Уфада сөйләнгән вәгазь

Уфа шәһәрендә яшәүче дусларым телефоннан шылтырата. Шатлыклары эчләренә сыймый – Җәлил хәзрәтне күрү бәхетенә ирешкәннәр. Әле алай гынамы соң, Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазында катнашканнар. Анда Җәлил хәзрәт вәгазь сөйләгән. Ә инде минем дусларым аны телефонга язып алганнар, миңа да җибәргәннәр. Кискен итеп үз таләпләрен дә җиткерәләр: «Бу вәгазьне календарьда чыгар», – диләр. Әйтергә генә җиңел, мондый озын вәгазьне ничек кәгазьгә төшереп бетермәк кирәк… Ә нишлисең инде? Әле бит бөтен кешегә дә Җәлил хәзрәтне күрү, аның белән очрашулар насыйп түгел. Ә тыңлатасы, вәгазьләндерәсе килә, чөнки календаребыз Җәлил хәзрәт барып җитә алмаган җирләргә дә барып җитә. Ә хәзрәт үзе бер дә иренеп тормый, кая чакырсалар шунда бара, сөйли. Ә сөйләгән сүзләре – иманга чакыру, вәгазь, нәсихәт, акыллы фикерләр. Соңгы вакытта имам-хатыйбларның күп кенә вәгазьләре компьютер, ноутбук, телефоннарда бик күп: кнопкага басасың да тыңлыйсың. Әлегә бу нигъмәтләргә теләгән бөтен кеше ирешә алмый. Шуңа күрә төрле җирләрдә сөйләнгән вәгазьләр ак кәгазь битләренә төшсен, язып куелсын, китапка әйләнсен иде. Бүген яхшы вәгазьчеләр бик күп, күңел сөенә. Вакыт-вакыт куркып та куям: мәңге шулай булыр да кебек тә соң…

Инде менә Җәлил хәзрәт Фазлыевның Уфада сөйләгән вәгазен сезнең хөкемгә тәкъдим итәбез.

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Бик шат сезнең белән очрашуга, Аллаһ Тәгалә Үзенең җәннәтендә дә шулай очрашырга насыйп кылса иде. Аллаһ Тәгалә алдагы җомгаларны да сау-сәламәт каршылап, Аллаһ Тәгалә риза булырлык гамәлләр белән үткәрүләрне насыйп кылса иде.

Ике гаеттән олуг булган шушы җомга көннәрен зурлап, мәчетләргә килүләребезгә Аллаһ Раббыбыз Үзенең вәгъдә кылган әҗер-савапларын барчабызга насыйп кылса иде. Аллаһ йорты булган мәчетләрдә Аллаһыны гына зурлап сәҗдәләргә китүләребез, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызның ярлыкалуына сәбәпче булса иде.

Сәфәр аеннан соң нинди ай була әле? Мәүлид ае бит инде? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән ай, менә шуңа күрә Пәйгамбәребез ни өчен килде, ул безгә нәрсә китерде, без аның үрнәгендә ничек яшәргә тиеш икәнлеген алдагы вәгазьдә карап үтәрбез.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Мин бу дөньяга гүзәл әхлакны тәмам урнаштырыр өчен килдем», – ди. Пәйгамбәребез килү, Коръән иңү, аңа кадәр пәйгамбәрләр килү, китаплар иңү – бөтенесе дә адәм балаларының әхлагын төзәтер өчен.

Әгәр чынлап уйлап карасаң, Исламда ике генә фарыз бар. Болай фарызлар күп бит инде, биш фарыз да бар, кырык фарыз да бар, әмма хакыйкатьтә ике фарыз бар. Берсе – Аллаһы Тәгаләне тану, икенчесе – безнең әхлагыбыз гүзәл булу. Хәрамнан тыелу, фарызларны үтәү – болар әхлакны төзәтү механизмнары. Шуңа күрә фарызлар безгә мәҗбүри куелган, хәрамнар мәҗбүри тыелган. Соңгы максат ураза да, хаҗ да түгел, ә соңгы максат – гүзәл әхлак. Син, егылып-егылып, маңгайларың тишелә-тишелә намаз укысаң да, әхлагың төзек булмаса, сиңа җәннәт юк. Менә моны дөрес аңларга кирәк. «Гыйбадәте исламия»дә, Коръәндә 6240 аять бар диеп әйтелә, кемнәрдер инде 6666 ди (Камил Сәмигуллинның «Һәрбер кеше Коръән хафиз була ала» китабында аятьләрнең саны матур итеп аңлатыла). Менә бу 6240 аять, миллионга якын хәдис хакыйкатьтә дүрт кагыйдәгә сыеп бетә.

Бүген, кызганыч ки, кайвакытта ислам дине хакында бик тискәре мәгълүмат бирәләр: ислам куркыныч, начарлыкка чакыра, диеп. Менә без намаз укучылар, мәчеткә йөрүчеләр, беренчедән, үзебезнең әхлагыбыз матур, төзек булырга тиеш. Бүген безнең халкыбызның дини гыйлеме юк, мәчеттә җомгада бер-беребезгә күп кебек күренсәк тә, гомумән халыктан бер проценты гына монда. Ә 99 ы ничек яшәгән шулай яши булып чыга бит. Алар Коръән аятенең дә, хәдиснең дә нәрсә икәнен белми булып чыга. Әмма безгә карап: «Үзе мәчеткә йөри, ә үзе шундый…» дип ислам диненә бәя бирә. Әгәр дә әхлагыбызны төзәтмәсәк, мәчеткә йөреп тә, исламга каршы дәгъват алып баручылар, исламны начар яктан күрсәтүчеләр булабыз, үзебез теләмәсәк тә.

Шуңа күрә беренче урында – гүзәл әхлак. Пәйгамбәре­без (с.г.в.) әйтте: «Мин бу дөньяга гүзәл әхлакны тәмам урнаштырыр өчен килдем», – диде. Алда әйтеп үтелгән кагыйдәләр:

Ярату. Без Аллаһы Тәгаләне һәм Аның бөтен мәхлукатын яратырга тиеш, мәхәббәт күзе белән карарга тиеш. Әгәр кешенең күңелендә иман, Аллаһы Тәгаләгә карата ярату булмаса, ул кеше корыган агач шикелле була. Корыган агачны күргәнегез бардыр: аның нинди агач икәнен дә белеп була, вакытында киссәң, әле аны төзелеш материалына кулланып та, ягып та була, әмма ул агачның киләчәге юк. Торган саен ул череп, юкка чыгып бара. Адәм балалары да, әгәр күңелебездә иман булмаса, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булмаса, без дә юкка чыгабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Бер генә динсез кавемне дә җир йөзендә тотмыйм. Икенче динле хәерле кавем белән алыштырам», – диде. Бүген бездә, Татарстанда, Башкортстанда, без бик сокланган Европада туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк. Димәк, Аллаһы Тәгалә безне икенче кавем белән алыштырып бара. Безгә уйланырга бу мәсьәләдә урын бар. Безнең күңелдә Аллаһы Тәгаләгә урын калмаган, дөнья биләп алган. Без, намаз укучылар, эш арасында гына намаз укыйбыз, ә намаз арасында эшләмибез. Элек әби-бабайлар иртәнге намаз белән өйлә арасы, икенде белән ахшам арасы диеп тормышны алып баралар иде. Ә хәзер фәлән серияне карап бетерсәм, фәлән серия арасында ашарга әзерләсәм, бу ике серия арасында мунча кереп чыксам, диеп, ягъни тормышны сериаллар арасында алып барабыз. Бу безнең күңелебезнең дөрес түгеллеген күрсәтә. Әгәр кешенең күңелендә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булса, иман китергән күңел зур электр станциясенә тоташкан челтәр шикелле. Без Аллаһы Тәгаләдән энергия алып торган кебек булабыз. Әмма бүген безнең бөтен күңелебезне дөнья, нәфес биләп алган һәм без фәкать үзебезне генә кайгыртып яшибез. Аллаһы Тәгаләгә күңелендә мәхәббәт булмаган кеше әти-әнисен дә ярата алмый. Бүгенге ачык мисал: күпме кеше әти-әни белән яши һәм балалары булган әти-әниләр белән картлар йортлары тулган. Әти-әнине түгел, баланы да ярата алмый бит. Аллаһы Тәгаләне яратмаган кеше башкаларны ярата алмый, аның ярата алырлык көче юк. Баланы ярата алмый, баланы мәшәкать чыгаручы, үзебезнең нәфесебезне канәгатьләндерү өчен комачаулаучы итеп кенә карыйбыз. Шулай бит инде?

Менә без намаз укучылар, дингә ирек бирелгәнгә утыз елга якын вакыт үтеп китте. Кайсыбызның сигез-ун баласы бар?

Беркөнне онык белән сөйләшеп утырам: «Газ юк иде, су кермәгән иде, лампа иде: алтыда яна, унда сүнә иде. Әни мәрхүм әйтә: «19 шырпы төбе санадым иртә белән», – ди, димәк 19 мәртәбә лампа кабызган бит. Тәннәр эсселе-суыклы булып китте. Шул вакытта кызулыгым белән: «Детсад та юк иде», – дигән булганмын. Оныгым: «Әй, бабай, рәхәт булган икән!» – ди, детсад юк иде дигәч. Менә шул шартларда әти-әниләр, әби-бабайлар 7-8 баланы аякка бастырганнар. Шулай бит? Ә бүген карагыз, нинди шартларда яшибез…

Мин җомгага чакырып йөрим кешеләрне, буш вакытым булганда, өлкәннәрне укырга чакырам. Менә 40 нчы еллар балалары – алар иң мәхрүм калган балалар, аларның яшьлеге дә булмаган, сугыш вакыты, аннары ферма… Шуның ише әбиләрне чакырып йөрим, берсенә кердем: «Җәлил энем, без кечкенә чакта коммунизм була, дип сөйлиләр иде. Менә шушыдыр инде ул: акчаны китереп бирәләр, печәнне дә, саламны да, ашлыкны да китереп бирәләр, тегермәнне килеп тарталар, нәрсә ашыйм дисәң – шул бар». Ул мәчеткә йөрми, ә ничек итеп шөкер итә, карагыз әле. Менә без бүген Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булмагач, бер-беребезне ярата да алмыйбыз, бер-беребезне күрәлмыйбыз, бер-беребездән көнләшәбез. Менә шуңа күрә, иң беренче – ярату. Мин, мәсәлән, Ильяс хәзрәтне яратам, ул мине ярата. Йә булмаса, мин берсе турында матур сөйлим, ул да синең хакта. Бу бит бартер, сәүдә бит бу. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сиңа бер кеше начарлык эшләсә, яхшылык белән җавап бир», – ди. Сине берсе мактыймы, хурлыймы, әмма беркем турында да начар сүз сөйләмә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Аллаһы Тәгалә сезгә әти-әниегезгә караганда да якынрак», – ди. Габдулла Тукайның да шигыре бар: «Йә, Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл; Ул – Рәхимле, әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул», – ди. Менә әти кешеләр утырасыз, әни кешеләр утырасыз, баланың начар икәнен дә беләсез, баланы хурласак рәхәтме безгә? Кешедән дошман ясыйм дисәң, баласын хурла, дигән сүз бар бит. Ә Аллаһы Тәгалә әти-әниебездән дә якынрак булгач, без кемне генә сөйләсәк тә, хурласак та, Аллаһы Тәгалә бездән риза булмый. Без балабызны хурлаганны яратмаган шикелле, Аллаһы Тәгалә беркемне дә хурлаганны яратмый.

Без бүген кешегә бәя бирергә ашыгабыз. Коръәндә Адәм ба­ласы ашыгучан булды дигән аять бар, без бит га­мәл кылыр­га шулкадәр ашыкмыйбыз, ә кешегә бәя би­рәбез: «Ул шундый инде», – дибез. Менә исерекне алыгыз, урамда аунап ята, кем ул? Ул безнең «остазыбыз», ачуланмасагыз. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Исерткеч эчү, отыш уеннар, багучылык, сихер белән шөгыльләнү – барысы да шайтан гамәлләре, якын да бармагыз», – диде дә, наглядный пособиесен урамга чыгарып салды – эчсәң шушы хәлгә төшәсең, дип. Без ул исереккә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте юк диеп әйтә алабызмы? Ул иртәгә тәүбә кылып, изге гамәл кыла башлый икән, Аллаһы Тәгалә безгә дәресен нәрсәгә алыштыра? Коръәндә аять бар бит: «Берәү тәүбә кылып, изге гамәлләр кыла башласа, Мин аның әүвәлдәге гөнаһысын савапка әйләндерермен», – ди («Фуркан» сүрәсе, 70 нче аять). Ә безнең күршебезме, йә башка берәү мәчеткә йөри башласа: «Ул фәлән иде, ул төгән иде. Ул үзенең үткәнен белми», – дип үткәнен тикшерә башлыйбыз. «Мин комган тотып, юынып, мәчеткә бара алмыйм», – дими бит, ә барган кешене тикшерәбез.

Берәү гайбәт сөйли. Аллаһы Тәгалә безгә гайбәтне хәрам, диде, теге гайбәт сөйләүчене чәйнәп өзәсе килә. Ул бит безгә дәрес бирә, гайбәт сөйләмәгез, ди, бу бит нинди күңелсез хәл. Теге исерек тә, уен автоматы янында басып торып, бөтен дәүләтен югалтып, бүген урамда бомж булып йөри торган кеше дә – алар отыш уеннарының,

аракының, гайбәтнең безгә нихәтле начар эш икәнен күрсәтәләр, безгә сабак бирәләр. Без алар өчен дога кылырга тиеш: «Раббым, боларга тәүфыйк-һидаять бир», – дип. Ул бездә аракыга нәфрәт уятырга тиеш. Без исерекне яратмыйбыз, әмма аракыны, кызганыч ки, яратабыз: аракысыз күңел ачып булмый, аракысыз туй ясап булмый, 99 процент халыкта шундый бит әле фикер. Без, акылыбыз намаз белән тәрбияләнмәгәнгә, дөрес нәтиҗә ясамыйбыз. Без Аллаһы Тәгаләнең һәрбер бәндәсенә мәхәббәт хисе белән карарга, дога кылырга тиеш. Ибраһим Әдһәм каяндыр үтеп барганда бер исерекне күрә, аунап ята, авызыннан ага, чебен җыелган: «И, Аллаһ бәндәсе, ничек шундый дәрәҗәгә төштең?» – диеп, чиста чирәмгә чыгара да, авызын юып китә, чебеннәр килмәсен дип. Икенче көнне Ибраһим Әдһәмгә аваз килә: «И Ибраһим Әдһәм, син аның авызын чистартып дога кылсаң, Мин аның күңелен чистарттым, синең догаң бәрәкәтендә. Икенче көнне тәүбә кылачак», – ди. Кемнең кем булуына карамастан, Аллаһы Тәгалә яраткан икән, димәк, ул кешенең бу тормышта миссиясе бар. Без яхшы ягын күрә белергә, мәхәббәт күзе белән карарга тиеш.

Бер математика укытучысы дәрес бирә икән. Тактага яза икән: 1Х9=9, 2Х9=17, 3Х9=27, шулай язып бетергән икән, ә балалар шыркылдап көләләр икән, нәрсә булды? 2Х9=17 булмый, ә 18. Укытучы: «Балалар, нишләп сез тугыз дөрес җавапны түгел, ә бер ялгыш җавапны беренче күрдегез?»

Бер бабай оныкларына кунакка килгәч, көлеп җибәргән. «Бабай, синең бер тешең юк икән», – диеп, оныгы аннан да каты көлә икән. Бабасы: «И, оныгым, ничек син минем 31 тешне күрмәдең, ә төшкән тешне күрдең?» – дигән.

Безнең дә һәркайсыбызның күп яхшы сыйфатларыбыз була, ул утызлаган, егермеләгән яхшы сыйфатны күрмибез, әмма бер кимчелекне күрәбез, сөйлибез, нәфрәтләнәбез. Менә ул безнең җайсыз җиребез. Безгә бер-беребездәге матурлыкны күрә белергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Начарлыкны тыңламагыз, начарлыкны күрмәгез, начарлыкны сөйләмәгез, әгәр шулай эшләмәсәгез, начарлык куәт ала, сез начарлыкны таратучы булырсыз», – ди. Әгәр без исламның иң беренче кагыйдәсе – яратуны истә тотып, бөтен мәхлукатны яратсак, Аллаһы Тәгаләне һәм Аның бөтен мәхлукатына мәхәббәт күзе белән карасак, безнең бердәмлегебез дә, тормышыбыз да, дуслыгыбыз да бик күпкә матур булыр иде.

Икенче кагыйдә шуннан килеп чыга – берәүгә дә зыян салма. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Мөселманның телен­нән дә, кулыннан да башкалар зыян күрмәсләр», – диде. Башка мөселманнар димәде, «теленнән дә, кулыннан да башкалар зыян күрмәсләр», – диде. Ислам, мөселман, сәлам, сәламәтлек бер тамырдан алынган, «тынычлык» дигәнне аңлата. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Табигать Аллаһы Тәгаләнең гаиләсе», – диде. Димәк, син кулың белән кешеләргә дә, табигатькә дә зыян салмаска тиеш. Ашыкма кеше рәнҗетергә. Риваять бар: берәү теләсә кемгә теләсә нинди сүз әйтеп йөргән дә, бервакыт борчыла башлагач, атасы кисәткән: «Улым, бер кешене рәнҗеткән саен, тактага кадак кагып бар», – дигән. Бервакыт тактада кадак­лар бик күбәйгән. Шулхәтле күп кадак булганга рәнҗеткән кешенең эче пошып йөргәч, әтисе янына барган. Әтисе: «Тәүбә кыл да, гафу үтенә башла», – дигән. Теге гафу үтенә дә бер кадакны тартып ала икән, гафу үтенә дә бер кадакны тартып ала. Кадаклары беткәч: «Әти, кадаклар бетте», – дигән. Әтисе: «Бернәрсә дә калмадымыни?» – дигән. Нәрсә кала тактада? Әйе, эз кала. Менә без якыннарыбызга, бигрәк тә әти-әнигә, ир хатынга, хатын иргә нәрсә генә әйтмибез… Урамдагы кешегә шуның кадәр әйтмибез бит… Ә өйдәге якыннарыбызга, бала әти-әнисенә, әти-әни баласына, ир хатынга,

хатын иргә нәрсә генә әйтмибез. Аннан үкенәбез, гафу үтенәбез, әмма бит эз кала. Үлгәч аннары: «Һай», – диеп үкенеп елап йөрибез, сагынып, матур сүзләр әйтәбез. Шакирҗан абзый бар иде: «Бер малаем җеназага кайтмаса да, сүзем юк, үлгәч миңа ул нәрсәгә», – ди. Исән вакытта матур сүз кирәк, исән вакытта бер-беребезнең күңелен җәрәхәтләмәскә кирәк. Шуңа күрә икенче кагыйдә – берәүгә дә зыян салма.

Шәригать шул хәтле камил корылган, диңгез кырыена утырып тәһарәт аласың икән, диңгез суын учыңа алып авыз чайкарга хакың бар, әмма шул чайкаган суны диңгезгә төкерергә хакың юк. Бу диңгезгә зыян китерү, диңгез суын рәнҗетү.

Өченчесе – шөкер итү. Свердловскига бардым, анда минем класс җитәкчем бар, хәзер аңа 92 яшь инде, аның хәлен белергә дип бардым. Поездда бер баптист белән эләктем, әй, үз динен мактый, мактый инде, биш минут та үтми, бөтен кешелекне сүгә, тормыш начар, ди. Тагын үз динен мактый, мин әйтәм: «Синең динеңдә әллә шөкер итү дигән әйбер юкмы? Менә безнең ислам дине шушы дүрт кагыйдәгә сыеп беткән», – дип аңлаттым. Аннан дуслаштык, ул Уренгой ягына бара иде, әле миңа булышып әйберләремне күтәре­шеп төште.

Менә шуңа күрә безгә үзебезнең матур динебезне матур итеп башкаларга аңлата белергә кирәк.

Шөкер итәбезме бүген? Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Мин сезгә күрергә күз, ишетергә колак, тәэсирләнә торган күңел бирдем, шуңа шөкерен кылып бетерә аласызмы», – ди.

Бер ир кешегә кече йомышын үти торган юлына операция ясаганнар. Бик тилмергән. Операциядән өенә кайтып утыргач, бервакыт елап җибәргән. Малае: «Әти, ник елыйсың?» – дигәч: «Улым, кара әле, мине шушы бәладән коткарган өчен (80 яшьлек карт) врачка елый-елый рәхмәт укыдым, ә 80 ел миңа шушы бәхетне биргән Аллаһы Тәгаләгә бер мәртәбә дә рәхмәт әйткәнем булмады», – дигән. Карагыз: аякларыбыз төзек, күзләребез күрә, колакларыбыз ишетә, шушының да бит без шөкранасын кылып бетерә алмыйбыз. Әнә бит, мәчеткә чакыра торган әбине әйтеп күрсәттем. Менә тормышны артка чигереп карагыз, 10 елга, 20 елга, кайчан әйбәт иде, элекме, хәзерме? Кигән киемне, ашаган ризыкны карагыз. Безнең бабайның абыйсының хатыны бар иде, әҗәл авыруы тигәч, болай диеп күрсәткән (кул очын борып, җир өстенә әйбер сипкән кебек), виноград кабасы килгән, кыш көне ул вакытларда виноград түгел алма да юк иде. Бүген кышның теләсә кайсы вакытында җиләк бар, акча да бар, бөтен нәрсә бар, Аллаһка шөкер. Әмма шөкер итмибез.

Бер әүлия янына бай кеше килгән һәм: «Байлыгым бик күп, кимесен өчен нишлим?» – дигән. Әүлия: «Байлыгың­ны киметәсең килсә – зарлан», – дигән. Бай: «Зарлана алмыйм», – дигәч, – «Алайса кимеми инде», – дигән әүлия.

Бүген без ач та түгел, ялангач та түгел, әмма… Авыз өч кенә төрле эшне эшли: йә ашый, йә зарлана, йә гайбәт сөйли. Малайдан зарланып малай яхшырмый, киленнән зарланып килен яхшырмый, хөкүмәтне сүгеп хөкүмәт яхшырмый. Яхшы якны күрә белергә, яхшы якны сөйли белергә һәм яхшылык өчен тырыша белергә кирәк.

Дүртенче кагыйдә – кирәкмәгән җиргә кысылмау. Менә без балаларны да кирәгеннән артык өйрәтәбез, кайвакыт вәгазь сөйләгәндә, абыстайлар: «Кысылмыйбыз, Җәлил хәзрәт, тик кенә утырабыз», – диләр. Безнең күрше Мөбәракша абый бар иде: «Карт кешенең сүзе керенка кебек – үзе күп, кыйммәте юк», – диядер иде. Син сөйләп торасың, яшьләр үзенчә эшләп тора. Шулай бит? Аннары әйтәсең инде: «Сезнеңчә яхшы булган икән. Хәзер без дөрес уйламыйбыз инде», – дип.

Син начар эшләдең дип, талашып булмый бит малай вә килен белән. Шулай бит инде? «Өйрәтмибез, өйрәтмибез», – диләр. Мин әйтәм: «Кызыгызны кияү белән ничек командовать итәргә икәнен өйрәтәсеңме?» «Әзрәк була инде», – ди. «Малаегызга килен белән ничек командовать итәргә икәнен өйрәтәсеңме?» «Була инде», – ди. Безнең беренче казый Габделхак хәзрәт Саматов бар иде, урыны оҗмахта булсын, сүзләребез аңа дога булып ирешсен. Аның шундый сүзе бар иде: «Әй, картлар, нишләп сез бераз яшь вакытыгызны уйламыйсыз икән?» Яшь вакытта үзебез нинди булган, әмма бүген яшьләрнең безнең акыл белән яшәвен телибез, өйрәтәбез, кысылабыз. Менә Хуҗа Бәһаветдин хәзрәтләре шәкертлә­ренә нәсихәт итеп әйткән: «Сез иң элек кешеләрне ничек итеп өйрәтергә икәнен өйрәнегез». Чөнки берәү дә үзен өйрәткәнне яратмый. Әмма без өйрәтергә әй яратабыз, кеше картаеп, гөнаһ эшли алмый башлагач, акыллы киңәшләр генә бирә, дип. Үзебезнең гөнаһ эшләргә дәрт юк, дәрман беткән, әмма и өйрәтәбез инде кешене: «Болай эшлә, тегеләй эшләмә», дип. Әз генә объектив булырга кирәк. Шуңа күрә өйрәткәндә дә акыл белән кирәк, менә бүген хәзрәтләребезне әзерләгәндә дә, әти-әни булсак та, кайнана-кайната булсак та, ничек итеп өйрәтергә, ничек җай табарга дип уйлану зарур.

Инде Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга хәерле гомерләр бирсен. Дүрт кагыйдә ислам динендә: беренчесе – ярату, икенчесе – зыян салмау, өченчесе – шөкер итү, дүртенчесе – кирәкмәгән җиргә кысылмау. Бүген христиан динен шундый матур итеп күрсәтәләр, алтыннарга чигеп, укаларга манып, аларның 365 көн бәйрәм, телевизордан күрсәтеп торалар. Библиядә шундый матур сүз бар: «Не противься злу». Христиан дине менә нәрсәгә чакыра, диләр. Мактасыннар, һәркем үз динен яратырга, мактарга тиеш, бер сүзем дә юк. Әмма ул «Не противься злу» – «Начарлыкка җавап кайтарма», дигән сүз бит. Ә Коръәндә нәрсә дигән Аллаһы Тәгалә: «Начарлыкка яхшылык белән җавап кайтар», – дигән. Ут сүнсен өчен су сибәргә кирәк, йә өстәмәскә кирәк. «Не противься злу» – утка ут өстәмә дигән сүз, әмма су сипсәң – ул тагы да тизрәк сүнә. Сезгә начарлык эшләгән кеше, сезне начар дип белеп эшлидер, ди, әгәр сез аңа яхшылык белән җавап кайтарсагыз, ди, килер бер көн, ул сезнең дустыгыз булыр. Моны бөтен кеше дә эшли алмас, моны иманлы һәм сабыр кеше генә эшли алыр, ди. Менә ислам нәрсәгә чакыра, хәтта начарлыкка да яхшылык белән җавап кайтарырга чакыра. Без боларны аңлап та, әмма әхлагыбызда чагылыш тапмаса, нинди генә матур сүзләр сөйләсәң дә, бушка китә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Нишләп үзең эшләмәгәнне башкалардан таләп итәсең?» – ди.

Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә күркәм сабырлыклар биреп, үзебезнең дин кардәшләребез белән дус-тату булып, башка милләтләр белән дә, күршеләребез белән дә матур итеп яшәргә, Үзе безгә бүләк итеп биргән зур нигъмәтне – ислам динен Аллаһ риза булырлык итеп тотарга, баш­каларга да матур итеп җиткерергә насыйп булса иде. Бүген монда матур итеп очрашкан шикелле, Аллаһы Тәгаләнең җәннәтендә дә шулай очрашырга насыйп кылса иде.

Вәссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел. 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *