Иман китерергә вакыт җиткән һәммәбезгә (Лена Шагыйрьҗан истәлегенә)

Ул көнне кояш яп-якты һәм нурлы иде. Кышның нәкъ уртасы. Юл бик матур, киң итеп чистартылган һәм ап-ак. Юл буена тезелгән агач-куаклар да зәңгәрсу ак бәскә төрелгән. Кар бөртекләре шундый эре, серле. Ялгыш кагылган кызылтүшләргә сизгерлекләре шундый көчле, сибелергә генә торалар. Урман буйларында җиңелчә генә кар бураны вальс бии.

Әнә шулай махсус ясап, бизәп булмый торган юлдан Әтнә ягына «туй» төшә. Көзге итеп кулланырлык, ялт-йолт килеп торган затлы машинада татар халкының бәгырь җимеше, газиз баласы шагыйрә Лена Шагыйрьҗан туган авылы (Актанышта туса да) Күлле Кимегә «кайтып бара». Казан, шагыйрьләр зурлап, хөрмәтләп озаттылар. Җәсәден Язучылар берлеге йортына куйганнар, кеше күп иде. Ихлас, чын сүзләр әйтелде. Чөнки ул ясалмалыкны, ялагайлануны кичерми торган бер шәхес иде. Шагыйрьләр һәм татар театрының бөекләре Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, барысы да монда булды. Яшь шагыйрәләр Йолдыз, Янсуарның күзләре яшьле. Шагыйрә Илсөяр: «Лена апаны, машинада йөртеп, соңгы кичәләрдән озатып куя алдым,» – дип сөенә. Мәдәният министры да озатуны үзе башлап йөри, хушлашканда Шагыйрьҗанның шигырен яттан сөйли. Үзе булса, күреп торса, «соң инде» дияр иде. Юк, юк, нинди соң булсын, әле башлана гына, башлана. Күлле Кимегә «туй» төшә. Кемдер соңгы туе, дияр. Беренчесе дә, соңгысы да түгел. Ул мондый борчу-мәшәкатьләрдән азат, өстен иде. Аның ире дә, балалары да, тормышы да булмады. Гаҗәеп бер шигърият дөньясы менә шуларның барысын да алыштырды. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның җаны шигърияттән генә тора иде дисәм, тарайту кебек булыр. Ул бик матур, гаҗәеп моңлы тавышлы иде. Ул Бакый Урманчега борынгы җырларны җырлый иде. Миңа аларның парлап та, кара-каршы җырлауларын да тыңларга насыйп булды. Ул Сара апа Садыйкова белән дә дус иде. Илһам абый Шакиров белән дә дуслар, сердәшләр, фикердәшләр иде дисәм дә, күңелемдә күп серләр кала. Лена апаның туган көнендә – 4 июльдә алар еш кына күл буенда очрашалар, төн буена сөйләшәләр, җырлашалар; күңелләр күктә, җаннар мәңгелеккә тоташа. Гомернең иң изге мизгелләре. Илһам абый озатырга килә алмады. Әйтеләсе сүзләр әйтелгән иде, бу дуслык турында поэмалар язылыр әле. Язылырга тиеш. Халкым үзенең газиз балаларын белергә, зурларга, киләчәккә тапшырырга тиеш. Кемдер Лена апаның холкына кагылса, ышанмагыз. Әйтегез: чын шагыйрьләр гади кешеләр кебек була алмый. Алар безнең кебек булса, бөеклеккә ирешәлми, халкының бәгыреннән моң, шигырь сыгып чыгара алмый, язганы гади сүзләр тезмәсенә әйләнә. Әгәр Лена Шагыйрьҗан бик ярлы, бик кечкенә фатирда яшәгән дисәләр дә, ышанмагыз. Бәхәскә керәсегез килсә, әйтим әле, аның бит өй түрендә борынгы зур пианино тора иде. Ул шунда үзе уйнап, үзе җырлый иде. Димәк, тыңлаучылары да булган. Әнә шагыйрь Рәмис Аймәт үткән елның соңгы көнендә булган, автограф язып өр-яңа китабын калдырган.

Әйе, әйе, Лена апаның тар бүлмәсенә бер дә кояш керми иде. Ул шуны, кояшлы бүлмәне тели иде. Булды бит, теләге – Аллаһыдан сораганы кабул булды. Сеңлесе Луара шаһит. Ул да шагыйрә, апасыннан гына яхшысынмый, театр әһеле, апасының иҗатын яттан белә, дәвам итәр. Инде менә күзләр йомык, тын алу да бик акрын. Больница бүлмәсенең тәрәзәсеннән кояш кереп бара, Луара ханым пәрдәне ача, кояш туп-туры аның йөзенә төшә…

Бәхетсез булган, ялгызлыктан интеккән дип, гөнаһлы була күрмәгез. Ул бүгенге көннең иң баш татар шагыйрәсе иде. Тукай бүләге иясе, халык язучысы булган өчен генә түгел. Ул гел үзенчә яшәде. Ә үзенчә яшәү берәүгә дә җиңел түгел. Ул бәхетле иде. Соңгы арада бәхет турында күп сөйләшәләр. Бәхетнең нәрсә икәнен, ничек булганын белмәгәннәр дә бәхет турында сөйли.

Лена Шагыйрьҗан белән бер яссылыкта булган Александр Сергеевич әнә нәрсә ди:

На свете нет счастья,

Есть покой и воля.

Лена апа «воля»ны Казанда тапты, ә «покой»ны (тынычлану) үзе яраткан Күлле Кимесендә таба алган. Бусы да теләсә кемгә, хәттә Сибгат ага Хәкимгә дә эләкмәгән бәхет. Аның да Күлле Кимесенә кайтасы килә, хәттә васыять тә яза: «Мин авылдан килдем, авылга – үз ягым кешеләре арасына кайтып күмелергә телим, Күлле-Киме зиратына, аның да каен юлы ягына.

Бу минем теләк. Соңгы теләк. Миннән дә бер җырчы чыкмасмы дип, җырлап карау өчен килдем дә, кире китәм, кайтарыгыз мине Киме зиратына, Кимегә». Насыйп булмагач, Аллаһ язмагач, дибез инде, Сибгат ага Кимесенә кайтып җитә алмады. Лена Шагыйрьҗан кайтты. Затлы машиналарда, иң яхшы дуслары, шагыйрьләр, артистлар, җырчылар, туганнар озата кайтты. Шунысы гаҗәп, боларның барысы да асылзатлар, егетләр, ирләр,Язучылар берлеге җитәкчеләре, муллалар, кеше күп. Бөтен авыл, яше-карты каршы алырга чыккан. Әтнә авылларыннан, район администрациясеннән, театрыннан, мәктәпләреннән килгәннәр, укучылар да, укытучылар да – барысы да шунда. Йөзләр алсу, борыннар кызарган,озатучылар матур. Ике мулла җеназаны «мин укыйм да, мин укыйм», дип тартышып алды. Монысы да сөенечкә генә булсын. Үз авылларының мулласы Галимҗан хәзрәт тә күркәм кеше икән. Зиратларны, каберләрне әзерләп куйдырткан. Кабер якында безнең 40 адым киткәнебезне көтеп утырып калды. Сөендем, Лена

апа монда караулы, саклаулы, догалы булачак. Кайткан мулла укый дакитә ул, рәхмәт яусын, әле бит яшисе бар.

Мәктәптә затлы итеп аш-су, бәлешләр пешергәннәр, кыстатып тормадым. Сибгат ага Хәкимнең музеен да карадым. Бик фидакяр җанлы Луиза апа бар дип ишетеп белә идем, дөрес икән. Нинди Сибгат ага музее гына булсын, ул инде Лена Шагыйрьҗанның музеена да күп әсбаплар туплап өлгергән икән. Күреп тагын сөендем. Язмамны укыган һәр кешедә бер сорау туачак: мин нишләп йөрдем, икән. Җавабым. 24 ел буена «Татар-мөселман календаре»н чыгаручы мөхәррир буларак, мин Шагыйрьҗаннан үз укучыларым өчен зур-зур вәгазьләргә торырлык бик уңышлы шигырьләрен яздырып, укучыларыма җиткердем. Шуның өчен рәхмәт хатлары алдым. Шуңа кайттым. 15 ел элек 2001 елда чыккан календарем аның 7 куплетлы «Иман китерергә вакыт җиткән һәммәбезгә» дигән шигыре белән ачыла.

Авызым тулсын иман белән,

Җаным тулсын иман белән.

Иман китерергә вакыт җиткән

Һәммәбезгә берәм-берәм!!!

Лена Шагыйрьҗан үлгән дисәләр, ышанмагыз. Андыйлар үлми, бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Аның икенче тормышы башлана. Календаремдә чыккан дини шигырьләрен туплыйм, күбәйтәм дә абыстайларыма таратам. Коръән мәҗлесләрендә яттан сөйләп йөрсеннәр. Татар халкы беркайчан да шигърияткә, – Кол Галиме, Тукаймы, Лена Шагыйрьҗанмы, Коръән укылган җирләрдә сөйләрлек кенә булсыннар – битараф булмады.

Ышанам, Лена Шагыйрьҗанның шигырьләрен белеп әйтәм, халкы аңа битараф булмас та.

«Татар мөселман календаре», 2019 ел. 

Лена ШАГЫЙРЬҖАН

Фәниягә әйтәсе сүзем

Шигыремә минем, Фәния-җан,

Бик тартынып кына керәсең.

Яралы җан – җәрәхәтле җанга

Бик тартылып тормый, күрәмсең…

Ә шулай да борылып китмәдең син,

Туйган диеп зардан болай да.

Борылып китә торганнардан булсаң,

Җитәр идеңмени… Ходайга?!.

Бу дөньяга беркөн яралып та,

Үсми калган җанга – тән ия…

Җаның-рухың гел үсештә синең,

Бәхет шулдыр бәлки, Фәния?..

Юатмакчы булып бар дөньяны,

Төрле җырлар җырлап карадым.

Беркемгә дә ярый алмадым тик,

Белмим, сиңа никтер «ярадым».

Беләм, яратмыйсың төчелекне,

Мин үзем дә – әче камырдан…

Безнең җаннар, бәлкем – бер оядан,

Каннар, бәлкем – бер иш тамырдан?..

«Сәерлекләр» җитә икебездә дә:

Чәер булып тама йөрәктән.

Якын итәм сине рухи дус дип,

Улый күрмә, зинһар – «кирәктән»…

Юк, ялгышам: кирәк, бик тә кирәк!

Аңлаучыга мохтаҗ – күңел, дим.

Сез дус иткәч, сөенәм, шөкер, мин дә

Әле бигүк ялгыз түгел, дим…

2000 ел, июнь.

Фотосурәт: http://rt-online.ru/

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *