сибелә генә татарның талантлы балалары. Сибелсә генә ярар иде әле, барыбер бер ачылып, ялтырап китәрләр дә, дөньяны якты нурга күмәрләр иде. Юк шул, гел алай булмый, тарих туфрагы аларны саллы-саллы катламнар белән күмә дә куя. Әйтерсең лә, бөтенләй булмаганнар да. Рәшит Ваһапов белән дә нәкъ шулай була язган иде. Ярый әле, туган якларыннан, Сергачтан ук Рифат Фәттахов дигән үзе үҗәт, үзе әрсез, үзе булдыклы бер журналист килеп чыкты. Халкыбызның яраткан, күңел төпкелендә кадерләп саклаган Рәшит Ваһаповын бөек җырчы итте дә куйды. Матур, затлы альбом чыгарды. Фестиваль үткәрде. Татарстан һәм татар яшәгән төбәкләрдә җырчыны танытып йөрде. Рәшит Ваһапов белән бергә бүгенге

җырчыларыбызны Финляндия, Германияләргә алып барып, якташының тавышын бөтен дөньяга ишеттерде.

— И, и, — диде безнең халык, — татарда башка җырчы юк, дип уйлаулары мөмкин.

Булса соң, кайсыбызның кемне ничек зурлый алганыбыз бар соң әле?!

Ике-өч мең тираж белән газета-журнал чыгарып, безнең гәҗит иң укылышлы, иң шәп гәҗит, дип кычкыручыларны да, өздереп, җаннарны рәхәтләндерерлек бер җыр башкара алмыйча йолдызга әйләнгәннәрне мин үзем дә хупламыйм. Шулай да Рифат Фәттаховка рәхмәтлемен. Ул бу эше белән татарның талантларын ничек зурларга кирәген бик оста күрсәтә алды. Шулай зурларга кирәк. Әлбәттә, без аның кебек югарыдагыларның хөрмәтен казана да алмабыз. Ә бит талантларны зурлауның да, мәңгеләштерүнең дә юллары күп төрле. Тагын бер фидакаребез бар. Ул — Әзһәр Хөсәенов — артистмы, мәдәният хезмәткәреме, белмим, әллә кем?! Ул Сара апа Садыйкованы зурлады, аны мәңгеләштерде. Композитор Сара Садыйкова фондын оештырды. Бик матур язма-кассеталар чыгарды. Инде менә олы юбилеен үткәрергә йөри. Истәлек китабын әзерли. Ә китап әзерләү һич тә җиңел түгел. Миннән бер мәкалә яздырып алу өчен генә дә 7-8 мәртәбә килде. Мин шулай инде: күңелемдә, җанымда өлгереп җиткәч кенә кәгазьгә күчерәм. Язып бирдем. Укып чыкты да шундый шатланды. “Сара апа нәкъ шундый иде, бик җылы, бик матур язгансың”, — диде. Ә кемгәдер ошамый, янәсе, акча үзләштерергә йөриләр. Үзләштермәгәйләре соң, бездә акча бик күп, без Аллаһы биргән “җир мае” өстендә яшибез. Шулай да: сәнгатькә, мәдәнияткә акчаны бер дә бирәбез, дип тормыйлар. Үзләштергәнче, аны әле алдан табасы бар. Һәр кешенең кулыннан килми ул эш. Безгә менә шундый тынгысыз кешеләребез булганга да, шәхесләребезне зурлаганга да сөенергә кирәктер.

Зурлау дигәннән, әле менә

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *