Кадер хакын беләбезме? Бер табылдык уңаеннан туган уйлар

Без аның белән беркайчан да якын дуслар булмадык. Ахирәтләргә кушылмадык, елап аерылышып, кочаклашып күрешмәдек. Ходайның хикмәте, Түбән Камага нигез салынасы елны шунда очраштык та, инде менә гомер буе бер-беребезнең барлыгын, бер-беребезгә кирәклекне тоеп яшибез. Хәер, кирәклек, дип әйтү әле ул, бәлки, дөрес тә түгелдер. Чөнки була шундый чаклар: елга бер дә, ике дә була ул, очрашабыз да сөйләшеп туя алмыйбыз.

Менә сентябрь аенда ул үзе — Вафирә Гыйззәтуллина шалтыратты. Без күрешмәгән, очрашмаган арада җәй булып, җәй узып киткән. Көз җиткән. Сөйләшергә сүз дә юк кебек, ятсынышканбыз.

— Кил әле, бер әйбер күрсәтәм, — ди ул, ничектер серле итеп.

— Йә, әйт инде, шигырь яздыңмы, көй чыгардың­мы? — дим мин.

— Юк, — ди Вафирә. — Аны әйтеп булмый, күреп кенә була. Сиңа ошаса, башкаларга да күрсәтербез. Кызык ул, үзең дә шаккатарсың, — дип кызыктыргач, ничек бармыйсың инде. Вафирәнең яңа җыр өйрәнсә, йә шигырь язса, башта иң беренче миңа җырлап, уйнап, сөйләп күрсәткән чаклары еш була. Андый көнебез бәйрәмгә әйләнә, чөнки Вафирәнең җырлавын бик яратам. Соңгы елларда да яңа һөнәре (һөнәр генә түгел) ачылып китте. Яшәүнең мәгънәсен эзләгәндә, чит-ятлар аның иреген буганда, җаныннан, йөрәгеннән саркып көй чыга.

Күз алдына Сара апа килә. Ул да нәкъ менә шундый чагында көй яза башлагандыр. Аңардан да шулай көлгәннәр, авыр сүзләр ишеттергәннәр, санламаска, зурламаска, кадерләмәскә тырышканнар. Иҗат кешесен күрмәмешкә салышу — үзе шул кадерләмәү билгесе.

Үзем Вафирәгә барам, үзем Сара апа Садыйкова турында уйлыйм. Юксындыра, сагындыра Сара апа. Әгәр ул бүген урамда калфак киеп йөргән хатын-кызларны күрсә, ничек шатланыр иде. Вафирәгә дә, безгә дә бик тә калфак кидерәсе килә иде аның.

Агачлардагы сары, серле төсләр уйларымны Вафирәгә кайтара. Нәрсә күрсәтмәкче икән, әллә берәр картина иҗат итеп куйганмы? Шунысы ачык: Вафирә мине күлмәк, алка, муенса күрсәтергә чакырмый. Бу дәшүендә ниндидер хикмәт бардыр?! Чыннан да, шулай булып чыкты. Килеп керүем белән:

— Менә мине күр әле, — дип, бер рәсем-портрет күр­сәтте. Күрдем дә исем китте: бу — Вафирә Гыйззәтуллина, аның иң матур чаклары. Арада 15 елдан артык вакыт ята. Өстендә беренче затлы, кыйммәтле концерт күлмәге. Ул аны әллә инде 20 метр сары шифоннан тектергән иде. Озак кына текәлеп карап торсам да, берни дә аңлый алмадым.

— Кайдан бу, кем хезмәте?

— Әй, әнә, чүплектән тапканнар!

— Әй, сөйләп торган буласың инде, — дим мин дә аның төсле итеп.

— Чыннан да шулай…

Дөрестән дә шулайрак булып чыга шул.

31 август көнне Вафирә белән шагыйрә Лена Шагыйрьҗан Болак буена йөрергә чыгалар. Туйлар узган, бәйрәм үткән. Республика көнен уздырган шәһәрне гадәти тормышка кайтаралар. Кемдер такта, кемдер шар, кемдер кемнеңдер афишасын эләктерә. Шунда, гадәттәгечә, Вафирә дә бер иргә:

— Нәрсә, дачаңа фанера эләктермәкчеме? — ди. Ленага андый сөйләшүләр ошамый, ачулана.

— Юк, Вафирә, минем дачам юк, без Казан шәһәренең иң уртасында, иң шәп трущобада торабыз, — ди теге ир. — Шулай да бездә синең бик матур портретың бар…

Шул арада бу ирнең хатыны да килеп җитә, алар да йөрергә чыкканнар икән. Танышып китәләр. Ир — Фоат, ә аның хатыны Фәһимә атлы. Островский урамы башындагы бик иске йортта гомер итәләр икән. Биш-алты ел элек, бәлки җидедер, төгәл генә әйтеп тә булмый, чүп чиләген түгәргә чыккан Фоат зур гына бер портрет күтәреп керә. Аны күреп, Фәһимә дә телсез кала. Бу табылдык аларда, кысан җиргә тана башы, дигәндәй, байтак кына эленеп тора. Беркөнне Фәһимә ханым иренә:

— Стенага каратып куй әле, әллә ничек, күзләре бигрәк моңлы, безгә рәнҗидер кебек, — ди.

Шуннан аны сарайга күчерәләр, менә-менә яңа, иркен квартира алырбыз да түр башына эләрбез, дип хыялланалар. Ә фатир юк та юк.

— Без әле аны, матур рам ясатып, бенефисыңа да илтергә уйлаган идек, ачуланырсың кебек тоелды, — диләр Фоат белән Фәһимә. — Без сине бик яратабыз, Вафирә, үзеңне, җырларыңны, — ди Фәһимә ханым. — Ә моны теләсәң — ал, безгә яңа квартира насыйп түгел, күрәсең, — ди ул, моңсуланып.

— Мин аларга бер сүз дә әйтә алмадым, әллә нәрсә булды шунда, — ди Вафирә ханым.

Еллар сөреме, вакыт тузаны күмеп китә алмаган, җил-яңгырларга, дымга, эссегә, суыкка да исе китмәгән үз сурәтен күтәреп, җырчы атлый. Кайсы явызы аны шулай чүплекләргә чыгарып ыргыткан да кемнәр аны шулай яңа гына эшләнгән төсле итеп саклаган. Кайларда эленеп торды икән ул, кемнәргә җан җылысы сирпеде, яшәү көче бирде икән? Кинәт кенә кемгә аның кирәге беткән? Әллә ул кеше инде бу дөньяда юкмы? Кем хезмәте соң бу? Фото да кебек, түгел дә кебек. Төсле дә шикелле, түгел дә шикелле.

Вафирә үзе шулай утырып рәсемгә төшкәнен дә хәтерләми. Әллә берәр оста сәхнәдән төшереп алганмы? Сораулар да, фаразлар да бик күп. Ничек кенә булса да, килүем бушка түгел. Мин бу серле табышны газета укучыларга да күрсәтергә ниятләдем. Ул сәнгать әсәре кебек, аңа карап сокланырга була. Әлбәттә, бу рәсемне берәр рәссам эшләсә, ул киләчәк буыннарга калыр иде. Алар исә әлегә бай хатыннарының портретларын ясау белән күбрәк мәшгуль. Чөнки рәссамда да тамак кайгысы. Язучы, җырчы, кыскасы, татар иҗат әһелләренең портретларын ясаганга кем акча бирә. Шулай да рәссам Әхмәт абый Китаев Сара апа Садыйкованың портретын ясаган булган. Бүген ул — кыйммәтле, затлы бер хәзинә. Бездә шул, нәкъ бөек Тукаебыз әйткәнчә, кадереңне белсеннәр өчен үлеп күрсәтергә кирәк. Бүген Сара апа Садыйкова бик кадерле дә соң, ә аны аз типкәләделәрме? Тормышы көрәштән торды, көрәшеп, җырлары белән мәңгелектән урын алды.

Вафирәне дә типкәләмәкчеләр: әнә журнал бәйрәменә чакырганнар: “Фафирә” дигәннәр. Телевизордан бик матур яңа язмалардан концерты булды. Программага: “Р. Үтәй җитәкчелегендәге оркестр концерты” дип язганнар. Югыйсә, анда Вафирә Гыйззәтуллина 7 җыр башкарды, аның концерты булды.

Вак-төякме? Бәлки, шулайдыр да. Ләкин мондый вак-төякләр күбәеп китсә, кешегә авыр була башлый.

Вафирәгә күп кирәкми. Аңа бары сәхнә, сәхнә генә дә түгел, тамашачы кирәк. Зур акчалар да сорамый, кая чакырсалар, шунда бара: Ивановомы, Төмән, Иркутскимы? Ерак дип тормый, бара, җырлый. Ә җырлары туйдырмый, рәхәтләнеп тыңлыйсың.

Бу очрашуыбыз да бик истәлекле булды. Вафирә миңа яшьли вафат булган, шулай да җирдә үзенең чын шагыйрә булуын исбатлап киткән Саҗидә апа Сөләйманова шигыренә язган яңа җырын үзе уйнап, үзе җырлап күрсәтте. Гаҗәп! “Әйдәгез, Саҗидә апа Сөләйманованы искә алу кичәсен үткәрәбез”. Улы Әнвәр Маликовка шулай дип шалтыраттык. “Үткәреп булмас, хөкүмәттә акча юк”, — ди Әнвәр. Акча бар ул, аны табып була. Кеше кадере юк. Үзеңне кадерләп кенә зур булып булмый. Саҗидә апа

шигырьләренә язылган җырларны башкаручы артистларыбыз аның кичәсенә килеп җырлаган өчен акча сорармы икән? Юк, сорамаслар.

Безнең халыкта бер мәкаль бар: чишмә кадере кипкәч арта. Югыйсә, чишмәләр бит кипми, алар кешеләрдән әллә оялып, әллә хурланып, качалар, югалып торалар. Әнә Әлмәт якларында чишмәләрне барлый, саклый башлаганнр. Ә талантларыбызны кайчан саклый, яклый, кадерли башларбыз соң?!

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *