Мигъраҗ кичәсенең фазыйләтләре

Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе.

Мигъраҗ кичәсе хәзерге вакытта күп кенә мөселман илләренең хөкүмәт бәйрәме итеп билгеләп үтелә. Чөнки Мигъраҗ – Аллаһка якынлыкның иң югары дәрәҗәседер. Бу бәйрәм Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең 7 кат күккә ашуы белән бәйле. Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд (с.г.в.) бер тапкыр Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда, янына Җәбра­ил (г.с.) килә. Ул үзе белән Бурак, ягъни «Яшен тизлеге белән йөрүче» дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Мөхәммәд Пәйгам­­бәр (с.г.в.), күз ачып йомганчы, Гарәбстаннан Бәйтел Мө­каддәс дип аталган изге Коддус (Иерусалим) шәһәренә килеп җитә. Биредә ул үзеннән элгәре булган пәйгамбәрләр белән күрешә, алларында намаз укый. Буракны җирдә калдырып, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.), намаздан соң, Җәбраил фәрештә белән күккә аша, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең (!) сүз әйтелә. Күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Соңыннан, килгән юлы белән, Мәккәгә кайтарыла. Шулкадәр араны үтеп кайтканчы, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)нең яткан урыны да суынырга өлгерми. Бу хәл 621 елның 27 нче рәҗәбенә каршы төндә була…

Намазларда укыла торган «Әттәхийәт» догасы – нәкъ менә Аллаһ белән Пәйгамбәребезнең кара-каршы сөй­ләшүеннән чыккан дога. Риваятьләргә караганда, Пәй­гам­бәребез (с.г.в.) Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган вә өммәте өчен дә Мигъраҗ теләгән. «Йа, Раббым, Мигъраҗ могҗизасы белән мине нигъмәтләндердең. Өммәтем өчен дә нигъмәт теләр идем», – диюенә җавап итеп Аллаһ Тәгалә: «Мөэ­миннең мигъраҗы – намаздыр», – дигән.

Димәк, кешеләр намазларын төгәл укысалар, алар да Пәй­гамбәр (с.г.в.)нең мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм бик саваплы булырлар.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәр (с.г.в.)гә өч бүләк булды: 1) биш вакыт намаз фарыз кылынды; 2) «Бәкара» сүрәсе­нең ахырына ике аять өстәлде (285-286 нчы аятьләр); 3) Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.) Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм итеп, аларны газаплардан коткара алачак.

Бу кичәдә ястүдән соң унике рәкәгать хаҗәт намазы укыла, һәр рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң ун «Ихлас шәриф» укыла һәм һәр ике рәкәгатьтән соң бер сәлам бирелә.

«Сүбхәнәллааһи вәлхәмдү лилләәһи вәләә иләһә илләллааһу валлаһү әкбәр. Вәләә хәүлә вәләә куввәтә иллә билләһил галиййил-газыйм».

«Әстәгфируллааһәл-газыймә вә әтүбү иләйк(ә)», дип, һәм йөз тапкыр «Салават шәриф» укыла.

Югарыда әйтелгән намаз 12 рәкәгать урынына йөз рәкәгать тә укыла ала.


Мигъраҗ теләге

Быел Мигъраҗ кичәсе 10 мартка туры килә. Бу кичә­дә Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылып, 12 рәкәгать намаз укырга нәсихәт ителә. Намазларны укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен укып, түбәндәге теләкләрне теләргә киңәш ителә: «Йә Шәфкатьле, Мәрхәмәтле, Һәрнәрсәгә көче җитүче, бөтен барлыкларны Үзенә Буйсындыручы, Кодрәтле Аллаһым! Шушы мөбарәк Мигъраҗ кичәсендә башкарган 12 рәкәгать шөкрана намазымны һәм укыган «Исме әгъзам»ны кабул ит. Бу кичәдә Пәйгамбәрең салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Үзеңне күрү дәрәҗәсен насыйп иткәнең кебек, безгә ахирәттә Үзеңнең дидарыңны күрергә насыйп ит. Үземне, гаиләмне, туганнарымны, дусларымны, авылларыбызны, шәһәрләребезне күзгә күренгән һәм күренмәгән бөтен начарлыклардан сакла, каршыбызда бәрәкәт һәм ризык ишекләрен һәрдаим ачык тот. Дөньяда, кабердә, ахирәттә олы дәрәҗәләргә һәм сөенечләргә ирештер. Әмиин бихурмәти сәййидәл мурс

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *