Күпьеллык күзәтүләребез буенча, Айның үсемлекләргә ничек йогынты ясавы аның кайсы йолдызлыкта булуына бәйле. Шуңа карап алар өч төркемгә: уңдырышлы, ярымуңдырышлы, уңдырышсызга бүленә.
Уңдырышлы төркемгә Кысла, Үлчәү, Чаян, Балык йолдызлыклары керә.
Ярымуңдырышлы төркемгә – Үгезбозау, Кәҗәмөгез, Кыз, Укчы керә.
Уңдырышсызларга Кучкар, Арыслан, Игезәкләр, Сукояр керә.
Ай фазалары авыл хуҗалыгына аеруча нык йогынты ясый.
Үсә баручы Ай (яңа Ай һәм 1 нче чирек – яңа Айдан (Айның яңа туар алдыннан булган фазасы) тулы Айга (Айның Кояш яктырткан ягының безгә түгәрәк булып күренгән фазасы) кадәр булган вакыт) Җирнең үсемлекләргә тереклек бирүче сүле (согы) тамырдан өскә таба күтәрелә. Тамыр системасы начар үсә, әмма сабак, яфраклар һәм җимеш энергия белән тула.
Тулы Ай. Җимеш, яфраклар һәм чәчәкләр сок белән тәмам тулып җитә.
Кими баручы Ай (тулы Ай һәм соңгы чирек). Туклыклы соклар өстән тамырга төшә, шунлыктан сабак, ботак һәм яфракларның үсүе әкренәя. Тамырлар ныгый, тернәкләнеп китә, авыруларга каршы тору сәләте арта.
Яңа Ай. Җимешләрдә биологик процесслар тоткарлана, үсемлек әйтерсең лә йокыга тала. Бу вакытта үсемлекләргә кагылмау хәерлерәк. Үзегез дә ял итеп алыгыз.
«Татар мөселман календаре», 2021 ел.