Хәдисләр

«Кем дә кем Аллаһ белән ике арасын күркәм кылса, Аллаһ Тәгалә ул кешенең башкалар белән арасын күркәм кылыр. Кем дә кем үзенең эчке халәтен төзәтсә, Аллаһы Тәгалә аның тышкы халәтен төзек кылыр» (Мөслим).

«Җаным Аның карамагында булган Зат (Аллаһы Тәгалә) белән ант итеп әйтәм, сез иман китермичә торып, җәннәткә керә алмыйсыз» (Тирмизи).

«Тәхкыйк, Аллаһ ризалыгы өчен сөюче, Аллаһ ризалыгы өчен күрә алмаучы, Аллаһ ризалыгы өчен бирүче һәм Аллаһ ризалыгы өчен тыючы иманын камилләштергән була» (Тирмизи).

«Иман – ул җитмештән артык тармаклы төшенчә. Аларның иң югарысы «Ләә иләәһә илләЛлааһ» – «Аллаһтан башка илаһ юк» кәлимәсе, ә иң түбәне – юлдан комачаулый торган нәрсәне читкә алып кую» (Бохари).

«Кемдә өч нәрсә булса, иманның ләззәтен табар: аңа Аллаһ һәм Илчесе башкалардан сөеклерәк булу; берәүне Аллаһ ризалыгы өчен генә сөю, утка төшүне теләмәгән кебек, көферлеккә кайтуны күрә алмау» (Бохари).

«Мин сезгә ике нәрсә калдырдым: Аллаһның Китабын һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтен. Әгәр шуларга тотынсагыз, һич адашмассыз» (Муатта Мәлик).

«Ислам биш нигезгә корылган: «Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд – Аның Илчесе», – дип шәһадәт китерү, намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу, Рамазанда ураза тоту» (Бохари).

«Мин сезне тыйган нәрсәләрдән ерак булыгыз. Мин боерган нәрсәләрне, булдыра алган кадәр, башкарыгыз» (Бохари).

«Сез беркайчан да мин боерган барлык эшне эшли алмаячаксыз һәм эшләмәячәксез. Ләкин дөрес юлга омтылыгыз һәм шатланыгыз!» (ӘБү Давыд).

«Басып укы, булдыра алмасаң – утырып, моны да булдыра алмасаң, бер ягыңа ятып укы» (Бохари).

«Гарәпнең – гарәп булмаганнан, гарәп булмаганның – гарәптән, ак тәнленең – кара тәнледән һәм кара тәнленең ак тәнледән бернинди өтенлеге юк, өстенлек – бары тик тәкъвалык белән, бөтенегез – Адәмнән, ә Адәм балчыктан яратылган» (Хәнбәл Мөснәде).

«Аллаһка һәм ахирәт көненә иман китергән кеше яхшы сүз сөйләсен яки дәшмәсен» (Бохари).

«Туры юлга өндәүчегә аңа иярүчеләр ия булган кадәр әҗер-савап булачак» (Мөслим).

«Аллаһ белән ант итеп әйтәм, әгәр Аллаһы Тәгалә синең аркылы бер генә кешене булса да туры юлга күндерсә, бу, синең өчен, мәшрикъ белән мәгъриб арасындагы бөтен нәрсәдән яхшырак булачак» (Бохари).

«Җаным Аның карамагында булган Зат белән ант итеп әйтәм, сез, һичшиксез, яхшылыкка өндәргә һәм начарлыктан тыярга тиеш, юкса, Аллаһы Тәгалә сезне тиз арада җәзага тартачак. Шул вакытта сез Аңа дога кылырсыз, ләкин кабул булмас» (Тирмизи).

«Кешеләрне яхшылыкка чакырып, үзе шуның белән гамәл кылырга онытучы – башкаларга яктылык биреп тә, үз-үзен яндырып бетерүче шәм кебек» (Табәрани риваяте).

«Һәрбер нәрсәнең ачкычы бар. Җәннәт ачкычы – мескеннәрне һәм фәкыйрьләрне сөю».

«Сөенеч булсын шул кешегә: түбәнчелекле, кәсебе хуш, йөреш-торышы күркәм, тышкы күренеше гүзәл булыр дәхи кешеләргә усаллыгын күрсәтмәс» (Бохари).

«Адәм баласының аяк табаннары, Кыямәт көнендә, биш нәрсәдән соралмый торып, баскан җиреннән кузгалмас: гомерен ничек уздырды; яшьлеген кайда үткәрде; малын кайсы юллар белән тапты; малын нинди урыннарга сарыф итте; белгән гыйлеме белән нинди гамәлләр кылды» (Тирмизи).

«Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез сәүдә һәм кешенең үз кулы көч белән мал табуы» (Әхмәд бине Хәнбәл Мөснәде).

«Әгәр адәм баласының бер дала малы булса, икенчесен теләр, ике дала малы булса, әлбәттә, өченчесен теләр. Адәм баласының корсагын туфрактан башка нәрсә тутырмас (үлеп туфракка күмелмичә, һичнәрсәдән туймас). Аллаһ Тәгалә тәүбә итүчеләрнең тәүбәләрен кабул итә» (Мөслим).

«Сарык көтүенә җибәрелгән ике ач бүренең көтүгә китергән зарарына караганда берәүнең мал һәм дәрәҗәгә комсыз булуы диненә күбрәк зарар китерә».

«Комсызлыктан, ачкүзлелектән сакланыгыз, чөнки сезгә кадәр яшәгән кешеләр комсызлык аркасында һәлак булдылар; комсызлык аларны саранлыкка этәрә иде, саранландылар; туганлык җепләрен өзәргә этәрә иде, өзделәр; гөнаһ кылырга этәрә иде, кылдылар» (Әбү Давыд).

«Татар мөселман календаре», 2021 ел. 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *