Рәҗәб ае

Рәҗәб ае

Безгә хисапсыз нигъмәтләр биргән Раббыбыз Аллаһ Тәгалә олуг бәрәкәтле Рәҗәб ае белән дә хөрмәт итте. Бу шулкадәр хөрмәтле һәм безнең өчен файдалыдыр ки, чөнки Аллаһ хозурында бәндәләр бары тик яхшылыклары белән генә җавап тота. Бу айның ике күркәм кичәсе бар. Берсе – Рәгаиб кичәсе. Икенчесе – Мигъраҗ кичәсе.

Вакыйгаларның сөеклерәге – Рәҗәб аеның унбишенче көнедер. Кем дә кем Аллаһ Тәгаләгә якын буласы килсә, бу көндә руза тотсын, нәфел намазлары укысын, сәдака бирсен, зикер белән һәр хаҗәтен сорасын. Бу көндәге теләк-догалар кабул булып, гөнаһлар кичерелер, чөнки Пәйгамбәребез вакытында бу көндә Кәгъбәтуллаһны Аллаһ Тәгалә кыйбла итеп тәгаенләгән. Бу ай турында Пәйгамбәребез болай дигән: «Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб исемле бер елга булыр. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да руза тоткан кеше шул елгадан эчерелер».

Рәҗәб аеның көннәре алтынчы кат күкнең ишекләренә язылмыштыр. Бер кеше бу айда ихласлык белән бер көн руза тотса, шул ишекләр ачылыр һәм Аллаһ Тәгаләдән ул кешенең гөнаһлары кичерелүе соралыр. Пәйгамбәребез әйткәнчә, әгәр бер кеше Рәҗәб аенда бер көн руза тотса – 7 тәмуг ишеге бикләнер, 8 көн тотса – 8 оҗмах ишеге ачылыр, 10 көн тотса – барлык хаҗәтләре үтәлер, догалары кабул булыр, 15 көн тотса – гамәл дәфтәрендә тик изгелекләре генә калыр. Башка айларда бер изгелеккә ун савап язылса, бу айда бер изгелеккә мең савап язылыр. Бу айда көндез руза тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәс.

Рәгаиб кичәсе намазы

2021 елның 13 февраленнән рәҗәб ае башлана. Рәҗәб ае җиткәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләгә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә торган булган: «Безнең өчен бу рәҗәб һәм шәгъбән айларын бәрәкәтле ит һәм безне Рамазанга якынлаштыр».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә түбәндәгечә әйткән: «Биш кичә бардыр, ул кичәләрдә кылынган догалар кабул булырлар. Бу кичәләр түбәндәгеләр: рәҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе; шәгъбән аеның 14, 15 нче киче – Бәраәт кичәсе; пәнҗешәмбе кич белән башлана торган җомга көне; Рамазан гаете кичәсе; Корбан гаете кичәсе».

Бу көн вә кичәләрнең без белмәгән бик күп хик­мәтләре бардыр. Бу изге кичәләрдә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәү­бәләребезне арттырырга, начар вә ямьсез эшләрдән ерак торырга тиешбез.

Рәҗәб ае шулай ук дүрт хәрам айның берсе. Аллаһы Тәгалә бу айларда (рәҗәб, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм айлары) сугышлар алып баруны тыйган. Бу айда ике мөһим вакыйга булган: рәҗәб аеның беренче җомгасында Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Әминә өйләнешкән көн; рәҗәб аеның беренче төнендә Вәһәб кызы Әминә балага узган, һәм бу бала – хәзрәти Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Рәҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәседер.

«Рәгаиб» сүзе «рәгибә» сүзенең күплек саны, «зур кыйммәткә ия булган теләнгән әйбер, кыйммәтле бүләк, нигъмәт, сый» дигән мәгънәләргә ия.

Кайбер галимнәр фикеренчә, унике рәкәгатьтән торган бу намаз шушы кичәдә Үз Илчесенең йөрәгенә нур иңдергән Аллаһ Тәгаләгә шөкрана кылу максатыннан, рәҗәб аеның беренче җомгасында укыла.

Бу төнне гыйбадәттә үткәрү бик саваплы. Ләкин бу кичтә намаз укуны көчле сөннәт дияргә ышанычлы дәлилләр юк. Шуңа карамастан, галимнәр фикеренчә, изге гамәлләр кылганда көчле булмаган хәдисләргә дә таянырга мөмкин.

Имам Нәвәви үзенең «Әл-Әзкар» китабында гакыйдә белән фикһ мәсьәләләреннән кала, мондый очракларда көчле булмаган хәдисләргә таянуны мөстәхәб дип әйтә. Бу хәдисне мәвдүг (уйлап чыгарылган) дип тану дөрес булмас, чөнки Ибн Саләх һәм Ибнел-Әсир кебек бөек мөхәддисләр риваятьләре буенча, ул хәдисләр хафизе Разин ибн Мүгавиядән тапшырыла. Ибн Саләх аның хәдисләрне югары дәрәҗәдә белүен ассызыклый. Аның риваятьләре алты ышанычлы хәдис җыентыкларына кергән. Берникадәр үзгәртелеп, бу риваять «Тәҗридүс-Сихах» (Ибн Саләх) китабына да кертелгән.

Бу хәдисне «Җәмигуль-усуль» китабында күренекле мөхәддис Ибн Әсир дә искә ала. «Әл-Гунья» китабында Габделкадир Әл-Гейләни бу хәдисне иснәде белән китерә.

Имам Газәли «Ихъя Гөлүмүд-дин» китабында бу намазның мөстәхәб булуын аңлатканнан соң: «Бу намаз турындагы риваятьләр зур төркемнәр белән түгел, ә аерым сәхабәләр тарафыннан тапшырыла. Шуңа күрә аның дәрәҗәсе тәравих яки гает намазлары дәрәҗәсенә җитмәсә дә, мин Әл-Кудсның бар халкы бу намазны укуын һәм игътибарсыз калдырмавын күргәч, аны искә алуны матлуб күрдем», – дип әйтә.

Бу фикерләр әлеге хәдиснең уйлап чыгарылмаган булуын дәлилли.

Рәгаиб намазын уку тәртибе

Әнәс ибн Мәлик (р.г.) китергән хәдистә: «Рәҗәб аеның беренче пәнҗешәмбесендә ураза тотарга, ә җомга төне җиткәч, кичке (ястү) һәм төнге (витр) намазлар арасында 12 рәкәгать намаз укырга кирәк. Һәр рәкәгатьтә «Фатиха» сүрәсе, өч тапкыр «Кадер» сүрәсе һәм 12 тапкыр «Ихлас» сүрәсе укыла. Һәр ике рәкәгатьтән соң бер сәлам бирелә. Намазны укып бетергәннән соң 70 тапкыр салават әйтергә кирәк.

Моннан соң сәҗдә кылына.

Шуннан беренче сәҗдә кебек үк икенче сәҗдә кылына. Моннан соң кеше Аллаһтан берәр нәрсә сораса, аның теләге кабул булыр».

Бу намазны укучыларга Пәйгамбәребез (с.г.в.) шатлыклы хәбәр җиткерә: «Җаным Кемдә булса, Шуның белән ант итәм! Бу намазны укучы ир һәм хатын-кызларга Аллаһ Тәгалә бар гөнаһларын, хәтта алар диңгездәге күбек, сахрадагы ком бөртеге, яңгырдагы тамчылар, агачлардагы яфраклар кебек күп булса да, яки алар бөтен бу таулар кебек авыр булса да, гафу итәр.

Кыямәт көнендә бу кеше туганнары арасыннан 700 кешегә шәфәгать итә алачак. Күмелгәч каберенә беренче көнне үк бу намазның савабы килер һәм: «Кардәшем! Сөенә аласың, син барлык газаплардан азат ителдең!»- дияр. Кеше: «Син кем? Аллаһ белән ант итәм, мин синнән дә матуррак, мондый ягымлы тавышлы һәм хуш исле беркемне күргәнем юк», – дияр. Ул кешегә: «Сөекле дустым! Мин – фәлән елда, фәлән айда, фәлән көндә кылган намазыңның савабы. Мин сине теләгән җиреңә алып барыр өчен, бу ялгызлыгыңны уртаклашыр өчен юлдашың булырга һәм ялгызлыктан коткарырга килдем.

Сурга өрелгәч, Мәхшәр мәйданында мин сиңа күләгә булып торырмын. Хәзердән сөенә аласың, чөнки шушы мизгелдән алып мәңгегәчә Аллаһың насыйп иткән бер генә нигъмәтне дә югалтмассың», – дип җавап кайтарыр».

Билгеле булганча, тәравих, истиска, ай һәм кояш тотылганда укыла торган нәфел намазлардан кала, нәфел намазларны җәмәгать белән уку Пәйгамбәребез (с.г.в.) даими рәвештә тоткан сөннәт түгел.

Моннан чыгып, рәгаиб намазын азан һәм камәт әйтеп, җәмәгать белән уку бидгать булып тора. Шулай да фикһ белгечләре рәгаиб намазын 3-5 кешедән торган җәмәгать белән, азан һәм камәт әйтми генә уку рөхсәт ителә, дип санаганнар. Кайбер галимнәр нәфел намазларны зур җәмәгать белән укуны да рөхсәт иткәннәр.

Барча галәмнәребезне юктан бар кылучы бөек кодрәт иясе Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, хәмде-сәнәләребез, Аның биргән чиксез нигъмәтләренә сансыз шөкраналарыбыз булса иде. Шушы сәгатьтә барчабызның ихлас күңеленнән чыккан сәламнәребезне, салават-шәрифләребезне Аллаһы Раббыбыз кабул итеп, шушы Галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләренең рух-шәрифләренә дә бездән ирештерсә иде.

Халкыбызда элек-электән: «Әйтәсе сүзеңне үлчәп әйт, Аллаһының рәхмәт фәрештәләренең «әмин» дигән сәгатенә туры килү ихтимал», – дигән сүз бар. Кемнәр соң алар рәхмәт фәрештәләре? Аллаһ Раббүл-гыйззә фәрештәләрне нурдан бар кылды һәм кешеләр янәшәсендә йөргән сак­лаучы, сакчы фәрештәләр, шулай ук гамәлләребезне язып баручы фәрештәләр дә бар. Шулар арасында яшәгән нигезебезгә, шушы нигездә яшәүчеләргә, Аллаһка ялварып торган, нигезләребезгә бәрәкәт, тынычлык, иминлек сораучы, Аллаһка догада булучы фәрештәләр – рәхмәт фәрештәләредер.

Әмма Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Биш төрле йортка Аллаһның рәхмәт фәрештәләре кермәс». Нинди йортлар соң бу? Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: «Әгәр дә бер йортта, бер нигездә ата-ана җәберләнсә, кыерсытылса, анда Аллаһның рәхмәт фәрештәләре булмас». Мәгълүм, газиз кардәшләрем, Ислам динендә ата-аналарыбызны рәнҗетү, кыерсыту зур гөнаһлардан санала. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләренә мөрәҗәгать итеп: «Әй кардәшләрем, сезгә иң зур гөнаһлардан тагын да зуррак гөнаһ турында хәбәр биримме?» – дигәч сәхабәләр: «Әйтче, Аллаһның Расүле», – диде. «Аллаһка тиңдәш кую белән ата-аналарыгызны рәнҗетү», – дип әйтте.

Икенче йорт – «Аллаһның фәрештәләре шундый йортка кермәс, әгәр шул йортта туганлык хакы сакланмаса», – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Газиз кардәшләрем, әгәр берәребез туганлык мөнәсәбәтен өзеп, туганлык хакын хакламыйча яшәсә, шушы нигезгә дә рәхмәт фәрештәләре кермәс. Егерме беренче гасырда туганлык мөнәсәбәтләренә артык игътибар бирелми башлады, кызганыч. Һәрберебезнең кесә телефоннары бар бит, шул телефоннарыбызда туганнарыбызның исемнәре дә, номерлары да язылган, ләкин шушы туганыбызның номерын җыеп, хәл-әхвәлләрен белешергә дә вакытыбыз җитми, иренәбез. Әй кардәшләрем, туганнарыбызның хакын хаклаганда, аларны хөрмәт итеп, зурлап яшәгәндә генә Аллаһы Тәгалә безгә һәм торган нигезләребезгә, йортларыбызга бәрәкәт бирә.

Янә Аллаһның фәрештәләре кермәгән өченче йорт –Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: «Әгәр дә бер йортта ятим­нәрнең малы ашалса һәм золым юл белән башка кешеләрнең малы тартып алынып, шул кулланылса, анда да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре кермәс». Әй дин кардәшләрем, яшәгән нигезебез мәчет сыман, шулай булгач, шушы нигезебездә яшәгәндә дә ашаган ризыгыбыз, шушы нигезебезгә туплаган малыбыз турында да уйланырга тиешбез. Нинди юллар белән кәсеп итәбез? Нинди мал кулланабыз, нинди ризык ашыйбыз? Тынычлыкка ирешергә телибез икән, кардәшләрем, ятимнәрнең малыннан, аларның ризыгыннан ерак булып яшәсәк иде.

Дүртенче йорт – Аллаһ Расүле (с.г.в.) болай дигән: «Әгәр берәүнең яшәгән нигезендә эт яшәсә яисә сурәт булса, анда да Аллаһының рәхмәт фәрештәләре кермәс». Газиз мөселманнар, хәзерге заманда татар халкына хас булмаган бер гадәт барлыкка килде. Ул да булса – фатирларыбызда этләр тота башладык. Ярый ул, әгәр син авылда яшәсәң, малыңны саклар өчен урамда яки ишегалдында эт тотсаң, моның зарары юк. Ләкин яшәгән фатирларыбызда, йоклаган урын-җирләребездә этләр тота башладык. Газиз кардәшләрем, Ислам динендә эт чиста хайваннардан түгел, мөселманның яшәгән йорты чиста, пакь булырга тиеш. Шулай булгач, «йорт эте», «урам эте» дигән сүз бездә юк, эт – эт булып кала, шуңа күрә мөселманның нигезендә эт булырга тиеш түгел. Нигезебездә, ягъни фатирларыбызда безнең белән бергә эт яши икән, ул вакытта Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре ул нигезебездә булмас.

Бишенчесе – Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай диде: «Әгәр дә бер йортта сасы ис булса, анда да Аллаһының рәх­мәт фәрештәләре кермәс».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне сарымсак һәм суган ашап намазга басудан тыйды. Әйе, сарымсак һәм суганнан безнең тәнебезгә шифа, дәва һәм файда бар, ләкин аларны ашаганнан соң бездән шулар исе килә икән, намазга басу ярамый. Бу турыда Пәйгамбәребез: «Фәрештәләр ләгънәт кылырлар», – дип әйтә. Бүгенге көндә суган белән сарымсак исләреннән хәтәррәк ис таралды, ул да булса, кардәшләрем, тәмәке исе. Яшәгән йортларыбызда, ашаган аш бүлмәләребездә тәмәке тартыла башлады. Тәмәке тартудан бернинди файда юк, мәгәр зарар гына килә: тәнебезгә, малыбызга исраф, зыян килә. Ул тыелган, ләкин кешеләр шуны куллана башладылар. Газиз мөселманнар, Аллаһының берлегенә, барлыгына инанган Аллаһ бәндәсенең йортында шулай ук сасы ис тә булырга тиеш түгел.

Мәчетләргә киләләр дә: «Әй хәзрәт, нигезебез тыныч түгел, бәрәкәт китте, килеп Коръән укый алмассызмы икән, азан әйтә алмассызмы икән», – дип үтенәләр, ялваралар. Ләкин, әй мөселман, мәчеткә чапканчы, барганчы, уйлан: менә шушы биш хәтәрнең берсен үтәмәдеңме, эшләмәдеңме, шуның белән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен­нән мәхрүм булмадыңмы, шушы Аллаһ тыйган гамәлләрне кылып, Аллаһның рәхмәт фәрештәләрен яшәгән нигезеңнән куып чыгарып җибәрмәдеңме?

Газиз мөселманнар, яшәгән йортларыбыз бәрәкәтле, тыныч-имин булса иде.

Илфар хәзрәт ХӘСӘНОВ,

«Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *