Аллаһыга шөкер кылып, рәхмәтле булып яшәү

Аллаһы Раббыбыз Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны нинди гүзәл итеп яраткан. Адәм балаларын, акыл белән зиннәтләп, нинди гүзәл, камил сурәттә бар кылган. Шушы гүзәллекне күрү, тою, шул гүзәллек эчендә яшәү бәхет түгелме? Аллаһының бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләренә без шөкер кылырга тиеш түгелме?

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләре бихисап. Болар – кояш, сулаган һавабыз, һәр сулыш алуыбыз, акыл, сәламәтлек, ашаган ризыгыбыз, кигән киемнәребез һәм безнең әйләнә-тирәбездә булган бик күп башка нигъмәтләр. Ни кызганыч, күбебез әле моны Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләре булуын танымый, шулай тиеш, дип кабул итә.

Коръәни Кәримдә шөкер итү буйсынучанлыкның төп билгесе булуы һәм Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә шөкер итмәгәннәрнең шелтәләнүе хакында әйтелә. Мәсәлән, Коръәни Кәримнең түбәндәге аятендә Аллаһы Тәгалә: «Аллаһы сезне аналарыгызның карыныннан чыгарды, ул вакытта һичнәрсә белми идегез. Сезгә колак, күз вә күңел бирде, шулар белән белә башладыгыз, шуларны уйласагыз, шаять, шөкер итәрсез!» – дип әйтә («Нәхел/Умарта кортлары», 16:78).

Нәрсә ул шөкер?

Шөкер итү – кешенең үз хәленнән канәгать булып, Аллаһыга рәхмәтләрен белгертүедер. Аллаһы Тәгалә кешеләргә санаусыз нигъмәтләр биргән. Ашау-эчүләребезне дә бар иткән, саулыкта яшәткән бөек Зат – Аллаһы Тәгалә. Акыл, рух, гәүдәбезгә көч-куәт биреп, төрле эшләрне башкарырга мөмкинлек кылучы да – Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтте: «Әгәр Аллаһының биргән нигъмәтләрен санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз. Шиксез, Аллаһы ярлыкаучы вә рәхимле» («Нәхел/Умарта кортлары», 16:18).

Бу аятькә биргән аңлатмасында Ибне Җәрир: «Тәхкыйк, әгәр дә сез түбәнчелек һәм Аңа буйсынуга омтылу белән килсәгез һәм Ул риза булырлыкны эшләсәгез, кайбер нигъмәтләренә Аңа рәхмәтләрегезне әйтергә онытсагыз, Аллаһы Тәгалә сезне ярлыкар, чөнки Ул сезгә рәхимле-шәфкатьледер», – дип әйткән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешенең гыйбадәте – Аллаһы Тәгаләгә бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итүе», – дип әйткән. Бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итү сүзләр белән генә түгел, ә шул нигъмәтләрне кулланып та белдерелергә мөмкин. Байлык өчен шөкер итү мохтаҗларга ярдәм итү аша белдерелә, белемнәр өчен шөкер итү шул гыйлемнәрне кешеләр файдасына куллану аша, ә сәламәтлек өчен гыйбадәтләр кылып, хезмәт итеп рәхмәтебезне белдерә алабыз.

Шөкер кылу өч төрле була

Беренче шөкер төре – йөрәк белән шөкер итү. Йөрәк бе­лән шөкер итү – ул барлык игелекләрнең дә Аллаһы Тәгаләдән икәнлеген аңлау. Аллаһы Тәгаләдән ирешкән һәрбер нәрсәгә (хәтта аз күләмдә булса да) без рәхмәтле булырга, шөкер итәргә тиешбез. Бер риваятьтә: «Игелекнең аз күләмдә булуына түгел, ә шушы игелекне сиңа биргән Аллаһы Тәгаләнең Бөеклегенә игътибар ит», – дип әйтел­гән. Йөрәк белән шөкер итү – Аллаһы Тәгалә биргән һәр нигъмәткә канәгать булу дигән сүз. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Үзегездән яхшырак хәлдә булган кешеләргә түгел, ә сезнекенә караганда начаррак хәлдә булганнарга карагыз», – дип әйткән (Мөслим).

Икенчесе – тел белән шөкер итү. Тел белән шөкер итү – ул барлык нәрсәнең дә Аллаһы Тәгаләдән икәнлеген тану дигән сүз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Аллаһы колына бер нигъмәт биреп, ул «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтсә, ул шөкер иткән булыр. Әгәр кеше икенче мәртәбә дә «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең савабын арттырыр, өченче тапкыр кабатласа, гөнаһларын гафу итәр», – дип әйткән.

Өченчесе – әгъзалар белән шөкер итү. Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек гыйбадәтләр белән бергә, динне аңлату, тарату юлында хезмәт итү дә әгъзалар белән шөкер итүгә керә.

Аллаһы Тәгалә: «Аллаһыдан башка сыннарга гый­бадәт кыласыз, вә сыннарыгызны Аллаһы дип ялган сөйлисез. Аллаһыдан башка гыйбадәт кыла торган сыннарыгыз сезгә ризык бирергә кадир (көчле) түгелләр. Ризыкны Аллаһыдан сорагыз вә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер итегез, чөнки хөкем ителергә Аллаһыга кайтасыз», – дип әйтә («Ганкәбут/Үрмәкүч», 29:17).

Кояш чыгып сөңге буе күтәрелгәннән алып, өйлә вакыты кергәнче укыла торган ишрак, духа намазлары да һәр буыныбыз өчен шөкер кылу булып тора.

Коръәни Кәримнең «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Аллаһы Тәгалә шөкер итүчеләргә нигъмәтләрен арттырырга вәгъдә итә: «…Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын…» Аятьнең дәвамында Ул бәндәләрен түбәндәге сүзләр белән кисәтә: «Әгәр көферлек кылсагыз, Минем газабым бик каты».

Шөкер кылуның билгеләре

Шөкер кылуның иң беренче билгесе – бу дөньяда да, Ахирәттә дә бөтен нигъмәтләрне бирүче һәм бөтен нигъмәтләрнең хуҗасы булган Аллаһыны тану, Аңа иман китерү. Аллаһыны танымау – иң зур гөнаһ. Аллаһыны танымаучы, бу дөньяда Аллаһының нигъмәтләрен башкалар белән тигез файдалана алса да, Аллаһының Ахирәттә әзерләнгән барча нигъмәтләреннән мәхрүм кала. Ул кешегә җәһәннәм газабыннан башка берни дә юк һәм аның хәлен беркем дә, бу дөньяда тупланган бернинди байлыгы да үзгәртә алмый. Андый кеше Аллаһының бу дөньядагы бер өлеш байлыгына алданып, 99 өлешеннән мәхрүм калучы була.

Шөкер кылуның икенче билгесе – бөтен тормышыңны Аллаһы кушканча көйләү, ягъни Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү. Аллаһыны танып та, Аллаһы кушканча яшәмәгән кеше, көферлеккә төшмәсә дә, зур гөнаһлы була. Ул Аллаһының олы нигъмәте булган җәннәтенә җәһәннәм газабы аркылы гына ирешә ала.

Аллаһы Сүбханәһү вә Тәгалә: «Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышану белән ышанып, Коръән белән гамәл кылсагыз һәм нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһы сезне ник газапларга тиеш соң? Шиксез, Аллаһы чын мөселманлыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүче һәм һәрнәрсәне белүче булды», – дип әйтә («Нисә/Хатыннар», 4:147).

Мөхтәрәм җәмәгать, безнең – мөэминнәрнең – бу дөньяда да сау-сәламәт буласыбыз, бәхеттә-нигъмәттә яшисебез килә. Ахирәттә дә җәннәтне өмет итәбез. Шушы ике дөнья бәхетенә ирешү өчен без Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә шөкер итеп яшәргә тиешбез. Шөкер итсәк, Ул безгә биргән нигъмәтләрне кире алмас, киресенчә, арттырып та кайтарыр. Коръәндә дә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «…Әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, Ул эшегездән риза булыр» («Зөмәра/Халык төркеме», 39:7).

Хөрмәтле дин кардәшләрем, нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһы ризалыгы өчен эшләү кирәк. Аллаһы риза булсын өчен тырышып тормышын алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын бәхетле кеше була. Барысына да канәгать булып, шөкер кылып, Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.

ТҖ МДН Дәгъват бүлеге.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *