Җырланмаган әле безнең җыр (актер Айдар Хафизов истәлегенә)

Айдар Хафизов урман кисә. Алны-артны, уңны-сулны белми, утырып ял итми, моторлы пычкысын, кызып китмәсен дигәндәй, бераз гына тын алдыра да үзе тагын кызып китә. Урман кисә. Бер көн шулай, ике көн… Артист халкына икеләнә-шикләнә генә эш тапшырган урманчы да читтән-читтән генә күзәтеп йөри, яннарына килеп, эш калдырып йөрергә базмый. Айдар үзенең энесе белән нәкъ 26 көн дигәндә бер гектар урманны егалар, бүрәнә әзерлиләр. Делянка чистарталар. Рәхәтләнеп, дөньясын онытып, үкертеп урман ега. Аларның икесенә дә берәр буралык бүрәнә бирәләр.

Бу җәйдә Айдар беркемгә буйсынмыйча, кемнәндер нәрсәдер көтмичә, үзе булып, зур, көчле, акыллы булып яшәп ала. Их, гел шулай булсын иде соң, тик театр сәхнәсе урман аланы түгел. Монда бөтенләй башкача, монда һәрбер нәрсә күренмәс җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән. Монда рольләр бар. Ә роль дигәне изге дә, серле дә, олы шәхескә әйләнә дә тамашачы күңелендә яши башлый. Андый рольне эләктерү татарның карап торган бердәнбер зур театрында, ай-һай, җиңел түгел.

Тормышта да шулай бит. Анда да үз ролеңне табарга кирәк. Аны эзләү, табу Айдарга да җиңел булмый. Авыл баласы артист булырга җыенмый. Ул җырлый, бии, мунчага барып гармун уйный, урманга барып кош булып сайрый. Күңелнең иң ерак бер почмагында сер, хыял йөртә. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Айдар Хафизов — Питрәч районының Күн авылында бик тә хөрмәтле Садрый абзый белән Зөлкагъдә абыстай гаиләсендә сигезенче, төпчек бала. Олы ата-анадан туган бала матур, зирәк була, диләр. Айдар шуның мисалыдыр. Бу хәлнең үз кыенлыгы: килә бер көн, аларны калдырып китеп булмый. Абыйлары өйләнгән, апасы кияүгә киткән. Кече абыйсы армиядә, 7 нче класс тәмам, бүген чыгып китәсе дә соң, сабыр итәргә кирәк.

Колхозчыларның бер көн эшләгәнгә 200 грамм ашлык алып, бушка тырышкан еллары. Айдарга акча, гармун кирәк. Ул ике ел көтү көтә, гармун, өс-баш сатып ала. Абыйсының кайтып җитүе була, бер чиләк бәрәңге белән гармунын кочаклый да, Казанга, Юдино бистәсенә укырга китеп бара.

Ташчыга укып йөргән Айдар баянчы булып чыга. Училище данын күтәрә. Көнендә тотып, артистлыкка җибәр дә соң?.. Әле кигән киемнәрең, яткан торагың, ашаган боткаларың өчен түләргә кирәк. Берәү аны Муромга ташчы итеп җибәрә. Рәхәтләнеп үзе яраткан көйләрне уйный, җырлый. Икенче берәү, училищега баянчы кирәк, дип, аны эзләп килә. Шул ук елны ул театр училищесына укырга керә. Укырга өлгерә алмый, армиягә алып китәләр.

Әй, укыйсы, артист буласы килә. Икеләнү-шөбһәсез, туп-туры театр училищесына кайта. Марсель Сәлимҗановның беренче төркемендә укуын дәвам итә. Иң чибәр кызларның иң яше Фәридәнең башын әйләндерә. Марсель Хәкимович, зур өметләр баглаптыр инде, икесен дә театрда эшкә калдыра. Беренче рольләрнең берсе: драматург Шәриф Хесәеновның “Әни килде”сендә ана — Галимә апа Ибраһимованың төпчек улы Сәярне уйный. Үзе яшь, үзе чибәр, акыллы. Коеп куйган Айдар. Ул да булмый, Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә”сендә — Нәҗип роле. Монда яшь артист Айдар Хафизовка бөтен мөмкинлеген, булганлыгын күрсәтергә җай бар, Нәҗип — өйләнмәгән, саф күңелле, шәфкатьле-рәхимле авыл баласы. Үзе — гармунчы, үзе — җырчы. Монда Айдар “Гөлҗамал”ны үзе уйнап, үзе җырлый. Ә безнең театр тамашачысына шул гына кирәк, ул Айдарны алкышларга күмә, йолдыз итә. Айдар Хафизов “йолдызлар чире” белән авырый башлый. Хатыны авылда кыз үстереп ята. Акча җитми, торыр урын юк. Дуслар күп, аракы арзан… Театр директорына боерык язарга озак кирәкмени?

Режиссер Равил абый Тумашевка, Илһам Шакировка рәхмәт. Берсе бөтен кыек якларны күрмәгәнгә салышып, рольләр бирергә тырыша. Икенчесе — үзенең Тукай премиясенә лаек булган “Татар халык җырлары” дигән концерт программасын алып барырга Фәридә белән Айдар Хафизовларны чакыра.

“Йолдызлар чире” белән авыручылар әдәбиятка-сәнгатькә сирәк әйләнеп кайта, Айдар Хафизовка да ун ел кирәк булды. Дөрес, бу елларда ул тик ятмады. Радиодан яңгырап, телевизорда, кичәләрдә күренеп торды. Шигырьләрне Айдар кебек җаны аша үткәреп укучылар, Һади

Такташ, Хәсән Туфан иҗатына аның кебек сокланучылар сирәк. Юкка гынамыни заман шагыйрьләре Зөлфәт, Мөдәррисләребез — аның якын дуслары. Шулай булмаса, Айдар әфәнде Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә”сендә Дәрвишне шулай онытылмый торган итеп уйный алыр идемени? Рабит Батулланың “Сөйгән ярым ятка кала” әсәрендәге шома егет тә шәп, Туфан Миңнуллинның “Илгизәр + Вера”сындагы Хәллә дә шәп, ләкин Айдар Хафизов ачылып бетми кала, нидер җитми. Югыйсә, кайбер рольләрне аннан шәбрәк башкаручы да юк.

Айдар Хафизов сокландыра, яраттыра белә. Шулай булмаса, бертуган абыйларының балалары, артист булабыз, дип тормаслар иде. Бер абыйсының кызы — Рушания Юкачёва (Хафизова), икенче абыйсының улы Фердинанд Хафизов Мәскәүдә укып кайтты, абыйлары белән бер сәхнәдә уйныйлар. Шамкаев юкка гына: “Әбиегезне дә алып килеп утыртасыгыз гына калды”, — дип шаяртмый. Бу театрда 15 еллап инде режиссер ярдәмчесе булып эшләгән Фәридә исә, кайнанасы белән горурланып: “Һич тә ким-хур итмәс иде әле”, — ди 93 яшьлек әниләре турында. Хәтере, зиһене, җор, шаян теле белән бик күпләрне сокландырырлык әле ул. Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” романы буенча эшләнгән җиде серияле телевизион фильмында бик күркәм Иргали образы бар. Ул — Айдар Хафизов. Менә бу инде Айдар сәхнәдә уйнарга тиеш образ. Халык Айдар-Иргалине ярата. Шуның өчен генә икенче мәртәбә карыйм, дигән тамашачылар бар. Туфан Миңнуллинның әйтүенә караганда, “Айдар Хафизов кем ул?” диючеләр дә бар икән. Бардыр. Беренчедән, бөтен кеше дә театрга йөрми, икенчедән, аның турында язганыбыз, сөйләгәнебез дә юк икән бит! Әгәр халкыбыз аның кемлеге белән кызыксына, кичәсен үткәрүне ишеткәч, ничек булса да анда катнашырга җай эзләп йөри икән, димәк, ул бар. Бар гына түгел, ул — читтәрәк, күләгәдә калган, тулысынча ачылмаган артист.

Татарстанның атказанган артисты Айдар Хафизов урман кисеп алган бүрәнәләрдән Иделнең аръягына бик матур өй салып куйды. Бурасын да

үзе бурады, башка эшләрен дә үзе башкарды. Мунча салды, баз казыды… Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Тулай торакның тар бүлмәсендә үскән кызлары Ләйсән, аның ире — икесе дә икътисадчы, икенче кызлары Айсылу журналист булырга укып йөри.

Бу гаиләдә ир дә, хатын да, туганнар да, балалар да бәхетле.

Шулай да Айдар Хафизовка тынычлыкка, рәхәткә чумарга иртәрәк. Аның әле татар театры сәхнәсендә алны-артны, уңны-сулны белми иҗат итәсе, яңа бер образ тудырасы, Айдар Ха-физовның якты йолдыз икәнен тамашачыларга исбат итәсе бар.

* * *

Чү, бу бит үзе — Бәдретдин. Питрәч районы үзәгенең халык белән шыгрым тулы Мәдәният сараеның сәхнәсенә чыгып баскан да шигырь укый. Үзе исә бөек шагыйрь Мөхәммәдъяр булып киенгән, аның поэмасын укый. Әнисенә багышлап. Әнисе исә тын да алмый аны күзли: кечкенә улы, алтмышка җитеп килүче Бәдретдине–Айдары сүзен онытып җибәрер дә кинәт кенә туктап калыр, аннары залдагы утлар сүнәр. Зөлкагъдә әби оятка калыр. Аллам сакласын, гомер булмаганны. Алар өчен ана йөрәге бер генә кысылмаганмы да, бер генә калтырамаганмыни? Сәхнәгә чыксалар да, телевизордан күренсәләр дә, ятса да, торса да, догадан калдырмый. Сынатканнары югын юк та. Бер ягында — килене Илһамия, икенче ягында Фирдәвес утыра. Аларның да күзләре — сәхнәдә дә, әбидә дә. Әбинең дулкынлануы, борчылуы аларга да күчә. Берсе әнә кайнишен мактамакчы. Әби кулы белән генә ишарәли, комачауламагыз, янәсе. Югыйсә, болар үзләре дә сәхнә уенына һич комачаулый торган кешеләр түгел. Кызлары, уллары, кияүләре — сәхнәдә уйнаучылар. Аның да ниндиендә әле, татар халкының затлы, зәвыклы Г. Камал театрында.

Бүген исә тантана: Күндә бәйрәм, Питрәчтә бәйрәм. Зөлкагъдә әбинең 100 яшьлеге бәйрәме, сәнгать дөньясындагы якташлар җыелышкан да әбине котларга, концерт куярга кайтканнар. Баштарак әби үзе бу бәйрәм турында ишетергә дә теләмәгән. “Юк”, — кына дигән. Безнең халыкта борын-борыннан туган көн бәйрәм саналмый. Моңа хәтле үк үз сүзен сүз итә килгән. Аның белән киңәшәләр, аның сүзеннән чыкмыйлар. Бу юлы да шулай булырга тиеш иде.

Ләкин нәкъ туган көн дигән көнне өй турысына ак машина килеп туктый. Аннан бер кочак чәчәк бәйләме күтәргән ир төшә, өйгә керә. Нәкъ үзебезчә сәлам бирә. Өздереп, дөп-дөрес итеп:

— Зөлкагъдә апа, Сезне күрергә, туган көнегез белән котларга килүем, — ди. Йомшак, ягымлы тавышы әллә ничек җанга якын булганга, әби үз итеп, килгән кунакка сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирми.

— Үзең кем буласың, кем баласы, кайдан килдең? — ди.

— Салкын чишмәнең Галимулла малае Шәйхулла, бу районның башлыгы булам, — дип таныштыра.

— И-и-и, — дип куя әби, гаҗәпләнеп. — Бер дә башка эшең юкмыни соң синең, балам…

Эше бик күп район башлыгының, ләкин бу көнне — Питрәч районында иң өлкән кешенең берсенә 100 яшь туласы көнне календарьга бик күптәннән билгеләп куйган була. Районда аны зурлап билгеләп уздыруны да ул үзе тәкъдим итә. Әбинең исә кире кагарга мөмкинлеге калмый, ризалаша да, юк та.

— Ярар, барырмын инде, — ди. Әмма яңа күлмәк кигертергә, яңа әйбер алырга рөхсәт итми.

— Теге дөньяда җавап бирәсе бар, — ди. Аның гомер буена иң усал сүзе дә: “Аллаһтан куркыгыз” була. Үзе шундый була, башкалардан да шуны таләп итә.

Яшьлеге Галиябанулар чорына туры килә. Сөйгән егете дә була. Су юлында очрашалар.

— Яучы җибәрәм, — ди.

— Җибәр, — ди Зөлкагъдә.

Кайтып әтисенә әйтә. Ләкин Хәлил бабай кызына кияүне үзе сайлый. Яшьли ятим калган Садретдинне үзенә тәрбиягә, эшкә алган икән. Улы кебек якын күргән егетне читкә җибәрәсе килми, кызын шуңа кияүгә бирә.

— Әти сүзеннән чыгу юк инде, — ди Зөлкагъдә әби.

— Ә сөйгән егетең… — дим мин әбигә, шаяртмакчы булып. Ул дәшми. Үзе исә, Айдар поэманы укып, сәхнәдән кереп киткәч, зал “ду” килеп кул чапканда, баягы соравыма җавап бирә:

— Әтисе бу малаемнан да матуррак иде, — ди. Мин исә озын гомер серенә төшенәсем килеп, җае килгәндә:

— Яратышып яшәдегезме? — дип сорыйм.

— Яратышмасак, сигез бала китермәс идем, — ди ул. — Өчесе гомерсез булды. Бишесе исән-сау үсте. Бала тапканда коелган кан белән бөтен гөнаһлар чыгып бетә, дигән сүзгә бик ышана идек, карынга кергән, яралачак җанга кул сузу юк иде. Сигезне тудырдым, бишне үстердем. Бабагыз ун ел сугышта йөрде. Якуб Чанышев дигән командир белән. Соңыннан да очрашып, күрешеп, хәл белешеп тордылар.

Әбинең хәтеренә, күзләренең ачык күрүенә, колакларының сак булуына сокланырга куркам. Телевидениедән кайткан Гафур Каюмов та сорауны каты куя:

— Озак яшәүнең сере нәрсәдә? — дип кат-кат сорый. Җиңел генә җавап алмакчы. Әбиебез дә һич тә төшеп калганнардан түгел, шунда ук җавап тота.

— Эшләдем дә эшләдем, яшәдем дә яшәдем, — ди.

Югыйсә, 12 яшемнән биш вакыт намазымны калдырмадым, тыйганнарыннан тыелып, кушканнарны үтәп яшәдем, дип әйттерәсе килә дә бит. Инде утны-суны кичкән Зөлкагъдә эчендәгесен тышка чыгарып салырга ашыкмый. Биргән сорауларыбызны күңеленә салып куя да сиздерми генә җавап та бирә.

— Дин инде ул — ашар ризык, эчәр су, сулар һава кебек, — ди. — Ходай сабырлыклар биргәнгә генә түздем, — ди. Беренче малае Нуретдинын сугышка озатуларны, үле хәбәре килгәнне әле генә булган кебек сөйли. Икенче улы Хөснетдиннең Илһамиягә өйләнүен, Фәрзетдиннең Фирдәвесне алуын сагынып искә ала. Дүрт улына бер кыз, дигәндәй, Фәһимәсен дә туган авылга — Габдуллага бирүләрен искә төшерә. Һәрберсе үз оясын кора, чит-ятка чыкмый. Бу авылның үзенчәлеге шул: читтән кыз алу, читкә кыз бирү булмый диярлек. Ә менә Айдарга әйләнгән Бәдретдин әллә нишли: “Артист булам”, ди, укый-укый армиядә хезмәт итә. Тагы укый. Үзе белән бергә артистлыкка укый торган Фәридәне алып кайта. Әбинең артык таләпчән чаклары. Шулай да Казан кызын үз итә. Аннан соң тугыз-ун яшьлек Рушания дә гел өйрәтеп кенә тора. Кыз бу

чакларда әби белән бабасын карый, аларның яраткан оныгы була. Җиңгәсенең канына тоз сала. “Әби болай эшләми, әби болай әйтми, әби болай пешерми”, дип кенә тора.

— Әбигә әйтәм, дөрес эшләмисең, — дип куркыта. Казан кызы — яшь, чибәр, артистлыкка укучы Фәридәнең таләпчән, усал, уңган Зөлкагъдәнең уңган килене буласы килә. Һәм шулай булып та чыга.

Хәзер инде, еллар узгач, Зөлкагъдә әбинең Айдары белән Фәридәсенең оныклары үсә. Алар инде — әбинең оныкларының балалары. Хәер, оныгының да оныгы бар, анысы янда. Кызыныкы.

Ник әле кечкенә улының гаиләсенә озаклап тукталдым соң? Нәкъ менә бу тату, күркәм гаиләнең сакланып калуында шул Зөлкагъдә әби сәбәпче бит. Яман хәбәрләр килеп ирешкән көннәрдә ул, иртән көтү кугач та, өшкерелгән сумкасына җиде төрле хәләл ризыгын салып, Казан хәтле Казаннарга чыгып китә. Улын эзләп табып, әйтәсен әйтеп, тәүбәсен иттереп, көтү кайтканчы әйләнеп кайта. Кемгәдер моны тыңлау кыен, ә менә кемгәдер сөенә-сөенә сөйләү дә, тыңлау да рәхәт. Әбигә ул гомере буе рәхмәтле. Ап-ак яулыкны ул бәйләтә, ак шәлне ул ябындыра. Шул кече җиңгәне күреп, яратып Хафизовлар театрга, кемнәрдер Хафизовларга тартыла. Рушания Хафизова, Фердинанд Хафизов, Николай Юкачёв, Айрат Арсланов…

Рушаниягә әти-әнисе артист булырга рөхсәт итмиләр. Ул үзе дә, никадәр йөрәкле, куркусыз булса да, шүрләп кала. Элемтә техникумына укырга керә. Вакыт җиткәч, ул да театрга тартыла. Укый, артист була. Кияүгә дә артистка чыга. Коля Юкачёв — урыс, диләр. Рушания әбисеннән генә курка, ул нәрсә дияр. Әби исә Коляны бер күрүдә ярата. Анысы да хәйләкәр: әбинең Татарстан авылларына электр кертеп йөреп, “дядя Костя” кушаматын алган, Рушаниянең әтисе Хөснетдин булып уйный. Әби шулай да Рушаниягә генә кирәкле догаларны әйтеп яздыра, ятла, ди. Алар бүген авылга төрек язучысының дөньяның төрле җирләрендә уйналган “Ничарадан бичара” спектаклен алып кайтканнар. Ир белән хатын булып уйныйлар, әбине дә, якташ-авылдашларын да сокландыралар.

Фердинанд җырлады. Ул — әбинең Фәрзетдине белән Фирдәвеснең малае. Аны да артистлыкка җибәрмиләр. Югыйсә, бу вакытта Айдар абыйлары кебек Казан уртасында яхшы фатир, машина алган булыр иде. Артист тормышының авырлыгыннан балаларын саклыйсылары килә. Ул җиңел эш таба. Тракторчы булып эшли. Майга, тузанга, туфракка чума. Эштән кайта да гармунына ябыша. Кайбер көнне юынып та тормый. Утыра да җырлый. Көй чыгара. Ата белән ана:

— Китсен, укысын, артист булсын, — диләр. Ул исә артистлыкка укырга Мәскәүгә үк китеп бара. Эшкә Камал театрына кайта. Бүген исә әбисенә бүләк итеп җыр алып кайткан. Ул инде кассеталарын чыгарып, киноларга төшеп беткән.

— Нишлисең? — дип сорыйлар.

— Җырлый-җырлый коттедж салам, — ди. Аңа да таләпчән әбинең бәяләмәсе кыска булды.

— Остарган бу, остарган, — диде, — кечкенә чагында болай ук булыр, димәгән идем.

“Казан егетләре”ндә дә әбинең балалары, кияүләре уйнады. Оныгының кияве — яшь артист Айрат Арслановка да әбисе ниндидер җылы сүз әйтеп алды. Николай Юкачёв та җае килгәндә әбинең урындыгы янына килеп тезләнде. Әби исә аның ике як битен учларына алып:

— Куля, бабаң 94 ягында үлде (әбиең карты Коля бабасының әтисе була инде), битен болай җон басмаган иде, кыр син боларны, — диде. Колясы да ихластан:

— Ярар, ярар, әби, кырам: кинога гына төшәм дә, кырам!

Аларны күзәтү шундый рәхәт, җанны иркәли.

Шулай да әбиебез бердәнбер кызы Фәимәнең ире Габдулланы күбрәк мактый бугай. Тора да: “Габдулла әйбәт”, — ди ул.

— Ник әйбәт, аның әйбәтлеге нәрсәдә соң? — дибез.

— Ул, — ди Зөлкагъдә әби, — өстәлдәге әйберләрне гел минем алдыма тезә, әби, дип кенә тора.

Шулайдыр, югыйсә, алар үзләре дә карт белән карчык инде, малай белән килен карамагында. Төп йортыннан әбине үз яннарына алганнар. Дөрес,

кышларын әби Казанда да озаклап кунак була. Төп йортны Айдар яңарта, җәен, кышын гел шунда. Бусына Зөлкагъдә әби бигрәк тә шатлана. Чөнки бу нигездә гомер-гомергә җомга, ике гает намазы укыганнар. Әби шулай тырышкан. Мәет озатуны да һәрвакыт җиренә җиткереп башкарганнар. Зөлкагъдә әби эшләгән. Инде алмашлар башкара.

Бу очрашуга Камил Кәримов та, Люция Хәмитова да, “Сөембикә” журналы, телевидение журналистлары, Хафизовларның бик күп дуслары да кайткан иде. Питрәч районы хакимияте дә бик тырышкан. Әбине дә, Хафизовларны да, кунакларны да бик тырышып сыйладылар. Матур мәгънәдә. Без исә язучы Әмирхан Еникинең “Матурлык” дигән хикәясендәге Бәдретдиннең (Айдар Хафизовның әнисе кушкан исеме шулай икән,,, Зөлкагъдә апа бөтен улларының исеменә дә дин сүзен керткән) әнисе белән очрашкандай булдым. Бу хикәя язылуга 37 ел узып киткән. Без дә инде шәкертләр түгел, шулай да: матур, бик матур Бәдретдиннең әнисе, Хафизовларның әниләре, дәү әниләре, әбиләре Зөлкагъдә әби, дип кычкырасы килә. 100 яшьлек әбигә булган мөнәсәбәт туганнарның, авылдашларның, райондашларның, якташларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре матур.

«Татар мөселман календаре», 2009 ел.

Фотосурәт: kazved.ru

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *