Аллаһ аеның мөбарәк кичәләре

Рәҗәб ае

Бу айның ике күркәм кичәсе бар. Берсе Рәгаиб кичә­се (18 февральдән 19 февральгә каршы төн). Бу кичәдә Мөхәммәд (с.г.в.)нең атасы Габдуллаһ хәзрәт белән анасы Әминәнең никахлары булган. Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кич Рәгаиб кичәсе дип атала. Рәгаиб кичәсендә мөселман­нар Раббыбыз турында уйлана, Коръән укып, догалар кыла.

Икенчесе – рәҗәб аеның 27 нче көне. Мигъраҗ кичәсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең күккә ашкан, Аллаһ Тәгалә каршында булып, биш вакыт намаз фарыз булган кич.

Вакыйгаларның сөеклерәге – рәҗәб аеның унбишенче көнедер (27 февраль). Кем дә кем Аллаһ Тәгаләгә якын буласы килсә, бу көндә ураза тотсын, нәфел намазлары укысын, сәдака бирсен, зикер белән һәр хаҗәтен сорасын. Рәҗәб аеның көннәре алтынчы кат күкнең ишекләренә язылмыштыр. Бер кеше бу айда ихласлык белән бер көн ураза тотса, шул ишекләр ачылыр һәм Аллаһ Тәгаләдән ул кешенең гөнаһлары кичерелүе соралыр.

Әгәр ике көн тотса, барча җир һәм барча күк әһелләре, бу бәндәгә Аллаһның рәхмәте булса иде, дип сорарлар.

Әгәр өч көн тотса, тәмуг белән ул кеше арасында пәрдә корылыр һәм тәмуг газабын күрмәс.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, әгәр бер кеше рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, 7 тәмуг ишеге бикләнер; 8 көн тотса, 8 оҗмах ишеге ачылыр; 10 көн тотса, барлык хаҗәтләре үтәлер, догалары кабул булыр; 15 көн тота икән, гамәл дәфтәрендә тик изгелекләре генә калыр. Башка айларда бер изгелеккә ун савап язылса, бу айда бер изгелеккә мең савап язылыр. Бу айда көндез ураза тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәс.

Рәҗәб һәм шәгъбән – рамазан ае турында алдан хәбәр бирүче айлар, һәм бу айларда без рамазанга әзерләнәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдистә болай дип әйткән: «Рәҗәб – Аллаһның ае, шәгъбән – минем аем, ә рамазан – өммәтемнең ае». Берәү Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән болай дип сораган: «Йә Расүлуллаһ, ни өчен рәҗәб – Аллаһ ае соң ул?» Расүлебез галәйһиссәләм: «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне дошманнары кулыннан коткарган», – дигән.

Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны арттырып бирә. Бу айда сәдака бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, «Ихлас» сүрәсен ешрак уку – күркәм гадәт.

Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кич Рәгаиб кичәсе дип атала. Бу – сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Әминә­нең никахлашкан көннәре. Рәгаиб кичәсендә мөселман­нар Раббыбыз турында уйлана, Коръән укып, догалар кыла.

Рәҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәлгән, ул – Мигъраҗ кичәсе. «Мигъраҗ» күккә ашу дигән мәгънәне аңла­та. Рәҗәб аеның 27 нче төнендә Расүлебез салләллаһу галәй­һи вә сәлләм Аллаһының кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла. Бу хакта Изге Коръәндә болай диелә: «Үз колын бер төн­дә Харам мәчетеннән, аятьләребезне күрсәтү өчен, тирә-ягын бәрәкәтле иткән Ерак мәчеткә күчергән Затка дан! Ул, чынлап та, һәрнәрсәне Ишетүче, Күрүче» («Исра» сүрәсе, 17:1 нче аять).

Мигъраҗ теләге

Быел Мигъраҗ кичәсе 10 мартка туры килә. Бу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылып, 12 рәкәгать намаз укырга нәсихәт ителә. Намазларны укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен укып, түбәндәге теләкләрне теләргә киңәш ителә: «Йә Шәфкатьле, Мәрхәмәтле, Һәрнәрсәгә көче җитүче, бөтен барлыкларны Үзенә Буйсындыручы, Кодрәтле Аллаһым! Шушы мөбарәк Мигъраҗ кичәсендә башкарган 12 рәкәгать шөкрана намазымны һәм укыган «Исме әгъзам»ны кабул ит. Бу кичәдә Пәйгамбәрең салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Үзеңне күрү дәрәҗәсен насыйп иткәнең кебек, безгә ахирәттә Үзеңнең дидарыңны күрергә насыйп ит. Үземне, гаиләмне, туганнарымны, дусларымны, авылларыбызны, шәһәрләребезне күзгә күренгән һәм күренмәгән бөтен начарлыклардан сакла, каршыбызда бәрәкәт һәм ризык ишекләрен һәрдаим ачык тот. Дөньяда, кабердә, ахирәттә олы дәрәҗәләргә һәм сөенечләргә ирештер. Әмиин бихурмәти сәййидәл мурсәлииин».

Рәҗәб аенда укыла торган дога:

«Әллааһуммә бәәрик ләнәә фии раҗәбә үә шәгъбәәнә үә бәллигънә рамәдаанә» – «Әй Аллаһым, рәҗәб һәм шәгъбән аен безнең өчен бәрәкәтле кыл һәм рамазан аена ирештер».

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *