Чирен бирсә, дәвасын да бирә

Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дога кылган: «Әллааһүммә инни әгүүзү бикә минәл бәраси, үәл җүнүни үәл җүзәми үә мин сәййииль әскам» – «Әй Аллаһ, мин ала тәнлелек чиреннән (проказа), җенләнүдән, йогышлы авырулардан һәм яман чирләрдән Синең Үзеңә сыенамын» (Әбү Дауд).

Бүгенгесе көндә күп кеше коронавирустан курка. Ә бит Аллаһның газабыннан курку кирәк. Ул Аллаһ Тәгаләнең күзгә күренми торган гаскәре. Белгәнебезчә, гаскәр генерал яки президент әмереннән башка сугыш башламый, ул авырулар да Аллаһ әмере белән генә йөри. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шушы авырулардан Аллаһка сыенган. Ягъни саклауны сораган. Сакланганны саклармын диюе беренче чиратта гөнаһлардан саклануны үз эченә ала.

Кайберәүләр, гаепсезләр дә чирли бит, дияргә мөмкин. Аллаһ Тәгалә, зур гөнаһлар эшләнгәнгә дәшми торсагыз, бу җәза барыгызга да тиячәк, дип кисәтә Коръәндә. Чөнки ут кызса, корыны гына түгел, чи утынны да ялмый башлый. Кайберәүләр шушы чирләрдән маска саклый дип уйлый. Әлбәттә, анысы да кирәк. Ләкин саклаучы – Аллаһ. Ул теләмәсә, бернәрсә дә эшләнми. Ул теләсә, маска түгел, скафандр эчендә утырсаң да, йогачак. Моңа шикләнергә ярамый. Шушындый шикле куркыныч вакытлар безне сагайтырга тиеш. Гыйбрәтләнергә кирәк. Аллаһ Тәгалә безгә гөнаһлардан тәүбә итәргә, әмерләренә буйсынырга кирәк икәненә кисәтү ясый. Күп кеше гөнаһларга җиңел карый. Гыйбрәтләник, бүгенгесе көндә вирустан куркып күпме кеше капланып-ябынып йөри? Аллаһтан куркып ябынып йөрүче хатын-кызлар арттымы? Вирус йокмасын дип битләренә хәтле каплыйлар түгелме? Ә Аллаһ кушты дип кемнәр ябына? Аллаһка карышудан курыкканнар гына. Җиңел караган кешегә җәзасы авыр булачак. Гөнаһтан курыккан кешегә җиңеллек, бәрәкәт, уңыш киләчәк. Аллаһ Тәгалә кайгы-хәсрәтләрдән, бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән саклый күрсә иде…

* * *

«Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дөньяда адәмнәр үзләренең гөнаһлары күбәйми вә үзләрен һәлак итүчене акламый торып, һәлак булмаслар», – дигән.

Адәмнәр әхлак бозыклыгына дучар булырлар, һәр­төрле бозыклыкларга шулкадәр чумарлар, ахыр чиктә үзләре дә: «Инде безнең башыбызга бер нәрсә килер, без инде чиктән узып киттек», – дип фикерли башларлар. Шуннан соң гына аларга берәр төрле һәлакәт килер» (Ризаэддин Фәхреддин. «Җәвамигуль кәлим шәрхе». 232 нче хәдис. 1916).

Аллаһы Тәгалә: «Хакыйкатьтә, Аллаһ бер кавемнең хәлен алар үзләре үзгәрткәнгә кадәр үзгәртмәс», – дигән Коръәндә («Рәгыд» сүрәсе, 11 нче аять).

Йә Раббым, безне дөньялыкта күпме хәсрәткә илтә торган, ахирәттә газапка сәбәп булган бозык эшләрдән сакла!

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Фотосурәт: https://ru.publika.md/

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *