Рәхмәт әйтүе рәхәт

«Рәхмәт һәркем өчен рәхәт» дигән кечкенә бер хикәя бар. Идрис Туктар язган аны. Бу гыйбрәтле хикәя мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Аның эчтәлеге болай. Малай кибет­тән Хафиз бабайга ипи алып кайтып бирә. Шуның өчен бабай аңа рәхмәт әйтә. Малай да бабайның рәхмәтенә каршы рәх­мәт белән җавап бирә. «Ипи алып кайтучы син ич, нигә миңа рәхмәт әйтәсең?» – ди Хафиз бабай. «Рәхмәткә каршы рәхмәт тагын да рәхәт», – дип җавап бирә малай. Уч төбе кадәр шушы хикәягә күпме мәгънә сыйган. Мондагы һәр сүз, һәр җөмлә күңелгә сары май булып ята. Бу хикәяне мәктәптә балалар белән укыган саен укыйсы килә. Соңыннан мин уйланып йөрим. Рәхмәт сүзе ни өчен күңелне җылыта? Рәхмәт әйтү нигә үзеңә дә, рәхмәт сүзен ишеткән кешегә дә куаныч бирә? Балаларга да шул сорауларны бирәм: бүген кемнәргә рәхмәт әйттегез, сезгә кемнәр рәхмәт әйтте, дим. Куана-куана сөйлиләр.

Сере нидә?

Психологлар әйтүенчә, «рәхмәт» сүзенең зур тәэсир итү көче бар. Мәсәлән, Роберт Эммонс бу сүз бөтен тормышны үзгәртә ала ди. Психолог фикеренчә, кешеләрдә яхшылык күреп, рәхмәт әйтә белгәннәр оптимист, юк-барга борчылмый, булганына шөкер кыла. Алар җиңелрәк яши. Гел борчу-мәшәкатьләр эчендә яшәгән, үз эченә бикләнгән кешеләргә психологлар башкаларга рәхмәтле булырга куша. Шул рәвешле аларның кешеләргә игътибары арта, авыр уйлардан арына, башкалар белән аралаша башлый.

Кемгә дә булса рәхмәтлелек хисен кичергәндә кеше үзен физик яктан да, рухи яктан да яхшырак тоя. Бу – фәнни расланган факт. Берәү сиңа ярдәм итеп, син аңа «рәхмәт» дисең икән, бу коры сүз әйтү генә түгел, бу – аңа үзеңнең йөрәк җылыңны, бер кисәкчегеңне дә бирү.

Рәхмәт әйтү һәм аны башкалардан ишетү яшәргә көч бирә. Кемгәдер булышып, аннан «рәхмәт» ишетү бәхет хисе тудыра. Игътибар иткәнегез бардыр: рәхмәт әйткәндә кеше һәрвакыт елмая. Ишетүченең дә кәефе күтәрелә, ул да шуннан башкаларга рәхмәт әйтергә өйрәнә. Бу сүз бүгенге кырыс, стресслар белән тулган заманда кеше күңелен йомшартырга сәләтле булуы белән аеруча кадерле.

Рәхмәт сүзләрен кешеләргә генә түгел, беренче чиратта Ал­лаһы Тәгаләгә әйтергә кирәк, чөнки кеше бөтен яшәеше, барлыгы белән Аңа бурычлы. Иртән йокыдан уянып, бу якты дөньяны күрәсең, үз аякларың белән йөреп китәсең, хәләл кө­чең белән гаиләңне туйдырырлык нигъмәтләр табасың икән – шуларга шөкер итәргә кирәк. Шөкер итү – Аллаһка рәхмәт әйтү ул. Шөкер иткән кешенең тормышы тыныч һәм бәрәкәтле була. Үзенә рәхмәт әйтүчеләрне Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламас. Әмма рәхмәт йөрәк түреннән чыгарга тиеш.

Ничек өйрәнергә?

Шушы язманы башлап җибәргән хикәяне укыганнан соң, мин балаларга көн дәвамында үзләренә әйтелгән рәхмәтне һәм үзләренең кешеләргә әйткән рәхмәтләрен язып барырга ку­шам. Алар моны бик кызыксынып башкара. Кайберләре көнгә хәтта утызар рәхмәт жыя. Шуның белән алар «рәхмәт» сүзен ишетү өчен башкаларга да аны әйтергә кирәклеген аңлый. Соңга таба рәхмәтне язып кую өчен генә түгел, ә аның чын күңелдән әйтелгән булуын аңлату эшләре алып барыла.

Рәхмәтле булырга өйрәнү өчен кешеләрдән, заманнан зарланудан туктагыз. Күршеләрегездән көнләшмәгез, акчасы күп булганнарга кызыкмагыз. Болар кәефне кыра

торган уйлар. Яхшылыкның кадерен белмәүчеләрнең күбесенә көнләшү хас. Иреңнән яки хатыныңнан көнләшү иртәме-соңмы гаилә­не таркатуга китерә. Үзең белән яшәгән, балаларыңны карап үстергән кешегә рәхмәтле булу кирәк.

Ирешкән уңышларыгыз өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтегез, кешегә бирелгән сәләт бары Аннан. Табигать-анага рәхмәтле булыгыз, табигатьнең һәр урыны һәм мизгеле үзенчә матур. Шуны күзләрегез белән күрә һәм күкрәгегезне тутырып һавасын сулый аласыз икән – сез бәхетле.

Бу бәхет өчен рәхмәтле булырга кирәк.

Кимендә көнгә бер тапкыр «рәхмәт» сүзен ишетергә кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр адым саен чыгып тора. Олы кешеләргә ярдәм итәргә, үз өеңдә хатыныңа булышырга, туганнарыңның хәлен белешергә мөмкин. Башкаларга игелек эшләмичә, үзең дә рәхмәтле була алмыйсың.

Бер-беренә рәхмәт әйтү татар халкының бик күркәм гадәте. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр диләр. Бу чыннан да шулай. Табиблар фикеренчә, рәхмәтлелек хисен еш кичерүчеләр тыныч йоклый һәм авыруларга бирешми.

Хатта да, уйда да…

Япония галиме Масару Эмото су катып, кристаллар барлыкка килгәндә, төрле сүзләргә су кристалларының төрлечә формалашуын ачыклаган. Ул ике шешәгә су салып, суыткычка куйган. Шешәләрнең берсенә «рәхмәт», икенчесенә «син юләр» дигән сүзләр язып ябыштырган. «Рәхмәт» сүзе язылган шешәдә кристаллар искиткеч матур формалашкан. Ә икенче шешәдәге кристаллар эре һәм тупас булган. Кешедәге уңай эмоцияләр, дога укулар, яхшы сүзләр суга уңай йогынты ясый. Ә начар сүзләр, киресенчә, тискәре йогынты ясый икән.

Гарвард медицина мәктәбе тикшеренүчеләре рәхмәт хат­лары язарга, яки рәхмәт дәфтәре булдырырга кирәк дип киңәш бирә, һәр көнне анда берничә рәхмәт язарга: башта, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә, аннары үзеңә, аннан якыннарыңа: әти-әниеңә, кайнанаңа, балаларыңа, дусларыңа… Күңелдән башкаларга рәхмәтне күбрәк юллаган саен, тормышыбызда могҗизалар күбрәк була: муллык килә, безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Хәзер интернет аша рәхмәт хатларын җибәрү бик җиңел. Иренмәскә генә кирәк. Язарга вакытыгыз булмаса, уегыз белән рәхмәт әйтегез. Сезгә яхшылык эшләгән яки ярдәме тигән кешене күз алдыгызга китерегез дә, рәхмәт сүзләрегезне әйтегез. Бер минутка күзләрне йомып, йөрәк тибешегезне, тын алуыгызны тыңлагыз. Үзегезнең яхшы якларыгызны табып, үзегезгә рәхмәт әйтегез. Бу – тормышның никадәр матур һәм кыйммәт булуын аңларга ярдәм итәр.

Җылы сүзне кызганмыйк

«Рәхмәт һәркем өчен рәхәт» дигән шушы кечкенә генә хикәя никадәр фикерләр тудырды. Үзем дә күпме яңалык ачтым. Хәзер боларны укучыларым да беләчәк, алар «рәхмәт» сүзенә башкача, тылсымлы көчкә караган кебек караячак.

Бүгенге фән-техника үсеше алга киткән заманда үзара аралашуга вакыт җитми. Сүзлек байлыгыбыз кимегәннән-кими, сөйләм телебез ярлылана. Җанга якын матур әдәби сүзләр урынына чит телләрдән күчкән алынма сүзләрне куллану модага кереп бара. Социаль челтәрләрдә сүзләрне бозып, кыскартып язабыз.

11 гыйнварда ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән Рәхмәт көне дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Елның билгеле бер көнендә шундый мәгънәле, матур, күңелләрдә уңай хисләр тудыручы сүзебез барлыгын искә төшерү, әлбәттә, артык түгел. Ә инде әлеге

тылсымлы сүзләрне һәркем һәркөн­не берничә тапкыр кулланса, күңелләрдә миһербанлылык, кешелеклелек кебек сыйфатларга да урын калыр иде.

Телебездә «рәхмәт»тән дә ешрак әйтелә торган кадерле, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз. Әйе, кешеләр рәхмәт сүзе аша бер-берсенә шатлык бүләк итә, игътибарлы икәнен күрсәтә һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уята. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә җылы сүзләр генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!

Фәрит ВАФИН,

Арча районы, Яңа Кенәр авылы укытучысы.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *