• Дин сабаклары. Аллаһ Тәгалә

Без күргән һәм күрмәгән, без белгән һәм белмәгән барча мәхлукатны, барча затларны юктан бар итүче – Аллаһ Тәгалә.

Диннең нигезе һәм иманның төп шарты – Аллаһны тану. Аллаһның барлыгына без акылыбызны эшкә җигеп, фикерләп инанырга тиеш. Иманның нигезе дә – күрмәгән килеш, күргән кебек, Аллаһка ышану. Ниндидер сурәткә, сынга карап түгел. Аллаһ бер, Аның һич тиңдәше юк. Без тормышыбыздагы кечкенә генә әйбернең дә үзеннән-үзе бар булуына ышанмыйбыз. Һәр әйбернең иҗат итүчесе булган кебек, бу галәмнең дә иҗат итүчесе бар, ул – Аллаһ Тәгалә. Аның барлыгына дәлил – шушындый камил итеп төзелгән галәм. Аның берлегенә дәлил шулдыр ки, бөтен дөнья бер материалдан тора һәм бер план буенча төзелгән.

Аллаһ Тәгалә – һәрнәрсәнең бар булуына сәбәп. Әмма әлеге барлыкта Аллаһның булуына дәлил эзләргә ярамый. Аның бар булуын акылыбыз кысаларына гына сыйдырып бетерергә тырышуыбыз дөрес түгел. Кайвакыт мантыйк кануны буенча без: «Аллаһны кем яраткан?» – дип сорап куябыз. Мантыйк ул – безнең канун, кешеләр кануны, вакыт һәм урын кануны. Вакыт һәм урын кебек нәрсәләрне яраткан, бар иткән Аллаһ Үзе болардан өстен, ягъни Ул Үзе вакыт һәм урын кануннарына буйсынырга тиеш түгел. Аны вакытка, урынга һәм алардан чыккан кануннарга бәйле итеп күзаллау мөмкин түгел. Сәбәпләрнең канунын бар иткән Аллаһ Тәгаләне аларга буйсына торган зат итеп карау зур хата булыр.

Соңгы вакытта галимнәр шундый ачышлар ясады. Энергия куәте җитсә, үткән заманга кайтып та, киләчәккә барып та була. Бу турыда күп фантастик фильмнар да бар. Моны ничек аңларга? Бу хәл урын һәм вакыт дигән төшенчәләрнең дә чагыштырмача икәнен күрсәтә. Димәк, галәмдә үткән заман да юк, киләчәк заман да юк, бөтенесе берьюлы яши. Шулай булмаса, үткән заманга ничек үтеп була, әгәр ул хәзерге вакытта яшәмәсә, йә булмаса, киләчәккә ничек күчеп була? Шуның өчен Коръәндә киләчәк заман юк. Аллаһ Тәгалә өчен барысы да үткән заман, чөнки Ул барын да белеп тора. Галимнәр ачкан теория дә безнең күзаллауның чикле икәнен дәлилли.

Аллаһның барлыгы Үзеннәндер һәм аның мондый сыйфатлары бар.

1. Аллаһ бар. 2. Аллаһның әвәле һәм ахыры юк. 3. Ал­лаһ мәңгелек. 4. Аллаһ бер. 5. Аллаһ Үзе бар иткән нәрсәләргә охшамаган. 6. Аллаһ бернигә дә мохтаҗ түгел, бар булуы сәбәпле, башка бер барлыкка ихтыяҗы юк.

Фәкать Аңа гына буйсынырга һәм гыйбадәт кылырга, Аннан гына ярдәм көтәргә тиешбез.

«Татар мөселман календаре», 2020 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *