Сәламәтлекнең зәкяте – ураза

Берничә көннән мөселман өммәте уразага керә. АллаһыТәгалә кичәләр арасында – Кадер кичәсен, көннәр арасында – җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә ун савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул җиде йөз һәм аннан да күбрәккә арта. Әлеге изге айда ашау-эчүдән генә түгел, начар сүзләр, гайбәт сөйләүдән дә тыелып торабыз. Шуның белән нәфесебезне тыябыз, күңелләребезне пакьләндерәбез.

Уразага керер алдыннан халыкта бик күп сораулар туа. Аларның аеруча еш бирелә торганнарын без «Өмет» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт БИКБАЕВка бирдек.

– Равил хәзрәт, ураза ниятен гарәпчә әйтү мәҗбүриме?

– Мәҗбүри түгел, әмма кеше ул доганы укып куйса, кайбер галимнәрнең сүзләренә караганда, күркәм һәм хәерле санала. Гарәпчә әйтмәсә, гөнаһ булмый һәм уразасын акимчелек килми.

– Ниятне кычкырып әйтергә кирәкме, әллә күңелдән генә әйтсәң да буламы?

– Күңелдән ниятләү җитә.

– Ниятне көн саен кабатларга кирәкми дип әйтүчеләр дә бар?

– Мәлики мәзһәбе галимнәре ниятләүне бары бер генә тапкыр, Рамазан ае башланганда гына үтәү дә җитә дип әйтәләр. Калган өч мәзһәбнең, шул исәптән безнең хәнәфи мәзһәбе галимнәре ниятләүне көн саен кабатларга кирәк, ди.

– Сәхәр ашамаган кешенең уразасы дөресме?

– Сәхәр ашау ул – сөннәт. Әгәр дә кеше сәхәр ашарга өлгермичә яки ул вакытка уяна алмыйча йоклап кала икән, аның уразасы дөрес була.

– Ниятен әйтергә өлгермәгән булып чыга бит ул…

– Кичтән, авыз ачканнан соң, иртәгәдә ураза тотам дип ниятләгән булса, нияте бар санала.

– Көнеңне йоклап үткәрсәң, уразаң дөрес саналамы?

– Ураза дөрес, чөнки йокы уразаны бозмый. Ләкин савабы азрак була, чөнки мөселман кешесе уразада авырлыкны тоярга тиеш. Ураза безгә күп йоклау өчен түгел, иманны ныгыту һәм тәкъвалыкка ирешү өчен кирәк.

– Ураза тотмаучыны ифтар мәҗлесенә чакырырга буламы?

– Әлбәттә, чакырырга кирәк. Әлеге кеше анда үзенә нәсихәт ала, вәгазьләр тыңлый, бу аңа дингә кереп китәргә сәбәпче булырга мөмкин. Шул ук вакытта авыру сәбәпле ураза тота алмаучы да булырга мөмкин ул. Тик мәҗлесне оештыручы аңа авыз ачтыру савабын алмый, әмма, әйткәнемчә, дингә өндәгәне, туганлык җепләрен ныгытканы өчен савап ала.

– Авыз ачтыруның савабы турында да әйтеп үтегез әле.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем бер кешене авыз ачтырса, аңа ул кешенең тоткан уразасы савабы язылыр. Теге кешенеңдә ураза савабы кимемәс», – диде.

– Казага калган уразаларны ничек тотарга?

– Калган уразаны Рамазан ае үткәннән соң, Ураза һәм Корбан гаетләре көннәреннән тыш, теләсә кайсы вакытта, әмма икенче ураза аена кадәр тотып бетерергә тиеш. Кичтән аны ниятләү шарт. Уразаны рәттән берничә көн тоту мәҗбүри түгел.

– Фидия сәдакасын кем бирергә тиеш?

– Фидияне ураза тотмаган кеше бирә. Ураза тотарга сәламәтлеге, мөмкинлеге булмаган кеше бер көн өчен бер мескенне ике тапкыр ашатырга яки аңа ике йөз сум акча, йә булмаса ризык бирергә тиеш. Әмма акчаны берьюлы бер кешегә бөтен тотылмаган ураза көннәре өчен бирмиләр. Көн саен биреп барыр гакирәк. Фидия сәдакасын түләргә матди яктан мөмкинлеге булмаучыдан фидия сәдакасы төшә. Ураза тотарга мөмкинлеге булып та аны тотмаучы фидияне бирә алмый, аның өстеннән уразасы төшми. Биргән очракта да, ул гап-гади сәдака санала.

– Онытылып китеп, ялгыш кына ризык кабып куйсак нишләргә?

– Уразаңны дәвам итәргә. Бу очракта ураза бозылмый. Ләкин ураза икәнеңне белә торып тамагыңны чайкасаң һәм ялгыш су керсә, уразага хөрмәт буларак тотып бетерәсең, әмма ул көнне каза кылырга тиешсең.

– Уразада вакытта мунча керергә ярамый дип ишеткәнем бар…

– Мунча уразаны бозмый, ләкин анда кермәсәң әйбәтрәк, бик кирәк булса, җиңелчә юынып чыгарга кирәк, чөнки уразалы кеше озаклап эсседә утырса, хәле бөтенләй бетәргә мөмкин.

– Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме?

– Дөрес, ләкин намазны да укырга тырышырга кирәк. Ураза да, намаз да – Аллаһының фарызы.

– Гайбәт сөйләү уразаны бозамы?

– Бозмый, ләкин савабын киметә.

– Мосафирлар ураза тотарга тиешме?

– Сәфәрдә уразаны тоту мәҗбүри түгел, әмма алар аны казага калдырып тотарга тиеш була.

– Уразаны ничә яшьтән тота башларга була?

– Җиде яшьтән баланы әкренләп өйрәтә башлагыз, әмма ул аларның сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш.

– Рамазан аенда тәравих намазын уку мәҗбүриме?

– Тәравих намазын уку – сөннәт. Мәчеткә төнге намазларга йөрергә тырышырга кирәк, анда барырга мөмкинлек булмаса, өйдә дә укырга була.

– Борын эченә дару салу уразаны бозмыймы?

– Борынга салу боза, күзгә салу бозмый. Уразаны боза торган эшләр: борчак кадәр генә булса да берәр ризык, бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йоту, тәмәке тарту һәм якынлык кылу.

Ураза тоткан кеше өчен таң атканчы сәхәр ашау, авыз ачуны соңга калдырмау, изге гамәл-гыйбадәтләрен арттыру, Коръән уку мактаулы гамәл санала.

Аллаһы Тәгалә сәламәтлекләребезне биреп, Рамазан аен сабырлык, игелекле эшләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде. Акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Изге айны исән-сау килеш каршылаганбыз икән, уразаларыбызны калдырмыйча тотып, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешүче бәхетле колларыннан насыйп кылсын.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *