Бәраәт кичәсе

Шәгъбән аеның 15 нче кичәсе, ягъни 14 еннән 15 енә каршы кичә Бәраәт кичәсе дип атала. Быел ул 27 марттан 28енә каршы төнгә туры килә. Бу кичәдә йөз рәкәгать намаз кылган кеше, шул ел эчендә вафат булса, шәһид китәр, ягъни шәһидләргә тиң изге саналыр. Бәраәт намазына түбәндәгечә ният әйтелә: «Йә, Раббым, ният иттем бу намазга, күңел тупаслыгыннан вә дөнья басуыннан котылу һәм Синең, Илаһи, гафуыңа вә бәхетлеләр дәфтәренә язылу өчен…»

Бу намазда ике рәкәгатьтә бер сәлам бирелә, һәр рәкәгатьтә бер «Фатиха», ун «Ихлас шәриф» укыла. Йөз рәкәгать тә шул рәвешчә тәмам ителә.

«Әстәгфируллаһәл-гәзыймә вә әтүбү иләйк(ә)», – дип, шулай ук 14 тапкыр:

«Әллааһүммә салли вә сәллим вәбәрик гәлә сәййидинә Мүхәммәдин вә гәлә әли Мүхәммәд»,14 тапкыр «Фатиха шәрифә», 14 – «Аятел Көрси», 14 – «Лөкад Җаәкүм», бер тапкыр «Йәсин шәриф», 14 – «Ихлас шәриф», 14 – «Фәләкъ», 14 – «Нәс» һәм 14 мәртәбә «Сүбхәналлаһи вәл-хәмдү лилләһи вәлә иләһә иллаллаһу валлаһу-әкбәр! Вәлә хәүлә вәлә куввәтә иллә билләһил галиййил-гәзыйм», 14 тапкыр «Саләти-мөнҗия» укыла вә дога кылына.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *