Аллаһка иман иттем (хәдис)

«Аллаһка иман иттем диген дә, истикамәтле (туг­ры) бул!» Суфиян ибн Габдуллаһ Сәкафи исемле бер сәхабә Расүлуллаһ хәзрәтләренә: «Йә, Расүлуллаһ! Ислам дине хакында бер әһәмиятле сүз әйтсәң, синнән соң башкалардан сорарга мохтаҗ булмасам иде!» – дигән иде. Расүлуллаһ шуңа җавап итеп шушы хәдисне әйтте.

Иман китерү белән истикамәтле булу астына бөтен ислам дине кереп беткәне өчен бу сүз «җәвамигуль-кәлим»нән санала. «Истикамәтле бул» дигән сүзгә ышану вә гамәлләрне төзәтү, гыйбадәт вә бәндәчелек вазифаларын үтәү, халыклар белән мөгамәлә кылу кебек эшләрдәге тугрылыкларның һәрберсе керә. Ислам динендә тугры булу вә бу хәдис белән гамәл кылуның иң ачык билгесе – Коръән вә хәдискә иярү, ни дәрәҗәдә олуг вә мәшһүр адәм булсалар да, Коръән вә сөннәт өйрәтмәләренә хилаф урыннарда аларга иярмәү, инсаннарны илаһлык мәртәбәләренә күтәрмәү, бидгатькә ярдәм бирмәү кебек эшләр булачагы мәгълүм.

Истикамәтле булу бик зур вә бик авыр эш. Шулай булса да, моннан өмет өзмәскә һәм: «Ул безнең кулдан килә торган нәр­сә түгел», – димәскә, бәлки, көч җитсә-җитмәсә дә, шул юлда тырышырга тиешле. Йөз өлешле истикамәтнең бер генә өлеше кулда булса да, ул да зур табыш. Ул булмый икән, шул хакта тырышу үзе дә уңыш. «Безнең юлыбызда көрәшүчеләрне, әлбәттә, үзебезнең хак юлга күндерәчәкбез» («Ганкәбут» сүрәсе, 69 нчы аять).

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *